Аэропорт
Моннан ары төнне ялгыз гына көтү булмас,
Годоны көтү, көтү… көтү.
Кич буе без көчебездән килгән кадәр көрәштек.
Хәзер бар да бетте.
Иртәгесе көн җитте инде. (“Годоны көткәндә”, С. Беккет.)
(“Зал ожидания”, Владимир Любаров)
“Яңа татар пьесасы-2008” конкурсында “Башка формат номинациясе”
Очкычны көтәләр:
Ир һәм аның Хатыны
Хатын һәм аның Ире
Хатын Төсле Хатын
Ирләрнең Асылы Булмаучы Ир
Хатыннарның Хатыны
Ирләр Солтаны
Хатынсыз Ир
Ирсез Хатын
Сәясәтче
Аның ярдәмчеләре
Аэропорт хезмәткәрләре
Хатыннар бер төрлерәк, ирләр – бөр төрлерәк киенгән.
Алтынчы рейс
Аэропорт залына кеше байтак җыелды. Аэропорт бүген үтә дә тын. Сул яктан кешеләр керә бара – залга аркалары белән сәхнәдә тезелгән урындыкларга утырыша. Сулдан уңга: Хатын һәм аның Ире, Хатыннарның Хатыны, Ирсез Хатын, Хатынсыз Ир, Ирләр Солтаны, Ир һәм аның Хатыны.
Кырыйда бар стойкасы, аның янында Ирләрнең Асылы Булмаучы Ир утыра, ул нидер салып эчә. Хатын Төсле Хатын урындыклар артына баса. Кемдер йөткереп, кемдер төчкереп ала, кемдер газета чыгарып укый башлый.
Сул як сәхнә кырыенда бер чемодан һәм бауллар өелеп тора.
Динамик тавышы: Игътибар! Хөрмәтле ханымнар һәм әфәнделәр! Очкычыгыз очып китте. Экипаж белән элемтә югалды, шөкер – матур сәфәрләр теләп калыйк. Барыгызны да котлыйм!
Уң як пәрдә ягыннан аэропорт хезмәткәрләре чыгып, сәхнәдән чемоданнар һәм баулларны ташый башлый. Сәхнәдәгеләр шул якка карый, чемоданнар кимегән саен, сәхнәдәге ирләр һәм хатыннар үз чемоданнарын якынрак алалар, кулдагы сумкаларын күкрәкләренә кысып-кысып куялар. Кемнең әйберләрен алып чыгып китәләр икән? – бу сорау һәркемне борчый…
Янәшә утыручы Ирсез Хатын белән Хатынсыз Ир залга борыла. Аннары ярты корпуска бер-берсеннән борылып утырып, җанлы, эмоциональ әңгәмәләрен башлап җибәрәләр:
Ирсез Хатын: Мин – Ирсез Хатын.
Хатынсыз Ир: Мин – Хатынсыз Ир.
Ирсез Хатын: Чемоданны багажга бирмәдем. Минем белән булсын. Барлык киемнәремне юкка гына төядем мени, бүген нинди көн?
Хатынсыз Ир: Иртәгәдән алдагы көн.
Ирсез Хатын: Ә иртәгә кайчан була?
Хатынсыз Ир: Бүгенне яшәп бетергәч. Сез бүгенне кирәгенчә яшисезме?
Ирсез Хатын: Бүгенгечә.
Хатынсыз Ир: Ә кичә ничек яшәдегез?
Ирсез Хатын: Бернинди аерма тоймыйм. Димәк, бүгенгечә яшәгәнмен…
Хатынсыз Ир: О! Сез алга карап эш итә аласыз икән? Сез бик прогрессив. Ә кичәдән алдагы бүгенгедә ничек яшәгән идегез?
Ирсез Хатын: Ул көндә дә бүгенгечә (тынып кала). Ул көннән алдагы бүгенгедә дә шулай яшәдем. Әйе, мин гел бүгенге көн һавасы белән сулыйм. Заман белән бергә атлыйм! …Сез мине шундый яхшы аңлыйсыз!
Яннарына Хатын Төсле Хатын килә: Мин – Хатын Төсле Хатын. О! Сез бер-берегезгә туры киләсез икән. Бер-берегезне ишетәсез. (Кул сәгатенә карап ала.) Бергә өйдә булыгыз! (Ир белән хатынның кулларын тоташтыра.) Хәзерге бүгенгедән сез Ир белән Хатын! Кайгыгызны уртаклашам.
Ирсез Хатын белән Хатынсыз Ир бер-берсенә борыла. Ирсез Хатын Хатынсыз Ирнең кулына үз кулын сала. Күпмедер тынлыктан соң әңгәмә дәвам итә. Аңлавыгызча, ул сүлпәнрәк ритмда, төшенке кәеф белән алып барыла:
Ирсез Хатын: Бүген мин пешергән иртәнге аш ошадымы?
Хатынсыз Ир: Иртәгәдән алдагы көндәгечә иртәнге аш инде.
Ирсез Хатын: Ничек уйлыйсың, иртәгә иртәнге ашка нәрсә булыр?
Хатынсыз Ир: Бүгенгесе төсле иртәнге аш. Син бүген иртәнге ашны кирәгенчә пешердеңме соң?
Ирсез Хатын: Бүгенгечә.
Хатынсыз Ир: Ә кичә ничек пешердең?
Ирсез Хатын: Бернинди аерма тоймыйм. Димәк, бүгенгечә пешергәнмен…
Хатынсыз Ир: О! Син алга карап эш итә алгансың икән? Ә кичәдән алдагы бүгенгедә ничек пешергән идең?
Ирсез Хатын: Ул көндә дә бүгенгечә. (Пауза.) Син бик кызык әңгәмәдәш.
Ирләр Солтаны һәм Хатыннарның Хатыны залга борылып утыралар. Ирсез Хатын Хатынсыз Ир янындагы Ирләр Солтанына, Хатынсыз Ир Ирсез Хатын янындагы Хатыннарның Хатынына карый башлый. Елмаешалар, күз уйнатып алалар. Ниһаять, Хатыннарның Хатыны сүз куша:
Хатыннарның Хатыны: Мин – Хатыннарның Хатыны. Бу очкычны карагыз инде, безне көтмичә очып киткән… Ә сез кем? Сез монда бер ялгызыгызмы?
Хатынсыз Ир: Мин – хатынлы Ир. (Пауза.) Әйе, мин монда берүзем. Сез кич белән нәрсә эшләргә уйлыйсыз?
Хатыннарның Хатыны: Моннан китәргә уйлыйм. Күпме сузарга була инде? Очкыч кына килсен. Туйдырды бу аэропортта утыру. Бик дөрес сүз ул – “Туйдырды” – “туй” сүзеннән булуы шөбһәсез… Әмма киткәнче, бер атаклы Сәясәтченең чыгышын карарга уйлыйм. Бик өметле сәясәтче, диләр. Бик талантлы.
Хатынсыз Ир: Әйдәгез, ул сәясәтченең чыгышын бергә карыйк? Андый тантаналы чараларга дигән махсус костюмым да бар минем. Ни дип җавап бирерсез?
Хатыннарның Хатыны: Карыйк соң! Костюмыгыз белән бергә килегез. Әйдәгез.
Ирсез Хатын белән Хатынсыз Ир урыннарын алмашалар.
Ирсез Хатын Ирләр Солтанына карап: Сез – Ирләр Солтаны түгелме? (Ирләр Солтаны аңа таба борылып утыра.)
Ирләр Солтаны: (Уңай җавап биргәндәй баш кагып.) Түгел. Мин – Ирләр Солтаны.
Ирсез Хатын (мөккиббән китеп): Ох! Сез! Сез – Ирләр Солтаны! Җавапны сез генә беләсездер – очкыч кайчан килә инде? Күпме көтәргә тагын? Безгә нишләргә аңарчы?!
Барысы да эшләрен ташлап, Ирләр Солтанына борылып карый, һәр сүзен отып алырга әзер торалар. Кемдер төчкерә, кемдер, газетасының беренче очраган урыныннан, бармагын йөртә-йөртә, кабаланып укырга керешә. Кемдер соңгы тапкыр тамагын кырып ала. Әлеге гамәлләрен берсе артыннан берсе кылалар, калганнар игътибары гамәл кылучыга юнәлә.
Ирләр Асылы Булмаучы Ир: Туктагыз, тукта, тукта! (Эчеп ала.) Тукта! Кыхым. Ирләр Солтанын тыңлыйк.
Ирсез Хатын: Ирләр Солтаны әйтә!
Ирләр Солтаны торып баса, урындыклар алдыннан йөреп чыга, бар халык аңа карый. Өстән баулар төшә. Ирләр Солтаны бауларны аяк-кулларына бәйләп куя. Марионет курчакка әйләнә – хәрәкәтләре һәм тавышы ясалмалана.
Ирләр Солтаны: Безгә. Барыбызга да. Һичшиксез. Берләшергә. Бердәм булырга. Бердәм көч булырга зарур. Ул нәрсә әйтә. Шуны кылырга. Минемчә. Сез дә аны аңлыйсыз. Бүтән чара юк. Бу – минем фикерем. Бүтән чара юк. Очкыч килгәнче өлгерербез әле. Бу. Безнең хокукыбыз! Хөр халык! Сайлау мөмкинлегебез өстән иңдерелгән. Шулай яратылганбыз. Сайлау хокукыбыздан файдалынырга тиешбез. Өстән иңдерелгән. Тиешбез. Безгә барыбызга ул хокуктан файдаланырга кирәк. Сәясәтче ни әйтә! Шуны башкарырга! Очкычыбыз килгәнче өлгерергә кирәк!
Ирләр Солтаны бауларын сала.
Барысы да Ирләр Солтанын алкышларга күмә: Әйе! Дөрес әйтте! Ирләр Солтаны бит ул! Нәрсә эшләргә кирәген ул гына белә!
Алкышлар озакка китә. Як-якта утыручы Хатын һәм Ире, Ир һәм Хатыны залга борылып утыра, нидер сөйләшә башлый. Ишетелми. Әмма сөйләшүләре барсында да кызыксыну уята. Алкышлар тына, барысы Хатын һәм аның Иренең арасында барган әңгәмәне тыңлый.
Хатын һәм аның Ире әңгәмәсе:
Хатын: …ә мин сиңа күптәннән әйтәм инде! Ир һәм аның Хатынына (аларга ишарә итә) бала кирәк! Үзләре турында гына уйламасыннар! Дәүләткә халык җитми! Алар исә, баксана, дөнья рәхәтен онытып, монда утыралар. Очкыч көтәләр, имеш. Без генә җитмәгәнмени ул очкычны көтәргә? Менә әйтәле? Ник дәшмисең?
Ире: Сиңа сөйләве җиңел, синдә ул балаларның чуты юк. Тудыра тордың, үстерә тордың, почтага барып, тиешле урынына посылка белән җибәрә тордың. Бандероль белән кире кайтканын көтеп кенә утыр инде хәзер. Бер кайгың да юк.
Хатын: Әйе, мин үземнең кирәк икәнемне тоям. Дәүләтем миңа гел генә рәхмәтләр әйтеп тора. Командирларыннан рәхмәт хатлары алып торам, шөкер. Тагын ни кирәк сиңа?! Миңа авырмы әллә? Тагын берсен җибәрәм әле! Ике куллап җибәрәм!
Ир белән Хатыны кушылып китә:
Ир: Әнә, тыңла, акыллы кеше ни сөйли.
Хатыны: Тукта, менә Сәясәтче үз сүзен әйтсен әле. Аннары карарбыз. Бушка гына бала табып утыру булмасын тагын, тьфу-тьфу. Ә балаларыбыз аңа кирәк булмаса? Юкка тырышкан булырбызмы? Хурлык.
Тынлык урнаша.
Динамик тавышы: Хөрмәтле ханымнар һәм әфәнделәр! (Бар халык чемоданнарын рәтли, сумкаларын иңнәренә аса башлый.) Очкыч уңышлы гына очып китте. Экипаж белән элемтә югалып бара. Ә өметле Сәясәтчебез сезнең алдыгызда чыгыш ясарга әзерләнә.
Хатыннар һәм ирләр багажларын кире урнаштыра, эшлекле кыяфәттә тамак кыра, төчкерә, йөткерә, газета кыштырдата башлыйлар.
Очкыч тавышы.
Сәхнә караңгылана.
Өченче рейс
Шул ук күренеш. Ирләр һәм хатыннар, залга карап, элеккегечә утырышканнар. Ирләр пиджак төймәләрен чишкән, галстукларын бушатканнар, Хатыннар да, кофталарын салып, блузалардан калган, кемдер түфлиләрен салып ташлаган.
Хатын Төсле Хатын, Ирләр Солтаны булмаучы Ир янында стойка артында утыра. Нидер сөйләшәләр. Бокаллар күтәрәләр.
Динамик тавышы: Игътибар! Хөрмәтле Ханымнар һәм әфәнделәр! Очкычыгыз очып китте. Экипаж белән элемтә югалды, шөкер – матур сәфәрләр теләп калыйк. Барыгызны да котлыйм!
Ирсез Хатын: Мин – Ирсез Хатын.
Хатынсыз Ир: Мин – Хатынсыз Ир.
Ирсез Хатын: Чемоданны багажга бирмәдем, бүген нинди көн?
Хатынсыз Ир: Иртәгәдән алдагы көн.
Ирсез Хатын: Ә иртәгә кайчан була?
Хатынсыз Ир: Бүгенне яшәп бетергәч. Сез бүгенне кирәгенчә яшисезме?
Ирсез Хатын: Бүгенгечә. Өемдә өй чебене яши. Кечкенә кара өй чебене. Мин аны махсус алып кайттым – җәнлекләр базарыннан. Ул базарга ничек килеп чыкканмындыр. Югыйсә, бөтенләй башка җиргә барасы идем – башка җиргә. Җәнлекләр базарына килеп эләктем. Анда ниләр генә юк икән – мәчеләр, этләр, кошлар – хуҗаларын алып чыкканнар. Кышкы эссегә чыдый алмыйча, тартмаларга кереп посынган җәнлекләр минем килүне генә көткән төсле иде. Сез мине тыңлыйсызмы? Тартмалар янындагы бүреклеләр күземә кереп китәрдәй булып торалар: янәсе, мине ал, мине! Ә мин, тыңлыйсызмы, күзләреннән күземне ала алмый йөрдем, шундый кызганыч күренделәр алар миңа. Шунда берсенең иңендә, ни күрим, чебен утыра!
Хатынсыз Ир: Кыш көнеме, минем эштә бар да яхшы. Эшем дә иң кирәклесе. Белмим, мин булмасам, нишләрләр иде. (Йокы аралаш сөйләшкән сыман.) Гомеремдә беркайчан да эшкә соңга калганым булмады… иң соңгы булып китәм чөнки эш күп сез җаваплы эшнең ни икәнен аңлыйсызмы монда очкыч көтеп утырам ә мине эшем көтә… эшкә керү өчен ниләр генә кылырга туры килмәде укырга аннары практика тагын ниләр һәм менә ул минем яраткан эшем бар күңелемне шуңа салам сезгә өйләнгәч тә эшем арткы планга күчмәде һаман беренче урында тора көне-төне эшлим сез күз алдыгызга китерә аласызмы күпме кәгазъ минем өстәлемдә мин булмасам аларны кем тутырыр кем язар бер туктамый кәгазь
Ирсез Хатын (шатланып): әйе кыш көне кечкенә бөрешеп беткән кара чебен ул гына миңа карамады… чебенне алып чыккан кешесе миңа аны бүләк итеп җибәрде бушлай гына… күз алдыгызга китерәсезме шундый кечкенә кара чебенне бушлай без чебен белән күңелле яшәп киттек яшәп киттек… киттек мине шундый әйбәт тәрбияләде ул театрларга йөртте кибетләргә ә бер көнне ул очып китте мин беләм очкычка ияреп китте ул алдагы рейстагы очкычка мин аны куып җитәчәкмен көтәргә озак калмады аз гына иртәгә иртәнге ашым тәмлерәк булачак иртәгә бүген ярар инде шулай гына булып калсын әмма иртәгә!!!
Яннарына Хатын Төсле Хатын килә: Мин – Хатын Төсле Хатын. О! Сез бер-берегезгә туры киләсез икән. Бер-берегезне ишетәсез. (Кул сәгатенә карап ала.) Бергә өйдә булыгыз! (Ир белән хатынның кулларын тоташтыра.) Хәзерге бүгенгедән сез Ир белән Хатын! Кайгыгызны уртаклашам.
Ирсез Хатын белән Хатынсыз Ир бер-берсенә карап сөйләшә башлый. Ирсез Хатын Хатынсыз Ирнең кулына үз кулын сала. Күпмедер тынлыктан соң әңгәмә дәвам итә. Аңлавыгызча, ул сүлпәнрәк ритмда, төшенке кәеф белән алып барыла:
Хатынсыз Ир: Мин бер яңалык ишеттем әле. Бер бик өметле Сәясәтче безнең алда чыгыш ясаячак икән. Махсус безнең янга килә. Аның мәшһүр нотыгын бөтен ил белә инде – халык бик канәгать кала, диләр, кабат-кабат барып тыңлыйлар, имеш. Хәтта шул нотык яздырылган диск та сатуга чыккан, ди – тик кеше башына унны гына бирәләр икән!!! Ирекне шуның кадәр кысмасалар инде! Очкыч килгәнче, шул маһир Сәясәтчене тыңларга өлгерсәк иде…
Ирсез Хатын: Әйдәгез, ул Сәясәтченең чыгышын бергә карыйк? Андый тантаналы чараларга дигән махсус күлмәгем дә бар минем. Ни дип җавап бирерсез?
Хатынсыз Ир: Карыйк соң! Күлмәгегез белән бергә килегез. Әйдәгез.
Ирсез Хатын белән Хатынсыз Ир урыннарын алмашалар.
Ирсез Хатын Ирләр Солтанына карап: Мин сезне беләм. Сез – Ирләр Солтаны түгелме? (Ирләр Солтаны аңа таба борыла.)
Ирләр Солтаны: (Уңай җавап биргәндәй, баш кагып, шат тавыш белән.) Түгел. Мин – Ирләр Солтаны.
Хатынсыз Ир: Ә минем телефоным бар. Кечкенә кара телефон. Без аның белән бергә йокыга китәбез, бергә уянабыз.
Ирләр Солтаны: Сез монда да шул телефон сөйләшүләрегез белән ялыктырырга уйлыйсызмы?!
Хатынсыз Ир: Нәрсәләр белән? Нинди сөйләшүләр турында сөйлисез сез? Мине бөтенләй юләр дип беләсезме әллә? Телефон белән сөйләшерлек дәрәҗәгә җитмәдем әле мин. Эштә кәгазьләрне тиз генә тутырам да, эшкә керешәм. Хәзер кыска номерга хәбәр җибәреп, телефонга менә дигән көйләр йөкләп була. Теләсә ниндиен. Шуннан да ләззәтле эш бармы тагын? (Озак кына телефонында казына. Утыручыларның барысы да игътибар белән күзәтә. Телефонда әле бер, әле икенче түбән сыйфатлы популяр көйләр уйнап ала, ирләр һәм хатыннар аларны хуплап каршылый.) Телефон белән сөйләшергә имеш. Менә тыңлагыз.
Телефонында музыка куя – телефон танго уйный башлый. Хатыннар һәм ирләр, бер-бер артлы торып, танго бии башлыйлар. Телефондагы музыканы оркестр уйнаган көй алыштыра. Искиткеч экспрессив бию була бу. Танго дәвамында парлар бар стойкасыннан тәлинкәләр, чынаяклар алып әйләнә. Гүя мөнәсәбәтләрен ачыклыйлар – һәрбер пар кулларындагы савытларын җиргә бәреп вата башлый. Сәхнә ватык пыяла белән тула. Биегән вакытта Хатын Төсле Хатын һәм Ирләрнең Асылы Булмаучы Ир парларга төргәкләр биреп чыгалар. Үзләренә дә стойка артыннан берешәр төргәк тартып чыгаралар. Ирләр һәм хатыннар бәхетле кыяфәттә урыннарына утырыша. Оркестр тавышы янә телефон көенә әйләнә. Парлар төргәкләрен ачып җибәрә, сәхнәне яңа туган сабыйлар тавышы күмә.
Очкыч тавышы.
Сәхнә караңгылана.
Бишенче рейс
Тынлык. Сәхнәдә ирләр һәм хатыннар – кайсы кайда утырышкан: идәндә, сәхнә кырыенда… Бар стойкасы артында Ирләр Солтаны һәм Хатыннарның Хатыны утыралар. Хатынсыз Ир эшлекле кыяфәттә телефонында эзләнә. Ирсез Хатын кулына бакрач тоткан да аңа нидер сөйләгәндәй итә. Ир һәм аның Хатыны, Хатын һәм аның Ире зур игътибар белән, кулларына бинокль тотып, башкаларны күзәтә.
Сәхнә караңгылана.
Икенче рейс
Очкыч тавышы.
Алга таба – Ирләр һәм Хатыннарның монологлары. Барысы да сәхнә буйлап йөренәләр. Тавыш чыгармый гына нидер сөйлиләр кебек – кулларын болгыйлар, нидер аңлаталар, көләләр, елыйлар, төрле хәрәкәтләр ясыйлар. Сөйли башлаган персонажга софит җибәрелә, калганнары караңгыда калып, әкрен тавыш белән үз “хикәятләрен” дәвам итәләр.
Арфа артында Хатын Төсле Хатын басып тора. Кылларын як-якка аерып сөйли.
Монолог: Очкычны түземсезләнеп көтәсез. Аэропорт. Шушы аэропортта күпме утырганымны үзем дә белмим инде. Ничәмә-ничә рейстан калдык. Күпме акча түләдем ул билетка! Гомерем буе юнәттем! Гомерем буе! Ә ул җыйган акчам – бер билет бәясе икән. Гаделлек кайда? Бар акчам – бер билет бәясе? Әле урынын карагыз – иң ахырда түгелме соң?! Көй чыгардым. Күңелле көй. Күңел түренә кереп елата торган көй. Сез аны тыңладыгызмы?.. Белмим. Ә сез тыңладыгызмы? Ә сез? Ә сез тыңладыгызмы? (Хатыннарга һәм ирләргә шул сорауны бирә-бирә йөри башлый. Софит бар стойкасы артында утыручы Ирләрнең Асылы Булмаучы Иргә күчә.)
Шампан шәрабы, сыра банкасы ачылган, пыяла ватылган тавыш, карлыккан ирләр тавышлары ишетелә. Әкренләп, тавыш пыяла арфаның (шәраб бокаллары кырыеннан бармак белән йөртеп чыгарылган тавыш) моңсу көенә әверелә.
Ирләрнең Асылы Булмаучы Ир каршысына шәраб бокаллары тезелгән. Ул аларның әле берсенә, әле икенчесенә тиеп ала.
Монолог: Йөзәргә яратам. Иртән, көндезен, кичен. Мине беркем дә узып китә алмый. Елганы аркылыга гына түгел, буйга да йөзеп чыга алам! Елгасын гына бирмәделәр. Сез очкыч килүен телисез, көтәсез аны. Ә мин берәр елга, берәр кечкенә генә диңгез буена барырга… иртән килеп комына ятарга… тыйнак кына кояш күтәрелә… мине генә көткән сыман… җылыта… су… ә аннары суга йөз белән капланырга да… йөз белән… суламаска… миндә елга юк… миндә юк… суламыйм… су… суламыйм… су… …мин очкычның килүен теләмим! (Ярсып, бокалларны өстәлдән кырып төшерә.) Мин йөзәргә телим! Башка планеталарга кадәр йөзеп җиткәнче! Анда мине аңларлар. Мин дә аларны аңлармын. Бер-беребезне аңлап яшәгәндә, аңлашылмаучанлык килеп чыкмас… Миңа бер кечкенә генә елга кирәк… ничек аңламыйсыз… ник алдыгыз аны миннән… бар дөнья миңа каршы… мине аңламыйлар… ә мин барысын да аңлыйм… миңа су кирәк… су гына! аркылыга-буйга йөзәр өчен… төбенә төшеп… өстә ниләр булганын күрмәс өчен… бер инеш кенә кирәк… бер тамчы су… су астында һава юк… ул миңа кирәкми… ул монда да… юк – мин күнеккән (исән калган бер бокалның төбендәгесен эчеп куя.) Очкыч… киләме… инде? Очкыч киләме инде?!?!
Пыяла арфа тавышы шампан шәрабы, сыра банкасы ачылган, пыяла ватылган тавышы, карлыккан ирләр тавышлары белән алышына. Тавышлар тына. Софит Хатыннарның Хатынына күчә.
Монолог: Ә миңа монда ошый! Әйе, монда җылы, якты. Кызык кына ир-егетләр бар (берсенә кулы белән ишарәләп). Ошый, кыскасы. Ни дип зарланалардыр? Мине бөтен нәрсә дә кызыксындыра. Дөньяда ниләр генә юк бит! Тирә-якка бер кара гына! Башка әллә нинди фикерләр килә башлый. Үз-үзеңне таный башлыйсың. Монда күпме кызык әйбер бар бит! Менә карагыз: (әйберләр белән таныштырган сыман) Бар стойкасы. Урындык. Урындык. Урындык. Урындык. Урындык. Урындык. Урындык. Урындык. (Як-ягына карап ала.) Ә менә монда – бар стойкасы, урындык, урындык, урындык, урындык, урындык, урындык, урындык, урындык, (темпны арттыра бара) бар стойкасы, урындык, урындык, урындык, урындык, урындык, урындык, урындык, урындык, бар стойкасы, урындык, урындык, урындык, урындык, урындык, урындык, урындык, урындык, бар стойкасы, урындык, урындык, урындык, урындык, урындык, урындык, урындык, урындык, бар стойкасы урындык урындык урындык урындык урындык урындык урындык урындык!.. Кайчан. Безнең. Рейс?!
Софит сәхнәдәгеләрнең әле берсен, әле икенчесен яктыртып ала.
Очкыч тавышы.
Сәхнә караңгылана.
Дүртенче рейс
Динамик тавышы: Сез мондамы әле? Ә мин юк. Очкыч та юк. Сезнең белән күңелсез. Биисез. Кичә андый түгел идегез. Ярый, Сәясәтче дә килеп җитте. Каршы алырга әзер булыгыз.
Сәхнә тынып кала. Ирләр һәм хатыннар озак вакыт өс-кыяфәтләрен рәтлиләр. Кинәт күтәренке көй яңгырый башлый – Америка мюзиклы көе. (Сәхнәдәгеләр дә, залдагылар да сискәнеп китәрдәй көй.) Фейерверк астында сәхнәгә ялтыравыклы костюм кигән, каурыйлар белән бизәнгән Сәясәтче чыга. Артында шундый ук фасонда киенгән ярдәмчеләре биеп тора.
Сәясәтче: Менә ул мин! Мине генә көткән идегез, беләм! Тр-р-р-р-р йохоу-у!
Барлык халык урыннарыннан сикереп торып: Очкыч кайчан килә? Кайчан китәбез инде?
Сәясәтче: Барлык сорауларыгызга да хәзер бәйнә-бәйнә җавап бирермен. Сабыр. Китертермен очкычыгызны – алып китә алган кадәр алырсыз. Миңа жәлме соң?! Сайлаучыларым! Мине юлтый дип кабул итмәгез. Үземнән алдагыларга мин бер генә дә охшамаган. Үз-үзенә артык ышанучылар кебек, сезне юм белән алырга җыенмыйм, очкычыгыз киләсенә иманым камил. Бар көчемне куярмын. Үземә бөһтан атуга юл куймам. Менә күрерсез. (Туктап кала.)
Барча халык кул чаба. Сәясәтчене зур игътибар белән тыңлыйлар.
Сәясәтче: (Тамагын кырып.) Баймак байсак бишинә болагай… (тамагын кырып ала) икърар икътибас иләт илгәзәк илтибәр илтизам имра ифтира ишем кабил каксу капыл карсак карулы карулык карун касмак кассап катыр туфрак каудар кузый… кяф яту… кәбен кәйтән кәйфият кәнди кәрбәз комсар корма көпе кылара кырнак маемлану мәрсин мәшкәк мордар мөддәт мөлчәр мөрәббия мөрәүвәт мөф нифак өшәлек… теше томрый томса төке хадим хадимә хакан!
Ирләр һәм хатыннар сәясәтчене көчле алкышларга күмәләр: Менә бу, ичмаса, сәясәтче! Ни эшләргә икәнен ул гына белә! Очкыч килә димәк! Һәм моның өчен без хөрмәтле сәясәтчебезгә рәхмәт әйтергә тиеш!
Сәясәтче: Ярый-ярый, сезгә рәхмәт! (Патшалар ишарәсе белән.) Утырыгыз.
Халык утырыша. Сәхнә тынып кала. Сәясәтче портмонесын чыгара. Ача. Озак кына эчен актара. Кесәсеннән акча төргәге тартып ала. Озак итеп саный. Акча идәнгә чәчелә, ул моңа игътибар итми. Икенче төргәген чыгара. Ача. Озак итеп саный. Өченче төргәген чыгара. Ача. Озак итеп саный. Акчасы чәчелә. Ул санаган вакытта, аэропорт хезмәтчесе чыгып, акчаны себереп ала. Моңа беркем игътибар бирми.
Сәясәтче: Минем акчам кимеп китте… Болай булмый… Әйдәгез, ни… сугыш башлыйк, диимме соң?.. Тик кенә утырасыз бит?
Халык югалып кала, бер-берсенә карап алалар.
Сәясәтче: Икърар икътибас иләт илгәзәк илтибәр илтизам имра ифтира ишем кабил каксу капыл карсак карулы карулык карун касмак кассап катыр катыр туфрак каудар кузый… кяф яту… Җәмәгать?
Халык, дәррәү кубып: Әйе-әйе! Әле бу очкыч килгәнче!? Файда китереп калыйк! Файдабыз тисен! Сугыш! Сугыш! Сугыш!
Хуплау сүзләренә сәхнә артындагы музыка, гранаталар шартлавы, автомат, кешеләр ыңгырашкан тавыш кушыла.
Сәясәтче: Әмма без монда бик аз. Безгә тагын халык кирәк!
Хатын һәм аның ире шатланып сикереп торалар: Менә! Тәки кирәк булды! Кирәк булдык! Әйдәгез, дуслар, әйдә-әйдә! Кемнең кеме бар? Җыелышыйк! Әйдә-әйдә! Саранланмыйк!
Сәясәтченең бер ярдәмчесе сәхнәгә арба алып чыга. Ирләр һәм хатыннар көчәйгәннән-көчәя барган автомат тавышына бии-бии, төргәкләрендәге балаларын бер-бер артлы арбага илтеп салалар. Балаларын биргәндә, шат кыяфәттә, бик дулкынланган, ярсыган тавыш белән үзләре белән таныштырып чыгалар.
Ир: Мин – Ир!
Аның хатыны: Мин – аның Хатыны!
Хатын: Мин – Хатын!
Аның ире: Мин – аның Ире!
Хатын Төсле Хатын: Мин – Хатын Төсле Хатын!
Ирләрнең Асылы Булмаучы Ир: Мин – Ирләрнең Асылы Булмаучы Ир!
Хатыннарның Хатыны: Мин – Хатыннарның Хатыны!
Ирләр Солтаны: Мин – Ирләр Солтаны!
Хатынсыз Ир: Мин – Хатынсыз Ир!
Ирсез Хатын: Мин – Ирсез Хатын!
Сәясәтче һәм ярдәмчеләре әкренләп сәхнә артына кереп югала. Халык акылыннан язагандай – бииләр, кораллардан аткан рәвешле уйныйлар. Балалар елаган тавыш ишетелә. Ирләр һәм хатыннар аларга игътибар итми. Балалар тулган арба ава, сабыйларның тавышы әкренләп тына. Сәхнә караңгылана бара. Ирләр һәм хатыннар яралану рәвеше китереп, берәм-берәм җиргә егылалар.
Гауга тына башлый.
Очкыч тавышы ишетелә. Көчәя барып, ул тавыш коточкыч көчлегә әверелә.
Сәхнә караңгылана.
Беренче рейс
Сул яктан кешеләр керә бара – залга аркалары белән сәхнәдә тезелгән урындыкларга утырыша. Алдагы күренешләрдәге хатын-ирләрдән киемнәре белән аерылалар, әмма болары дә үзара бер төслерәк киенгән. Сулдан уңга: Ир һәм аның Хатыны, Хатын һәм аның Ире, Хатыннарның Хатыны, Ирләр Солтаны, Хатынсыз Ир, Ирсез Хатын. Кырыйда бар стойкасы, аның янында Ирләрнең Асылы Булмаучы Ир. Хатын Төсле Хатын урындыклар артына барып баса. Кемдер йөткереп, кемдер төчкереп ала, кемдер газета чыгарып укый башлый. Ирләрнең Асылы Булмаучы Ир барда нидер салып эчә.
Динамикларда: Игътибар! Хөрмәтле ханымнар һәм әфәнделәр! Очкыч очып китте. Экипаж белән элемтә югалды, шөкер – матур сәфәрләр теләп калыйк. Барыгызны да котлыйм!
Уң як пәрдә ягыннан аэропорт хезмәткәрләре чыгып, сәхнәдән чемоданнар һәм баулларны ташый башлый. Сәхнәдәгеләр, башларын борып, шул якка карый, чемоданнар кимегән саен, сәхнәдәге ирләр һәм хатыннар үз чемоданнарын якынрак алалар, кулдагы сумкаларын күкрәкләренә кысып-кысып куялар. Кемнең әйберләрен алып чыгып китәләр икән? – бу сорау һәркемне борчый…
Кемдер төчкерүен, кемдер йөткерүен, кемдер сумкасында актарынуын, кемдер газета укуын дәвам итә. Стойка артындагы Ирләрнең Асылы Булмаучы Ир нидер салып эчә.
Сәхнәдәгеләр тынып кала.
Барысы да борылып залга карый.
Тынлык.
Кайдадыр еракта очкыч тавышы ишетелә. Сәхнәдәгеләр өскә күтәрелеп карый…
Пәрдә төшә.
2008 ел
Лилия— 04.10.2010 16:32
Бу кадәр мәгънәсез әйбер укыганым юк иде әле
Sombel— 04.10.2010 20:06
🙂 Ни өчен шулай дисең? Фикереңне дәлилләче?
Лилия, син абсурд жанры белән таныш түгелсең. Һәм символлар күрмисең. Уйламыйча, өстән генә укылган әйбер мәгънәсез күренә.