Албит » Каһвәханә » «Язгы кояш» эчемлеге
1/04/2011

«Язгы кояш» эчемлеге

sok3

Бу эчемлекне апам Фәния Гайнанова пешерде.

Кирәк:

1, 5 л алма согы;

бер аш кашыгы бал;

2 таякчык дарчин (корица);

6 данә канәфер;

6 данә хуш исле борыч;

бер әфлисун һәм бер лимон цедрасы.

 


sok1
Эш барышы:

Кечкенә тасмаларга туралган цедра, дарчин, канәфер, хуш исле борычны марляга бәйләп, сок салынган кәстрүлгә салабыз. Сокны уртача утта 5-10 минут тотабыз. Кайнамасын!

sok2

Сок салынган бокалларны дарчин таякчыклары белән бизи аласыз.

sok3

Җылы килеш эчегез!

Әлегә фикерләр юк

Фикерегез

Эзләү


Календарь

Январь 2021
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Рәсемнәр

artur 0000257644-preview baklajan kotosapka kur4 kur9

Сандык