КАМАЛ ТЕАТРЫ “ҺӨНӘР” БӨТЕНРОССИЯ ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНДӘ КАТНАША
6 -11 декабрьдә Казанда XI “Һөнәр” Бөтенроссия яшь татар режиссурасы театр фестивале үтә. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры фестивальдә “Санаулы кичләр” спектакле һәм “Сишәмбе көн кич белән” проекты белән катнаша. Камал театры сәхнәсендә, фестиваль кысаларында, башка театрларның да спектакльләре күрсәтеләчәк:
7 декабрь 13.00 – Әлмәт театры, “Леди Газраил” спектакле (Кече сәхнә)
8 декабрь 12.00 – Яр Чаллы театры, “Тәрәзәдә һаман ут яна” спектакле (Кече сәхнә)
9 декабрь 12.00 – Әтнә театры, “Фронтовичка” спектакле (Кече сәхнә).
“Һөнәр” фестивале беренче мәртәбә 2009нчы елда ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелде. 10 ел дәвамында фестивальне Камал театры үткәреп килде. Быелдан башлап исә, “Һөнәр” эстафетасы Кариев театрына тапшырыла. Фестиваль Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Театр эшлеклеләре берлеге ярдәмендә үтә.
Яңа фикерләр