Албит » Иҗат » “Годо” (С. Беккет) Г. Камал театрында
8/02/2011

“Годо” (С. Беккет) Г. Камал театрында

Күптән түгел яраткан “В ожидании Годо” (С. Беккет) трагикомедиясен татарчага тәрҗемә итәргә тәкъдим иттеләр. Эшне шуның кадәр яратып башкардым ки! Әсәрне дә ныграк аңлый башладым, авторның гениальлегенә сокланып, аңа тагын да көчлерәк гашыйк булдым.
Әлеге әсәр буенча куелган спектакль Г. Камал театрында узган “Һөнәр” режиссерлар фестивалендә катнашты. Режиссерлары – Ангелина Мигранова һәм Родион Сабиров.
Пластика буенча режиссер – Наилә Фаткуллина

Уйныйлар:
Владимир – Илнур Закиров
Эстрагон – Ирек Кашапов
Поццо – Алмаз Гәрәев
Лакки – Раил Шәмсуаров
Малай – Айдар Җаббаров

17 февраль көнне (18 ч. 00 мин). Кече сәхнәдә уйналачак “Годо” абсурд спектакленә рәхим итегез.
Укучыларыма тәрҗемәсен дә тәкъдим итәргә булдым.

ГОДОНЫ КӨТКӘНДӘ

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ

Авыл юлы. Кич. Агач.

Ташка утырган Эстрагон башмагын салырга тырыша, авыр сулап салдыра. Хәлсезләнеп, туктап тын ала да икенчесенә тотына. Владимир күренә.

ЭСТРАГОН (туктап). Өметсез эш.

ВЛАДИМИР (вак-вак атлап, аңа якыная, аягын киң җәеп бара). Мин дә шулай уйлый башлыйм. (Тына, уйлый.) Еллар буена бу уйны үземнән читкә кудым. Владимир, мәйтәм, акылга кил, ахыры бу түгел әле дип, яңадан көрәшкә ыргылдым. (Көрәш газапларын исенә төшереп, уйланып тора.)

Э. Җитәр. Шушы сәләмәне салдырырга булышсаң иде ичмаса. (Яңа көч белән башмагына тотына.)

В. Нишлисең?

Э. Аягымнан салам. Күргәнең юк мәллә?

В. Башмак көн саен салына дип йөз тапкыр әйттем ләбаса. Тыңлыйсың иде.

Э. (ялварып.) Булыш әле!

В. Авырттыра мәллә?

Э. Авырттыра! Авырттырамы дип сораган була әле тагын!

В. (әрнеп). Әйтерсең лә, бу дөньяда син генә газап чигәсең. Мин саналмыйм. Минем хәлемә бер төшсәң, ничек сайрар идең икән?

Э. Авырттырган идеме?

В. Авырттырган идеме! Авырттырган идеме дип сораган була әле тагын!

Э. (бармагы белән төртеп). Вак-төяктә узыну өчен сылтау түгел бит әле бу.

В. (иелеп). Чыннан да. (Чалбар изүен каптыра.) Вак-төяктә дә узынырга ярамый.

Э. Сиңа ни дип әйтим инде, син һәрчак соңгы мизгелгә кадәр түзәсең.

В. (уйчан) Соңгы мизгел… (Уйланып тора.) Әйбәт булыр да, тик тиз генә түгел. Моны кем әйткән?

Э. Син миңа булышырга теләмисең мәллә?

В. Кайчакны үз-үземә ахыр чиктә ул килеп җитәрдер бит дип куям. Шунда үз-үземне ничектер сәер хис итәм. (Эшләпәсен салып, төбенә карый, аңа кулын тыга, селкеткәли дә яңадан киеп куя.) Ниме дип әйтергә инде? Җиңел булып та куйгалаган шикелле, ә шул ук вакытта (туры килердәй сүз эзли)… куркыныч та. (Басым белән.) Куркыныч! (Эшләпәсен сала, төбенә карый.) Бу ни бу? (Нидер чыгарырга өметләнгән сыман, эшләпәсенә суккалый, эченә карый да кия.)

(Эстрагон көчәнеп, ниһаять башмагын сала. Төбенә карый, капшана, әйләндереп-әйләндереп салгалый, селки, берәр нәрсә төшмәгәнме дигәндәй карана, берни тапмагач, яңадан кулын тыга. Карашы берни белдерми.) Йә, нәрсә?

Э. Берни юк.

В. Күрсәт.

Э. Күрсәтерлек берни дә юк.

В. Тагын киеп кара әле.

Э. (аягын җентекләп карый). Бераз җилләп алсын.

В. Менә карагыз – адәм баласы күз алдыгызда: үз аягы үчен башмагыннан ала. (Эшләпәсен сала, төбенә карый, кулын тыга, селкәли, бәргәләп ала, эченә өрә, башына кия.) Бу туйдыра башлый.

Тынлык. Эстрагон аягын язылдыра, бармакларын кыймылдата.

Башкисәрләрнең берсе коткарылды. (Тынлык.) Гого…

Э. Нәрсә?

В. Бәлки безгә тәүбә итәргәдер?

Э. Нәрсәдән?

В. Әз мени… (Сүз эзләргә тырыша.) Бөтен нечкәлекләренә тукталып тормасак да була.

Э. Дөньяга килүебездәнме?

В. (Владимир шаркылдап көлергә тотына да, шундук сытылган чырае белән, касыгын тотып, көлүеннән туктап кала. Иренен киң итеп җәеп елмаеп җибәрә, шул елмаюын бер кавым тотып тора да, аннары юылгандай кисәк юкка чыгара.) Гого…

Э. Нәрсә?

В. Аягың ни хәлдә?

Э. Шешенә.

В. Башкисәрләр турындагы теге хикәят бар бит әле, хәтереңдәме?

Э. Юк.

В. Телисеңме, сөйләп бирәм?

Э. Юк.

В. Болай вакыт тизрәк узар. (Тынлык.) Ике башкисәр Коткаручы белән бергә тәрегә кадакланган булган. Аларны…

Э. Кем белән?

В. Коткаручы белән. Ике башкисәр. Берсе коткарылган, ә бүтәне… (туры килер сүз эзли) мәңгелек газапка дучар ителгән, дип сөйлиләр.

Э. Нәрсәдән коткарылган?

В. Тәмугтан.

Э. Мин китәм. (Кузгалмый.)

В. Тик… (Тынлык.) Нигә икәнлеген аңламыйм… Сүзем сине артык ялыктырмыйдыр бит?

Э. Тыңламыйм.

В. Карале, Гого, әз булса да, син сүзгә кушылырга тиешсең.

Э. Тыңлыйм.

В. Ике башкисәр Коткаручыбыз белән бергә тәрегә кадакланган булган. Берсе коткарылган, ә бүтәне мәңгелек газапка дучар ителгән, дип сөйлиләр.

Э. Шуннан ни? Мин беләм.

В. Ә алар аны яманлаганнар!

Э. Кемне яманлаганнар?

В. Коткаручыны.

Э. Нигә?

В. Чөнки ул аларны коткарырга теләмәгән.

Э. Тәмугтанмы?

В. Юк инде! Үлемнән!

Э. Шуннан соң?

В. Шулай булгач, икесе дә каһәрләнгән.

Э. Шуннан?

В. Ә берсе коткарылган.

Э. Шуннан ни? Ә бүтәне мәңгелек газапка дучар булган бит.

В. Кешеләр берсе коткарылган да, бүтәне мәңгелек газапка дучар булганлыгын белми бит, алар бары тик бер юраманы гына белә – икесе дә каһәрләнгән – вәссәлам!

В. Бар кеше дә – шыр тиле.

Эстрагон көчкә-көчкә торып баса, аксаклап сул пәрдәгә таба бара һәм туктап кала. Күзен каплаган учын алып, еракка баглап карый, борылып, уң пәрдәгә таба бара, еракка карап тора. Владимир аны карашы белән озата һәм аның башмагын күтәреп карый да, ыргытып бәрә.

В. Тфү! (Төкереп куя.)

Эстрагон сәхнә уртасына кайта, аркан борыла.

Э. Күркәм урын. (Залга таба борыла һәм тамаша залына карый.) Ырҗаеп көлүче чырайлар. (Владимирга таба борыла.) Киттек.

В. Булмас.

Э. Нигә?

В. Без Годоны көтәбез.

Э. Әйе. (Тынлык.) Ә син аның монда икәненә ышанасыңмы?

В. Нәрсәнең?

Э. Шушында көтеп торырга кирәк икәнлеген.

В. Агач янында дип әйтте бит инде.

Икесе дә агачка карый.

Син монда башка агачлар күрмисеңме?

Э. Бу нинди агач?

В. Тал ахрысы.

Э. Аның яфраклары кая киткән соң?

В. Бәлки ул корыгандыр.

Э. Елыйсын елап бетергән.

В. Фасылы түгелдер инде.

Э. Ә бу куак булса?

В. Агач.

Э. Куак.

В. Аг… (Тагын нидер әйтергә тели, әмма кире уйлый.) Син ни дияргә телисең әле? Тиешле урында көтмибез дипме?

Э. Килеп җитә ала иде инде.

В. Ул берни дә вәгъдә итмәде.

Э. Ә килмәсә?

В. Иртәгә әйләнеп килербез.

Э. Ә аннары – берсекөнгә.

В. Ихтимал.

Э. Һәм шулай дәвам итәчәк.

В. Ягъни…

Э. Ул килгәнче.

В. Син шәфкатьсез.

Э. Без кичә монда булдык инде.

В. Юк инде – ялгышасың.

Э. Алай булгач, без кичә кичен нишләгән идек?

В. Кичә кичме?

Э. Әйе.

В. Шайтан алгыры… (Усал рәвештә.) Син бөтен нәрсәне дә шик астына куясың.

Э. Минемчә, без монда идек.

В. (каранып ала). Син бу урынны беләсеңме?

Э. Алай дип әйтмәдем.

В. Шулай да?

Э. Эш анда түгел.

В. Шулай да… Менә бу агач (тамаша залына борылып) …бу сазлык…

Э. Ә син бүген икәненә ышанасыңмы?

В. Нәрсәнең?

Э. Көтәр вакытның.

В. Ул шимбә көнне дип әйтте. (Тынлык.) Бугай…

Э. Ә кайсы шимбә көнне? Бүген шимбә көнме соң әле? Ә якшәмбе булып чыкса? Йә дүшәмбе. Йә җомга. Йә булмаса пәнҗешәмбе.

В. Хәзер нишләргә соң инде?

Э. Кичә килеп, безне туры китермәсә, бүген тәгаен килми инде ул.

В. Кичә монда идек дип барасың бит әле.

Э. Ә бәлки мин ялгышамдыр? (Тынлык.) Әйдәле, бераз эндәшми торыйк.

В. (тын) Әйдә соң.

Эстрагон җиргә утыра. Владимир, дулкынланып, сәхнәне адымлап үлчәргә тотына, вакыт-вакыт тукталып кала һәм әллә кайларга карап тора. Эстрагон йокыга тала. Владимир аның янына килә.

Гого… (Тынлык.) Гого… (Тынлык.) Гого!

Эстрагон кемдер төрткәндәй сискәнеп уянып китә.

Э. (хәленең бөтен куркынычына ниһаять төшенеп). Мин йоклап киткәнмен. (Үпкәләп.) Син нигә беркайчан да миңа иркенләп йокларга бирмисең?

В. Берүзем калдым.

Э. Төш күрдем.

В. Сөйләмә!

Э. Имеш…

В. Сөйләмә!

Э. Куркыныч төшләремне синнән кала кемгә ачып салыйм соң мин?

В. Синеке генә булып калсын. Белеп торасың, моны җенем сөйми.

Э. (салкынча). Аерылышсак, икебезгә дә яхшырак булыр кебек тоела башлый.

В. Артык ерак китә алмас идең.

Э. Бөтен хикмәт шунда да шул! (Тынлык.) Шулай бит, Диди, бөтен хикмәт шунда бит, әйеме? (Тынлык.) Юл матур булсынга. (Тынлык.) Игелекле юлдашлар. (Тынлык. Төче телләнеп.) Шулай бит, Диди? (Тынлык.) Фәхешханәдәге англичан турындагы мәзәкне беләсеңме?

В. Беләм.

Э. Сөйлә.

В. Кит әле моннан.

Э. Бер англичан лыкынганчы эчкән дә, фәхешханәгә киткән ди. Мадам моннан сорый: кайсысы кирәк – сары чәчлесеме, кара чәчлесеме, җирәнеме? Дәвам ит.

В. Кит әле моннан!

Владимир чыгып китә. Эстрагон, торып, пәрдә артына кадәр аңа иярә. Йөзендә йодрык сугышын карап торган тамашачыларда чагылган хисләр өермәсе чагыла. Владимир кире килә, Эстрагон тарафына карамыйча, сәхнәне аркылы уза да аңа таба берничә адым атлап туктап кала.

Э. (йомшак төстә). Миңа нидер әйтергә теләгән идең мәллә?

Владимир җавап бирми. Эстрагон аңа таба тагын бер адым атлый.

Син миңа нидер әйтергә теләгән идең.

Владимир җавап бирми. Эстрагон аңа таба тагын бер адым атлый да туктап кала.

Диди…

В. (Әйләнеп карамыйча). Сиңа әйтердәй сүзем юк.

Э. (тагын бер адым ясап). Ачуланасыңмы?

Тегесе эндәшми. Тагын бер адым атлый.

Кичер мине!

Владимир эндәшми. Эстрагон тагын бер адым атлап куя да аның иңбашына кулын сала.

Тыңла әле!

Тегесе эндәшми.

Кулыңны бир!

Владимир аңа таба борыла.

Кочакла әле мине!

Владимир урынында катып кала.

Әйдә килешик!

Владимир бирешә. Алар кочаклаша. Эстрагон читкә тайпыла.

Синнән сарымсак исе килә!

В. Бөерләр өчен бик файдалы.

Тынлык. Эстрагон агачка текәлеп карый.

Ә хәзер нишлибез?

Э. Көтәбез.

В. Монысы шулай. Ә көткән арада нишлибез?

Э. Бәлки асылыныргадыр?

В. Шушы ботаккамы?

Икесе дә агачка якыная да аны барлап-барлап карый.

Минем бу агачка ышанычым юк.

Э. Аны сынап карарга була.

В. Сына соң.

Э. Сынап кара.

В. Юк, башта үзең.

Э. Нигә?

В. Син миннән җиңелрәк.

Э. Менә шул-шул ул.

В. Аңышмадым әле.

Э. Уйла, әйбәтләп уйла!

Владимир уйланып тора.

В. (ниһаять) Аңламыйм.

Э. Яхшы, хәзер аңлатып бирәм мин сиңа. (Уйга кала.) Ботак… ботак… (каны кызып) Ничек аңламыйсың соң инде син, ә!

В. Бар өмет синдә генә.

Э. (көч куеп) Гого җиңел – ботак сына – Гого үлде. Диди авыр – ботак сына – Диди ялгыз кала. (Тынлык.) Хәер…

В. Мин моны уйлап җиткермәгән идем шул.

Э. (Төгәл сүз таба). Күпкә чыдаган азга да түзәр.

В. Ә мин синнән авырракмыни?

Э. Син үзең шулай дидең. Мин каян белим ди. Икенең берсе. Йә шул тирә чамасы.

В. Йә? Нишлибез?

Э. Әйдәле, бер нишләмик. Шулай куркынычсызрак.

В. Әйе, аның безгә ни әйтәсен дә карарбыз.

Э. Кемнең?

В. Годоның.

Э. Менә бусы – төп-төгәл.

В. Язмышыбыз ачыкланчыга хәтле.

Э. Бүтән җәһәттән, тимерне кызуында сугу кирәк ул.

В. Аның безгә ни әйтәчәге кызык. Бу безне бер нәрсәгә дә мәҗбүр итми.

Э. Ә без аннан ни сораган идек әле?

В. Син анда юк идең мени?

Э. Игътибар итмәгәнмен.

В. Ни… Әйтерлек нәрсәсе юк.

Э. Нидер ялынып сораган идек.

В. Шул шул.

Э. Ялварган идек.

В. Ихтимал.

Э. Ә ул ни дип җавап бирде?

В. Карап карар.

Э. Берни вәгъдә итә алмый.

В. Уйларга кирәк.

Э. Саф баштан.

В. Шунда карар кылыр.

Э. Бөтенесе дөрес.

В. Чынмы?

Э. Минемчә – чын.

В. Минемчә дә.

Тынлык.

Э. (тынычсызланып). Ә без?

В. Нәрсә – “без”?

Э. Мин “ә без?” дип сорадым.

В. Мин аңламыйм.

Э. Без монда нинди роль уйныйбыз соң?

В. Рольме?

Э. Ашыкма.

В. Рольме? Сораучылар роле.

Э. Барып җиткәнбез икән. Шулаймыни?

В. Сударь, сезгә монда нидер ошамый булса кирәк?

Э. Безнең хокукларыбыз калмады мыни?

Владимир көлә башлый, аннары кинәт кенә көлүен өзә. Елмаюдан кала барлык хәрәкәтләре кабатлана.

В. Көлә алсам, шаркылдап көләр идем.

Э. Без аларны югалттыкмы?

В. Без аларны әрәм-шәрәм итеп бетердек.

Тынлык. Икесе дә, туп-туры килеш, башларын күкрәккә иеп, кымшанмый басып торалар.

Э. (хәлсез тавыш белән) Без бәйләнгән түгелме? (Тынлык.) Ә?

В. (Кулын күтәреп) Тыңлале!

Икесе дә шул ук кыяфәтләрендә катып кала.

Э. Мин һични ишетмим.

В. Ш-ш-ш!

Тыңланалар. Эстрагон чайкалып китә, аягында чак кына басып кала. Владимирның кулына тотынырга өлгерә, ул да авып китә. Бер-берсенә күз карашларын төбәп, сарылышып тыңлап торалар.

Мин дә.

Җиңел сулап, кочакларын аерылалар, ян-якка китәләр.

Э. Котымны очырдың.

В. Мин улдыр дип уйладым.

Э. Кем?

В. Годо!

Э. Һа! Камыштагы җил!

В. Ипидер, бер-бер кычкырган тавыш ишеттем!

Э. Ни пычагыма кычкырсын ди ул?

В. Белмим.

Тынлык.

Э. Китик.

В. Кая? (Тынлык.) Бүген тук карынга, җылыда, коры саламга кырын ятып, аңарда төн кунып булса? Көтеп торыйк булмаса. Шулай түгел мени?

Э. Төн буена түгел бит инде.

В. Әле көн генә ич.

Тынлык.

Э. Минем карыным ачты.

В. Кишер биримме?

Э. Башка берни дә юкмы?

В. Берничә шалкан бар.

Э. Кишер бир.

Владимир кесәләрен актара, шалкан алып суза.

Рәхмәт. (Кабып куя. Кызганыч төстә.) Бу – шалкан!

В. Гафу-гафу, кишер дип торам. (Янәтәдән кесәсен актара, әмма анда фәкать шалкан гына.) Шалканнан башка берни юк. (Эзләнүне дәвам итә.) Син соңгысын ашагансың булса кирәк. (Эзли.) Тукта, таптым ахрысы. (Кишер чыгара да Эстрагонга бирә.) Менә, кадерле дустым.

Эстрагон кишерне җиңенә сөртә дә ашарга тотына.

Шалканны бир әле.

Эстрагон аңа шалкан суза.

Тиз ашама, бүтән юк.

Э. (чәйни) Мин сиңа сорау биргән идем.

В. Әйе.

Э. Син миңа җавап бирмәдеңме?

В. Кишер тәмлеме?

Э. Татлы.

В. Менә яхшы. (Тынлык.) Ни белергә теләгән идең?

Э. Хәтерләмим. (Чәйни.) Менә шул-шул. (Уйланып кишергә карый, кулында әйләндергәли.) Кишерең тәмле. (Уйга батып, кишерен суыра.) Туктале, хәтеремә төште. (Тешләп ала.)

В. Йә?

Э. (авызы тулы килеш, зиһене чуалган) Без бәйләнгән түгелме?

В. Берни ишетмим.

Э. (чәйни, йотып җибәрә) Мәйтәм, без бәйләнгән түгелме?

В. Бәйләнгән түгелме?

Э. Бәй-лән-гән.

В. Ничек инде – бәйләнгән?

Э. Кул-аякларыбыздан.

В. Кем? Кем белән?

Э. Теге кем… Годэ… Годэн…

В. Годо беләнме? Бу ниткән саташу инде тагын? Гомердә дә! (Тынлык.) Юк… әлегә.

Э. Аның исеме Годомы?

В. Әйе, миңа калса.

Э. Карале. (Кишер калдыгын койрыгыннан ала да, күз алдында әйләндерә.) Сәер. Ашаган саен тәмсезрәк тоела.

В. Ә миңа – киресенчә.

Э. Ничек инде?

В. Аппетитым ашаган вакытта ачыла.

Э. (Озак уйлаганна соң.) Шул киресенчә буламы?

В. Монысы темпераменттан тора.

Э. Холыктан.

В. Бер нишләрлек хәл юк.

Э. Тиредән чыгу файдасыз.

В. Үз-үзеңне үзгәртеп булмый ул.

Э. Кырыкка ярылсаң да.

В. Табигатькә каршы барырлык түгел.

Э. Бер нишләрлек хәл юк. (Кишер калдыгын Владимирга суза.) Ашап бетерәсеңме?

Якында коточкыч кычкырган тавыш ишетелә. Эстрагон кишер калдыгын төшереп җибәрә. Башта икесе дә катып кала, аннары пәрдәгә ташланалар. Эстрагон ярты юлында тукталып кала, кире килеп, кишерне электереп ала да, кесәсенә тыгып, Владимир тарафына йөгерә, тагын туктый, кире килә, аяк киемен күтәреп ала, Владимирны куып җитә. Бер-берсенә тотынышып, муеннарын җыерган килеш, хәвеф-хәтәр бар дип уйлаганнары ягына аркалары белән борылып, тынсыз калалар.

Поццо белән Лаки күренә. Поццо Лакины муенына бәйләнгән бау белән тартып бара. Поццо шуның бер очын тоткан. Башта Лаки күренә, аның артыннан озын бау сузылган, ул шуның кадәр озын ки, Лаки сәхнә уртасына килеп җитә, шуннан соң гына пәрдә артыннан Поццо күренә. Лаки зур чемодан, җыелмалы урындык, азык-төлек тутырылган кәрҗин күтәреп бара, кулына пәлтә салынган. Поццо камчы тоткан.

Поццо (сәхнә артыннан). Тизрәк!

Поццо күренә. Икесе дә сәхнә аша уза. Лаки Владимир белән Эстрагон яныннан үтә һәм каршы пәрдә артына чыгып китә. Поццо ике таныш булмаган кешене күрә дә туктап кала. Бау тартыла. Поццо кисәк кенә бауны тартып ала.

Артка!

Каты тавыш ишетелә. Бу Лакиның барлык әйберләре белән егылганы икән. Владимир белән Эстрагон аңа карыйлар, Лакига ярдәм итәргә кирәклеген аңлыйлар, әмма үзләренә кагылмаган эшкә тыкшынырга базмыйлар. Владимир Лакига таба бер адым атлап куя, Эстрагон аны терсәгеннән тотып кала.

В. Җибәр мине!

Э. Тынычлан.

П. Сак булыгыз. Ул усал. Ятлар белән.

Эстрагон белән Владимир аңа карап тора.

Э. (тын гына – Владимирга). Бу – улмы?

В. Кем?

Э. (исемен хәтерләргә тырышып). Әй, шул инде, үзе…

В. Годомы?

Э. Әйе.

П. Үземне таныштырырга рөхсәт итегез: мин Поццо булам.

В. Юк.

Э. Ул Годо дип әйтте.

В. Юк ла инде.

Э. (Поццога). Гафу итегез, сез алай-болай Годо әфәнде түгелме?

П. (куркыныч тавыш белән). Мин – Поццо!

Владимир белән Эстрагон эндәшмиләр.

Бу исем сезгә берни белгермимени?

Тегеләр эндәшми.

Сезгә бу исем берни белгермиме әллә дип сорыйм.

Э. (исенә төшерергә тырышкан сыман). Боццо, Боццо…

В. (гүяки ул да исенә төшерергә тырышкан кебек). Поццо…

П. Пппоццо!

Э. Әй! Поццомыни… әйе… Поццо…

В. Поццомы, Боццомы?

Э. Поццо… исемә төшми.

В. (киеренкелекне бетерергә тырышып). Кайчандыр мин Гоццолар гаиләсен белә идем. Әниләре чигү чигә иде.

Поццо янаулы рәвештә аларга таба атлый.

Э. (тиз). Без мондагылар түгел, әфәнде!

П. (туктап). Ничек кенә булмасын, сез адәмиләр затыннан. (Күзлеген кия.) Күрүемчә. (Күзлеген сала.) Минем белән бер чыгыштан. (Тыела алмыйча шаркылдап көлә.)

В. Эш шунда ки…

П. (кискен төстә). Кем ул Годо?

Э. Годо?

П. Сез мине ниндидер Годо дип белдегез.

В. Ә, юк, әфәнде, бер генә мизгелгә дә, әфәнде.

П. Кем ул?

В. Әй, болай гына… бер танышыбыз шунда…

Э. Без аны бөтенләй белмибез дә диярлек.

В. Шулайдыр шул… Без аны якыннан белмибез… тик… шулай да…

Э. Шәхсән мин аны урам-фәләндә күрсәм, танымас та идем.

П. Шуңа карамастан, сез мине аның урынына таныдыгыз.

Э. Ничек дип аңлатыйм икән инде… караңгы… арылган… хәлсезлек… көтеп тору… Дөресен әйтим… бер мизгелгә генә миңа шулай тоелды…

В. Тыңламагыз аны, әфәнде, тыңламагыз!

П. Көткәндәме? Сез аны көтеп тора идегез мени?

В. Ә!.. Ни…

П. Мондамы? Минем биләмәмдәме?

В. Безнең һичнинди начар ният кормаган идек.

Э. Ниятебез яхшы иде. Бик…

П. Юл һәркемгә ачык.

Э. Менә без дә үзебезгә шулай дидек.

П. Хурлык инде, тик кабул кылмый булмый.

Э. Бер нишләрлек хәл юк.

П. (киң күңел белән). Моны онытып калдырып торыйк әле. (Бауны тарта.) Тор! (Тынлык.) Ауган җирендә йоклап китә. (Бауны тарта.) Тор, кабахәт!

Лаки тора аның койган әйберләрен җыештырганы ишетелә. Поццо бауны тартып куя.

Артка!

Чигенеп-чигенеп килгән Лаки күренә.

Урыныңда тор!

Лаки туктый.

Борыл!

Лаки әйләнеп борыла. Владимир белән Эстрагонга ихлас төстә:

Дусларым, мин сезнең белән танышуыма үтә шатмын! (Тегеләрнең аптырап калганлыкларын шәйләп.) Әйе-әйе, чамасыз рәвештә шатмын. (Бауны тартып куя.) Якынрак!

Лаки якынрак килә.

Тукта!

Лаки туктап кала. Поццо Владимир белән Эстрагонга:

Беләсезме, бер ялгызың барганда юл чиксез озын булып тоела… (Сәгатенә карый.) алты сәгать дигәндә (күңеленнән исәпли) …әйе, төп-төгәл алты сәгать буена бер җан иясен очратмыйсың. (Лакига). Пәлтә!

Лаки, чемоданын куеп, Поццо янына килә, аңа пәлтә суза, чигенә, чемоданны күтәрә.

Мә, тотып тор! (Лакига камчы суза.)

Лаки якыная, ике кулында да әйбер булганга күрә, иелеп, камчыны ирененә каба, шул ук урынына чигенә. Поццо пәлтәсен кия башлый, туктап кала.

Пәлтә!

Лаки бар әйберсен җиргә куя, Поццога пәлтә кияргә булыша, чигенә, әйберләрен кулына ала.

Нәрсәдер салкынайта башлады. (Пәлтәсен төймәләп бетерә, иелә, үзен күздән кичерә дә, тураеп баса.) Камчы!

Лаки янына килә, иелә, Поццо аның авызындагы камчыны тартып ала. Лаки урынына барып баса.

Беләсезме, дусларым, мин үзем шикеллеләр җәмгыятеннән башка озак тора алмыйм. (Күзлеген киеп, үзенә җәмгыятькә карый.) Гәрчә миңа тиң булулары шикле булса да. (Лакига.) Урындык!

Лаки чемодан, кәрзинне җиргә куя, Поццо янына килеп, җыелма урындыкны урнаштыра, үз урынына барып баса, әйберләрне кулына ала. Поццо урындыкка карый.

Якынрак кил!

Лаки, Поццо янына килә, урындыкны күчереп куя, урынына китә, чемодан белән кәрҗинне кулына ала. Поццо утыра, камчы сабын Лакиның күкрәгенә төртә.

Артка!

Лаки чигенә.

Тагын!

Лаки чигенә.

Җитәр!

Лаки туктый.

Владимир белән Эстрагонга:

Яңадан юлга кузгалганчы, мин сезнең яныгызда хәл итеп алыйм әле диюем менә шуңа күрә инде. Рөхсәт итсәгез инде. (Лакига.)

Кәрҗин!

Лаки янына килә, кәрҗинне бирә, чигенә.

Саф һавада ашыйсы килүнең ачылып китүен кара син! (Кәрҗинне ача, тавык ите кисәге, ипи һәм шешә шәрабы чыгара. Лакига.) Кәрҗин!

Лаки килә, кәрҗинне ала, чигенә, үз урынында басып кала.

Читкәрәк кит!

Лаки читкәрәк китә.

Шунда тор!

Лаки туктап кала.

Аннан бигрәкләр дә сасы ис килеп тора инде. Сезнең исәнлеккә-саулыкка! (Шешәдән уртлап ала. Шешәне куеп, ашарга тотына.)

Тынлык. Бераз кыюланган Владимир белән Эстрагон, Лаки тирәсендә бөтерелеп, аны бер алдына, бер артына төшеп тикшерәләр. Поццо йотлыгып тавык итенә ябырыла, сөяген-сөяккә җентекләп, чәйни, суыра. Лаки чемоданы җиргә тигәнче акрын гына билен бага, аннары кисәк кенә турая да, яңадан бөгелеп төшә.

Э. Ни… сез… сез ашамыйсызмы?.. Ни… сезгә бу сөякләр… кирәк түгелме… әфәнде?

В. (ярсып).Син нәрсә, бераз көтеп тора алмадыңмыни?

П. Юк-юк, сез нәрсә, бөтенесе әйбәт. (Камчы очы белән сөякләрне әйләндергәли.) Миңа бу сөякләр кирәкме? Юк, шәхсән миңа аларның хаҗәте юк.

Эстрагон сөякләргә таба атлый.

Хәер…

Эстрагон туктый.

Хәер, гадәттә сөякләр ташучыга кайтарыла. Шуңа күрә үзеннән сорагыз.

Эстрагон кыюсыз гына Лакига таба борыла.

Сорагыз-сора соң, курыкмагыз, ул сезгә әйтерен үзе әйтер.

Эстрагон Лаки янына килеп, аның каршысына баса.

Э. Әфәнде… Гафу итегез, әфәнде.

Лаки эндәшми. Поццо камчысын шартлатып ала. Тегесе йөзан аңа баглый.

П. Синең белән сөйләшәләр, дуңгыз. Җавап бир! (Эстрагонга.) Сорагыз.

Э. Гафу итегез, әфәнде, сезгә бу сөякләр кирәкме, түгелме?

Лаки Эстрагонга исәрле караш ташлый.

П. (шаккаткан шикелле). Әфәнде!

Лаки башын ия.

Җавап бир! Ашыйсыңмы, юкмы?

Лаки эндәшми. Эстрагонга.

Болар сезгә алайса.

Эстрагон сөякләргә ташлана да, җыеп алып, кимерергә керешә.

Сәер. Моңарчы ул сөякләрдән баш тармый торган иде (Лакига борчылып карый.) Моның юлда ачлыктан хәлсезләнеп егылып калуы гына җитмәгән иде тагын. (Төрепкәсен кабызып тарта.)

В. (чыгырдан чыгып.) Нинди хурлык, ә!

Тынлык. Ярсуланган Эстрагон сөяк кимерүен ташлый да, бер Владимирга, бер Поццога карый. Поццо тыныч, Владимир үзенең уңайсыз хәлдә калганла=ыгына борчыла.

П. (Владимирга). Сез нине күз алдыгызда тотасыз әле?

В. (Үз кыюлыгыннан тотлыгып). Кешегә шундый мөнәсәбәт ләбаса (Лакига ишарәли) …минемчә… юк… җан иясенә карата… бу – оят һәм хурлык.

Э. (өстәп әйтергә тырышып). Мәсхәрә! (Сөяк кимерүен дәвам итә.)

П. Сез бигрәк таләпчән икәнсез. (Владимирга.) Берүк тыйнаксыз дип санамасагыз иде: сезгә ничә яшь?

Тегесе эндәшми.

Алтмышмы? Җитмешме? (Эстрагонга.) Аңа ничә яшь булуы мөмкин?

Э. Үзеннән сорагыз.

П. Минем соравым әдәпсез тоелыр. (Төрепкәсен камчы сабына бәргәләп кага, баса.) Яхшы, миңа кузгалырга вакыт. Әңгәмәгез өчен рәхмәт әйтергә рөхсәт итегез. (Уйланып тора.) Хәер, мин тагын төрепкә тартып алам әле. Ни диярсез?

Владимир белән Эстрагон эндәшми.

Мин анысы артык күп тартмыйм, бик аз тартам дип әйтсәң дә ярый. Ике төрепкәне рәттән тарту гадәтемдә юк. Югыйсә йөрәгем тибә башлый. (Учын йөрәге турысына куя. Тынлык.) Бөтен хикмәт никотинда, организм аны саклык чараларына карамастан үзләштерә бирә. (Сулыш ала.) Нишлисең инде. (Тынлык.) Хәер, сез үзегез, мөгаен, тартмыйсыздыр. Шулаймы? Юкмы? Хәер, бусы вак-төяк нәрсә. (Тынлык.) Инде менә хәзер, бер торгач, болай… әйбәт күренерлек итеп ничек утырмак кирәк? Ни сыман күренмәсен өчен… ни инде… ихтыярсыз күренмәс өчен. (Владимирга.) Нәрсә? (Тегесе җавап бирми.) Әллә сез бер ни әйтмәдегезме? (Тегесе җавап бирми.) Монысы да мөһим түгел. Шулай итеп… (Уйга кала.)

Э. Менә бит. Яхшырак булып китте! (Сөяк-санакларны таратып ташлый.)

В. Киттек.

Э. Хәзер үкме?

П. Аз гына көтегез! (Бауны тарта.) Урындык! (Аңа камчысы белән ишарәли.)

Лаки урындыкны күчереп куя.

Тагын! Монда! (Утыра.)

Лаки урынына барып баса, чемодан белән кәрҗинне кулына ала.

Менә булды, урнаштым! (Төрепкәсенә тәмәке тутыра башлый.)

В. Киттек.

П. Минем аркада китеп бармыйсыздыр ич? Беразга гына калып торыгыз, үкенмәссез.

Э. (әҗере тәтемәсме дип өметләнеп). Безнең вакытыбыз җитәрлек.

П. (төрепкәсенә ут элә). Икенчесе беркайчан да беренчесенә җитми инде. Тик бусы да ярыйсы.

В. Мин китәм.

П. Ул минем монда булуыма түзә алмый. Ул кадәр үк шәфкатьле дә түгелмендер, әмма бу аңа сәбәп була аламы соң? (Владимирга.) Хата кылганчы, яхшылап уйлагыз. Әйтик, сез хәзер якты чагында китеп бардыгыз ди. Ни дисәң дә, әлегә көн якты әле.

Өчесе дә күккә карый.

Яхшы. Алай булгач (төрепкәсен ирененнән ала, шуңа карап тора), сүнде (яңадан кабыза) – болай булгач… болай… болай булгач… болай булгач… кем әле… Годе… Годо… Годэн белән (тынлык) ничекләр итеп очрашырсыз икән… Кем турында әйткәнемне беләсез инде – аңа сезнең киләчәгегез бәйле булган кеше. (Тынлык). Әз дигәндә дә, аңа сезнең иң якындагы ниятләрегез бәйле.

Э. Ул хаклы.

В. Моны каян беләсез?

П. Менәтерә: ул тагын минем белән сөйләшергә кереште. Болай барса, без дуслашып та китербез әле.

Э. Ул әйберләрне нигә җиргә куймый?

П. Мин дә аның белән танышуымны бәхеткә санар идем. Кешеләр белән күбрәк очрашкан саен, бәхетлерәк була барасың. Адәми затларның иң түбәнгә тәгәрәп төшкәннәре дә ниндидер сабак, гыйбрәт бирә, өйрәтә, баета, үз бәхетеңнең кадерен белергә мәҗбүр итә. Менә сез дә (әле бусына, әле тегесенә игътибар белән карап, һәркайсына мөрәҗәгать итүен аңлатып), кем белә… бәлки сез дә мине нәрсәгәдер өйрәткәнсездер.

Э. Ул әйберләрне нигә җиргә куймый?

П. Мине бу гаҗәпләндерер иде.

В. Сезгә сорау бирәләр.

П. (куанып). Сораумы? Кем? Нинди сорау?

Тегеләр эндәшми.

Әле генә сез миңа, нинди сүз катарга белмичә, куркынышып калтыраша идегез ич әле. Хәзер исә сораулар яудырасыз. Моның ахыры хәерле булмас.

В. (Эстрагонга). Минемчә, ул сине ишетә.

Э. (янә Лаки тирәсендә әйләнә башлый). Нәрсә?

В. Сорый аласың – ул тыңлый.

Э. Нәрсә сорыйсы?

В. Ул әйберләрне нигә җиргә куймый?

Э. Гел үз-үземнән сорап торам.

В. Соң син аңардан сора.

П. (сүз очы югалмагае дип, сөйләшкәннәрен борчылып тыңлый). Сез миннән аның әйберләрне нигә җиргә куймавы турында сорыйсыз, шулаймы?

В. Шулай.

П. (Эстрагонга). Сез килешәсезме?

Э. (Лаки тирәсендә бөтерелүен дәвам итә). Аю шикелле мышный.

П. Җавап бирәм. (Эстрагонга.) Тыныч кына торыгыз әле, зинһар – сез минем фикерләремне чуалтасыз.

В. Монда кил.

Э. Ни бар?

В. Ул сөйли башлый.

Владимир белән Эстрагон кымшанмыйча аның җавабын көтәләр.

П. Бик яхшы. Барчагыз да җыелып беттеме? Бөтенегез миңа карап торамы? (Лакига карап куя, бауны тарта. Лаки башын күтәрә.) Миңа кара, дуңгыз! (Лаки аңа карый.) Бик яхшы. (Төрепкәсен кесәсенә тыга, кечкенә генә бөркегеч – пульверизатор чыгара, шуннан аны авызына сиптереп ала да кесәсенә салып куя.) Мин әзер. Мине бөтенегез тыңлыймы? (Лакига карый, бауны тартып куя.) Минем яныма! (Лаки алга атлап куя.) Шунда тор! (Лаки туктый.) Әзерләндегезме? (Чираттан өчесенә дә, иң соңгысы итеп, Лакига карый, бауны тарта.) Бу нәрсә тагын? (Лаки башын күтәрә.) Буш һавага сүз әйтүне өнәмим. Бик яхшы. Шулай итеп… (Уйга кала.)

Э. Мин киттем.

П. Сез миннән төп-төгәл итеп нәрсә сораган идегез әле?

В. Нигә ул…

П. (ялкынланып). Мине бүлдермәгез! (Тынлык. Тынычрак төстә, сабырлык белән.) Бөтенебез бер авыздан сөйләнә башласак, без уртак телгә килә алмабыз. (Тынлык.) Мин ни турында сөйли идем әле?

Владимир авыр йөк күтәргән адәми затны уйнап күрсәтә. Поццо аңа төшенмичә карап тора.

Э. (каты тавыш белән). Әйберләр! (Бармагын Лакига ишарәли.) Нигә һәрвакыт тотып тору кирәк? (Авырлык астында бөкерәйгән, тыны кысылган кешене уйнап күрсәтә.) Бер дә җиргә куймаска. (Кулында булмаган йөкне ташлап, җиңел сулап турая.) Ниме дип?

П. Хәзер сөйлим.

В. (Эстрагонга.) Игътибар!

П. Миңа тәэсир итү өченгә, аны калдыруым өченгә.

Э. Ничек инде ул?

П. Мин, мөгаен, дөрес әйтмәдем бугай. Ул минем аның үзен ташлап китмәсен дип, үз-үзен җәлләтергә тели. Тик бу андый-мондый гына да эш түгел ул.

В. Сез аннан котылырга телисезме әллә?

П. Ул мине алдарга тели, әмма бу барып чыкмас.

В. Сез аннан котылырга телисезме әллә?

П. Әйберләрне никадәр ипле, яхшы ташуын күреп, ул алга таба да мине хезмәт күрсәтүеннән баш тарта алмас дип тора.

Э. Ул сезгә бүтән кирәк түгел мени?

П. Дөресен әйткәндә, дуңгыз кебек ташый. Тик бу эш аңа батмый.

В. Сез аннан котылырга телисезмени?

П. Ул армый-талмый эшләвен күрсәтеп, минем үз карарымнан баш тартырмын дип белә. Аның кара нияте шул. Әйтерсең лә, ялларга кеше беткән ди!

Өчесе дә Лакига карый.

Менә шулай. Мин сезгә тәгаен җавап биргәнмендер. Миңа бүтән сорауларыгыз юкмы? (Пульверизаторын уйната.)

В. Сез аннан котылырга телисезмени?

П. Игътибар итегез, минем аның урынында, ул минем урынымда булуы ихтимал иде. Шуңа очраклылык комачау итмәсә. Һәркемгә – үзенә тигәне.

В. Сез аннан котылырга телисезмени?

П. Нәрсә дисез?

В. Сез аннан котылырга телисезмени?

П. Әйе. Әмма исегездән чыгармагыз: мин аны бер уйламастан куып җибәрә алган булыр идем. Әмма алай эшләгәнче – ягъни арт санына тибеп чыгарып җибәрү урынына, кече йөрәкле булуым сәбәпле, мин аны базарга алып барам да, шунда аның хакына күпмедер өлеш табармын дип өметләнәм. Сезгә андыйларны куып чыгарырга ярамаганлыгын әйтергә тиеш табам. Аларны шундук үтерү хәерлерәк.

Шулай булмаса, минем бар уйларым, бар тойгыларым үзгәрешсез тупас калыр иде. Моны минем кәсебем – нинди булуының хикмәте юк – таләп итә. Матурлык, нәфислек, югары хакыйкать – боларның һәркайсына җитешергә минем көч-кодрәтем җитә алмый иде. Һәм мин шул чакны үземә Сәвәләй алырга булдым.

В. (сискәнеп, күккә каравыннан туктый). Сәвәләйме?

П. Әйе, моннан алтмыш ел элек… (күңеленнән исәпләп) төп-төгәл, алтмыш ел диярлек. Миңа шул кадәр бирмисең бит, әйеме?

Владимир Лакига карый.

Аның янында мин япь-яшь бер егет ише генә күренәм. (Тынлык. Лакига.) Эшләпә!

Лаки кәрҗинне куя, эшләпәсен сала. Аның куе ак чәче җилкәсенә таралып төшә. Эшләпәне култык астына тыга да янә кәрҗинне ала.

Ә хәзер миңа карагыз. (Эшләпәсен*1 сала. Ул – пеләш. Яңадан киеп куя.) Күрдегезме инде?

В. Нәрсә ул Сәвәләй?

П. Сез тәгаен мондагы халык түгел. Бәлки сез бу гасыр кешеләре дә түгелсездер. Элек шамакайлар тоталар иде. Хәзер – сәвәләйләрне. Әлбәттә инде, аларны матди хәлләре җиткәннәр генә тота.

В. Ә хәзер сез аны куып җибәрәсезме? Шул хәтле дә карт һәм тугрылыклы хезмәтчене!

Поццо холыксызлана башлый.

В. Бөтен сутын суырып бетердегез дә… хәзер (сүз эзли) банан кабыгын әрчегәндәй ташламакчы буласыз. Бу ни бу?

П. (ыңгырашып башын тота). Сез иртәрәк китәргә теләмисезме?

Э. Эш шунда… үзегез аңлыйсыздыр инде…

П. Яхшы, яхшы. Мин сезнең урыныгызда булсам, мин дә Годин… Годэ… Годо… кем турында әйткәнемне беләсез инде… әйе, мин шуның белән очрашсам, мин дә караңгы төшкәнчегә кадәр көтеп торыр идем. (Урындыкка карап ала.) Мин яңадан утырыр идем дә бит, тик ничегрәк утырырга кирәклеген генә белмим.

Э. Сезгә ярдәм итә аламмы?

П. Миннән үтенеп сораганыгыз шәттә генә инде.

Э. Нәрсә-нәрсә?

П. Әгәр минем утырып торуымны үтенсәгез генә.

Э. Сезгә шуның файдасы тиярме?

П. Уйлавымча, әйе.

Э. Алай булгач – яхшы. Рәхим итегез, утырыгыз, әфәнде.

П. Юк инде, юк, мәшәкатьләнмәгез. (Тынлык. Тын гына.) Таләпчәнрәк итеп әйтегез.

Э. Әйдәгез инде, ниме дип басып торасыз? Салкын тидерүегез бар.

П. Шулай дип уйлыйсызмы?

Э. Шулай дип.

П. Сез һичшиксез хаклы. (Утыра.) Рәхмәт сиңа, кадерле дустым. Менә мин яңадан утырам да инде. (Сәгатенә карый) Хәер, саубуллашыр вакыт та җиткән. Югыйсә минем соңга калуым бар.

В. Вакыт туктады.

П. (сәгатен колагына куеп тыңлап ала). Ышанмагыз моңа, әфәнде, ышанмагыз. (Сәгатен кесәсенә салып куя.) Теләсә нәрсәгә ышаныгыз, тик моңа гына түгел.

Э. (Поццога). Бүген ул бар нәрсәне кара итеп күрә.

П. Күк йөзеннән башка. (Үз тапкырлыгына үзе көлеп.) Сабыр булыгыз, бар нәрсә үз урынында булыр. Хәер, күреп торам: сез мондагы халыктан түгел. Безнең яклардагы эңгер-меңгернең ни-нәрсә икәнлеген белү сезгә каян килсен ди? Аңлатып биримме? Карагыз. (Барысы да күккә карый, Лаки яңадан оеп китә. Моны күреп алган Поццо бауны тарта.) Күккә карарга теләмисеңме әллә, дуңгыз! (Лаки башын күтәрә.) Яхшы, җитәр! (Һәммәсе дә башларын түбән ия.) Аның шул кадәр дә искитәрлек нәрсәсе бар? Күкне диюем. Ул бу көннең теләсә кайсы сәгатендәге кебек яп-якты һәм тонык. (Тынлык.) Бу киңлекләрдә. (Тынлык.) Аяз көнне. (Сәнгатьле итеп сөйләнергә тотына). Бер сәгать элек, чиләкләп койган яңгырдан соң (сәгатенә карый, тыныч тавыш белән)… якынча (тагын сәнгатьле итеп) әйтик, иртәнге сәгать уннан башлап (күтәренке тавыш белән) күк йөзеннән җиргә алсу балкыш чәчелгән иде, ул инде сүрелә, сүнә башлады (кулын күккә ашыра, җиргә караңгылык иңгәнлеген күрсәткән сыман, кулын акрын гына төшерә), башта чак-чак кына, аннары тагын-тагын, тагын бераз һәм, ниһаять (драматик тынлык, кулларын ян-якка киң итеп җәеп), шап! Бетте. Хәрәкәтләнми. (Тынлык.) Әмма да ләкин (үгет-нәсихәт биргән сыман кулын төби)… әмма йомшаклык һәм тынлыкка төренгән төн (карашын күккә күтәрә, Лакидан кала башкалары да шулай итә) бар көченә чаба (киеренке тавыш белән.) Һәм ул капылт килеп төшәчәк тә (бармакларын шартлата) выжт! Менә шулай итеп! (Шул урында илһамы бетә.) Шуның бер дә көтелмәгән мизгелендә. (Тынлык. Ямьсез калын тавыш белән.) Бу җирәнгеч җирдә бар нәрсә дә шулай кылына.

Озын тынлык.

Э. Нәрсә көткәнеңне алдан белеп торган шәттә.

В. Көтә бир.

Э. Нәрсә көткәнеңне белгәндә.

В. Борчыласы юк.

Э. Көтәсә генә кала.

В. Безгә аңа күнегеп торасы түгел. (Эшләпәсен ала, төбенә карый, селки, башына киеп куя.)

П. Әфәнделәр, миңа карата сез үзегезне (сүз эзли)… бик лаеклы тоттыгыз.

Э. Сез нәрсә инде!

В. Алай дип әйтмәгез әле!

П. Әйе-әйе, сез ихтирам күрсәттегез. Шуңа күрә минем беләсем килә… Бу минутта шул кадәр дә эчләре пошкан бу ике данлы кешегә әҗәтемне ничек түли алырмын икән дип уйлап торам әле.

Э. Бер… биш йөз сум бик урынлы булыр иде.

В. Ташласана, без хәерче түгел ич.

П. Вакытларын уздырсыннар дип, мин аларга ничек ярдәм итә алам икән? Уйларга кирәк. Сөяк-санак бирдем, теге-бу хакында сөйләдем, эңгер-меңгер вакытын аңларга өйрәттем – тагын ни җитми инде? Ә шул гына җитәр микән – мине менә шул уй газаплый. Шул җитәр микән?

Э. Йөз сум.

В. Яп авызыңны!

Э. Алайса мин киттем.

П. Шул җитәрлек микән? Әлбәттә, җитәр. Ә мин – юмарт. Юмартлык минем канымда. Бүген. Ярар, начарлыгы миңа тисен. (Бауны тарта.)

Лаки аңа карый.

Билгеле инде, тилмерүен-тилмерермен (Урындыгыннан тормыйча гына иелә дә камчы ала.) Шулай итеп, без моны нишләтик? Җырласынмы, биесенме, шигырь укысынмы, уйлансынмы яки…

Э. Кем?

П. Кем! Сез үзегез уйлый аласызмы соң?

В. Ә ул уйлыймы соң?

П Ничек кенә әле! Җитмәсә, кычкырып. Ул элек гаҗәеп төстә уйлый ала торган иде, һәрхәлдә мин аны сәгатьләр буена тыңлап тора идем. Хәзер исә… (Калтыранып ала.) Ни хәл кыласың инде – шул кирәк аңа. Димәк, сез аның берәр нәрсә турында уйлануын телисезме?

Э. Минемчә, биесен – шулай күңеллерәк булыр.

В. Мин аның уйлап каравын телим.

Э. Ә бәлки ул башта биеп күрсәтер, ә аннары уйланып алырдыр? Әгәр дә хәленнән килсә инде.

В. Шулай ярар микән?

П. Моның бер нәрсәсе дә юк. Бу – гап-гади нәрсә. (Көлеп куя.)

В. Алайса биесен.

Тынлык.

П. (Лакига). Ишеттеңме?

Э. Ул нәрсә – беркайчан да баш тартмыймы әллә?

П. Мин моны сезгә соңрак аңлатырмын. (Лакига.) Бие, кабахәт.

Лаки чемодан һәм кәрҗинне куя, рампага якыная, Поццога таба борылып баса. Эстрагон яхшырак күренсен дип торып баса. Лаки бии башлый да туктап кала.

В. (Поццога). Сез аңа уй уйларга кушыгыз.

П. Эшләпәсен бирегез әле.

В. Аның эшләпәсенме?

П. Ул эшләпәсез уйлый алмый.

Л. Пуансон һәм Ватманның хезмәтләрендә тәкъдим ителгән шәхси бер Тәңренең бар булуы алына ки ки ки ки ул ак сакаллы ки ки ки ки ул вакыттан тыш озынлыктан тыш анда үзенең изге ваемсызлыгы, үзенең изге куркусызлыгы, үзенең изге афазиясе үзенең югарылыгыннан безне билгесез сәбәпләргә карамастан сирәк чыгармалардан тыш ярата ләкин билгесез сәбәпләр аркасындагылар белән бергә безгә Изге Миранда газаплары җибәреләчәк ләкин газапларда һәм утта вакытыбыз бар әле әгәр ут һәм ялкын озак булмаса да дәвам итәчәк һәм монда шикләнүчеләр ниһаять атламага ут төртәчәк җыеп әйткәндә җәһәннәмне зәңгәр күккә күтәрәчәк ул кайвакыт шуның кадәр тын һәм тыныч ки үзенең шуның кадәр тын тынычлыгында чиксез әмма шулай булса да алга китмик һәм икенче яктан төгәлләнмәгән хезмәтләр нәтиҗәсендә мәгәр Бресстагы Берн Антропометрия Акакакакадемисе тарафыннан бүләкләнгән Аңгыранд һәм Ахмакляр тарафыннан

Эстрагон белән Владимир пышылдаша башлый. Поццо газаплануы арта.

кеше исәпләвенә хас төрле исәпләүләр ярдәмендә хатасыз исбатланган шулай Аңгыранд һәм Ахмаклярның хезмәтләре нәтиҗәсендә тәмамланмаган хезмәтләре нәтиҗәсендә исбатланган батланган батланган исәпкә алынганда исәпкә алынганда исәпкә алынганда гандаалын хәер алга китмик Штамп һәм Ватман хезмәтләре нигезендә билгесез сәбәпләр аркасында аңлашыла ачык аңлашыла ки шуңа күрә Фартов һәм Белькер тырышлыгы Аңгыранд һәм Ахмакусның билгесез сәбәпләр аркасында тәмамланмаган тәмамланмаган Ахмакляр һәм Аңгырандның Бресста кеше җыеп әйткәндә кеше җыеп әйткәндә кеше җыеп әйткәндә ниһаять туклану һәм тышка чыгарудагы прогресска карамастан сула зәгыйфләнә шул ук вакытта
Эстрагон белән Владимир тынычланалар, яңадан тыңлый башлыйлар. Поццо борчылганнан борчыла бара, ыңгырашып куя.

вакыт билгесез сәбәпләр аркасында параллель рәвештә физик тәрбиянең һәм спортның теннис футбол һәм мотоспорт һәм велоспорт су спортлары ат спортлары авиаспорт канотация теннис камотация боз өстендә тимераякта шуу һәм асфальтта шуу газондагы теннис ак чыршыдагы теннис җир теннисы авиаспорт теннис җир хоккее диңгез хоккее һава хоккее кебек спорт төрләренең үсүенә карамастан пенициллин һәм аны алмаштыручылар кыскача әйткәндә мин дәвам итәм билгесез сәбәпләр аркасында һәм шул ук вакытта параллель рәвештә кими тенниска карамастан кыскасы мин дәвам итәм авиаспорт тугыз һәм унсигез чокырлы гольф боз өстендәге теннис кыскасы билгесез сәбәпләр аркасында Сенада Сена һәм Уазада Сена һәм Марнада Марна һәм Уазада сүз уңаеннан берьюлы параллель билгесез сәбәпләр аркасында кибә һәм сула мин дәвам итәм Уазе Марне кыскасы Вольтерның үлүеннән бирле җан башына үлем-китем чамасы белән якынча ике дюйм йөз грамм түгәрәкләп әйткәндә Нормандиядә билгесез сәбәпләр аркасында мөһим түгел бер сүз белән әйткәндә хәер дәлилләр күз алдыгызда һичшиксез һәм мөһимрәк әлбәттә икенче яктан караганда иң мөһиме ачыклана

Эстрагон белән Владимир кычкырып җибәрә. Поццо сикереп торып бауны тарта. Лакки бауны тарта, чайкала, кычкыра. Барысы да Лакига ташлана, тегесе һөҗүмне кире кайтара, кычкырып сөйли.
Штейнвег һәм Петерманның онытылган тәҗрибәләре яктылыгында ачыклана ки авылда тауларда диңгез буенда агымсуда һәм утта һава һәм җир шул ук җыеп әйткәндә һәм һава һәм җир зәмһәрир суыкларда ташлар үзәне аларның эраларындагы җиде йөзенче елында эфир җир диңгез бөек тирәнлекләрендәге ташлар үзәне зәмһәрир суыкларда диңгездә һәм җирдә җиде кат җир астында мин дәвам итәм билгесез сәбәпләр аркасында тенниска карамастан дәлилләр күз алдыгызда билгесез сәбәпләр аркасында мин дәвам итәм чираттагы җыеп әйткәндә ниһаять ни кызганыч ташлар үзәннәре кем икеләнсен ди мин дәвам итәм алга китмик мин дәвам итәм баш белән шул ук вакытта параллель рәвештә билгесез сәбәпләр аркасында тенниска карамастан чираттагы сакал ялкын сыктау ташлар зәңгәрсу ни кызганыч баш белән баш белән баш белән баш белән Нормандиядә тенниска карамастан тәмамланмаган онытылган хезмәтләр җиддирәк ташлар кыскасы мин дәвам итәм ни кызганыч ни кызганыч ташландык тәмамланмаган баш белән баш белән Нормандиядә тенниска карамастан ни кызганыч баш түбәсенә ташлар Аңгыранд Аңгыранд

Гомум әвеш-тәвешләнү. Лакиның соңгы ачы тавышы ишетелә.

Теннис!.. Кешеләр ташка әвәрелә. Тыныч!.. Аңгыранд!.. Тәмамланмаган!..

П. Эшләпәсе!

Владимир Лакиның эшләпәсен йолкып салдыра. Лаки тына һәм егыла. Тынлык. Җиңүчеләрнең авыр-авыр сулаулары гына ишетелә. Владимир Лакиның эшләпәсен җентекләп карый, эченә күз төшерә.

Бирегез әле монда! (Эшләпәне тартып ала, җиргә атып бәрә, аяклары белән таптый башлый.) Моннан болай уйламас!

П. Шуның кадәр дә яман ис кайсыгыздан килә ул?

Э. Аның – авызыннан, минем – аягымнан.

П. Мин сезне ташлап китәргә мәҗбүрмен.

Э. Алайса хушыгыз.

П. Хушыгыз.

В. Хушыгыз.

Э. Хушыгыз.

Тынлык. Беркем кузгалмый.

В. Хушыгыз.

П. Хушыгыз.

Э. Хушыгыз.

Тынлык.

П. Барысы өчен дә рәхмәт.
В. Сезгә рәхмәт.
П. Берни юк.
Э. Ничек берни юк?
П. Юк инде, юк.
В. Юк, бар.
Э. Ышаныгыз, юк.
Тынлык.
П. Мин һичничек… (икеләнә) китә алмыйм.
Э. Селяви!
Поццо әкрен генә бауны сүтеп бетерә, Лакидан капма-каршыдагы пәрдәгә китә.
В. Сезгә ул якка түгел бит. Вакыт тиз узды.
Э. Вакыт болай да тиз узган булыр иде.
В. Әйе. Әмма шуның кадәр тиз түгел.
Тынлык.
Э. Хәзер нишлибез инде?
В. Белмим.
Э. Киттек моннан.
В. Ярамый.
Э. Нигә?
В. Без Годоны көтәбез.
Э. Ә, әйе.
Тынлык.
Алар бик нык үзгәргән.
Э. Кем?
В. Шушы икәү инде.
Э. Шул-шул, әйдә, бераз сөйләшеп алыйк әле.
В. Алар бик нык үзгәргән, шулаймы?
Э. Бәлки. Синең белән мин генә бер дә үзгәрмибез.
В. Бәлкиме? Нәкъ шулай! Син аларны җентекләп карадыңмы?
Э. Әйтик, әйе. Тик мин аларны белмим.
В. Беләсең, беләсең.
Э. Юк ла инде.
В. Беләбез, дип торам бит. Син бар нәрсәне онытып барасың.
Тынлык.
Э. Аларның да безне танымаганнарын исбатлый алам.
В. Моның бернинди дә әһәмияте юк. Мин үзем дә аларны танымаганга салыштым. Тагын шунысы да бар: безне дә һичкем беркайчан да танымаячак.
Пәрдә артыннан тавыш яңгырый: Әфәнде!
Эстрагон туктап кала. Икесе дә тавыш килгән якка карый.
Э. Тагын башлана инде!
В. Монда кил, балакаем.
Малай керә. Куркынып туктап кала.
М. Диди әфәндеме?
В. Әйе, бу – мин.
Э. Сиңа ни кирәк?
В. Кил әле.
Малай кузгалмый.
Э. (кычкырып) Сиңа әйтәләр, кил монда!
Малай куркып, берничә адым ясый да туктап кала.
В. Сиңа ни кирәк?
М. Годо әфәнде… (Тынып кала.)
В. Әлбәттә. (Тынлык.) Кил монда.
Малай кузгалмый.
Э. (кычкырып) Монда кил дип әйтәм! (Малай куркына-куркына аның янына бара, туктап кала.) Нигә шул кадәр соңарып килдең?

В. Сине Годо әфәнде йомыш әйтеп җибәрде?

М. Әйе, әфәнде.

В. Әйт соң.

Э. Нигә шул кадәр соңарып килдең?
Малай, нәрсә дә әйтергә белмәстән, әле Владимирга, әле Эстрагонга карый.
В. (Эстрагонга) Тимә әле аңа.
Э. (Владимирга) Шайтаныңа олаксаң иде! (Малай янына килә.) Хәзер сәгать күпме икәнен беләсеңме?
М. (чигенә) Мин гаепле түгел, әфәнде.
Э. Кем гаепле соң? Минме әллә?
М. Мин курыктым, әфәнде…
Э. Кемнән? Бездәнме?
Малай эндәшми.
Җавап бир!
В. Аңладым. Ул тегеләрдән шулай курыккан.
Э. Син монда озак торасыңмы?
М. Бик түгел, әфәнде.
В. Син аларны беләсеңме?
М. Юк, әфәнде.
В. Син монда яшисеңме?
М. Әйе, әфәнде.
Э. Алдашасың бит! (Малайны кулыннан тотып, селки.) Дөресен әйт!
М. (калтыранып) Мин чын дөресен әйттем дә, әфәнде.
В. Тимә аңа! Нишләвең бу?
Владимир Малайны ычкындыра, чигенә, битен каплый. Владимир белән Малай аңа карыйлар. Эстрагон кулын битенннән ала, йөзе сытык.
Сиңа ни булды?
Э. Газап чигәм. (Мин бәхетсез.)
В. Кит аннан! Кайчаннан бирле?
Э. Оныттым.
В. Хәтеребез безнең белән шаяртып та карый соң, ә?!

Эстрагон нидер әйтергә тели, кире уйлый, аксаклап, үз урынына барып утыра, аягыннан сала башлый. Малайга.
Теләсә нәрсә әйтеп була. (Пауза.) Йә, шуннан?
М. (тезеп китә). Годо әфәнде бүген кичен килә алмый, дип әйтергә кушты, ә иртәгә, шиксез, килер.
В. Шул гынамы?
М. Әйе, әфәнде.
В. Ул сине әйбәт ашатамы? (Малай икеләнеп эндәшми.) Ашатуын әйбәт ашатамы?

М. Ярыйсы гына, әфәнде.

В. Син бәхетлеме? (Малай эндәшми.) Ишетәсеңме?

М. Әйе, әфәнде.

В. Шулай булгач ничек соң?

М. Мин белмим, әфәнде.

В. Син үзеңнең бәхетлеме, түгелме икәнеңне белмисеңмеин?

М. Белмим, әфәнде.

В. Нәкъ минем шикелле икәнсең. (Тынлык.) Кайда йоклыйсың?

М. Тегендә, әфәнде.

В. Кардәшең белән бергәме?

М. Әйе, әфәнде.

В. Анда җылымы?

М. Әйе, әфәнде.

Тынлык.

В. Яхшы, бар, кит.

М. Годо әфәндегә ни дип әйтим, әфәнде?

В. Син аңа… (Уйланып тора.) Безне күрүеңне әйт. (Тынлык.) Син безне күрдең бит, әйеме?

М. Әйе, әфәнде. (Шөбһәләнеп чиген дәә, борылып сәхнәдән атылып чыгып китә.)

Эңгер-меңгер төшә башлый. Күз йомганчы, кисәк кенә төн дә килеп җитә. Салмак кына ай калка, сәхнәне яктыртып хәрәкәтсез кала.

В. Менә сиңа кирәк булса!

Эстрагон торып баса, башмакларын тотып, Владимир янына килә. Аларны рампа янына куя, турая да айга карап тора.

Нишлисең?

Э. Син эшләгәнне эшлим, – айга карыйм.

В. Мин башмакларны әйтәм.

Э. Шушында калдырырга булдым әле. (Тынлык.) Минем сымаграк бер-бер кеше килеп чыгар да… аягы кечкенәрәк… аларны кигәненә бәхетле булыр.

В. Яланаяклап бара алмассың инде.

Э. Гайсә алган бит әле.

В. Гайсә! Исенә төшерер кеше тапкан! Үзеңне Гайсә пәйгамбәр белән чагыштырмассың бит инде?

Э. Гомерем буена үземне аның белән чагыштырып яшәдем.

В. Тик анда җылы иде! Анда яхшы иде!

Э. Әйе. Тәрегә дә кадаклап куя торган булганнар.

Тынлык.

В. Монда безнең бүтән эшебез калмады инде.

Э. Монда да, бүтән җирдә дә.

В. Җитәр, Гого, кәефеңне төшермә. Иртәгә әйбәтрәк булыр.

Э. Каян алып әйтәсең әле?

В. Малайның әйткәнен ишетмәдеңме әллә?

Э. Юк.

В. Ул Годо иртәгә тәгаен килә дип әйтте. (Тынлык.) Бу сиңа берни турында да сөйләмиме?

Э. Димәк, без монда көтәргә тиеш.

В. Шаштыңмы әллә? Төн чыгар урын табарга кирәк. (Эстрагонны кулыннан эләктереп ала.) Киттек.

Эстрагон башта күнгән шикелле була, аннары киреләнә башлый. Икесе дә туктый.

Э. (Агачка карап). Ни аяныч – бау юк.

В. Киттек. Суыта башлады. (Аны тарта.)

Тынлык.

Э. Нәрсә, киттекме?

В. Киттек.

Кузгалмыйлар.
Пәрдә төшә.

Сәхифә: Иҗат    Тамгалар: ,
  • Ilnar— 08.02.2011 23:39

    Афәрин, Сөмбел!
    “Абсурд әдәбият”ны татарчага тәрҗемә итәргә алынган беренче кешесездер дип уйлыйм 🙂 Шәп!

  • Sombel— 08.02.2011 23:52

    🙂
    рәхмәт 🙂

Эзләү


Календарь

Сентябрь 2023
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930  

Рәсемнәр

nebo1_0 kugen sombel2 img_9791 mini5 s25

Сандык