КАМАЛ ТЕАТРЫ АЗИЯНЕҢ ИҢ ЗУР ХАЛЫКАРА ФЕСТИВАЛЬЛӘРЕНЕҢ БЕРСЕНДӘ КАТНАШТЫ (ФОТО, ВИДЕО)
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Азиянең иң зур фестивальләренең берсе – XX Bharat Rang Mahotsav фестивалендә катнашты. Камал театрының үз тарихында беренче мәртәбә Һиндстанга баруы. С.Гаффарова пьесасы буенча Ф.Бикчәнтәев сәхнәләштергән “Килмешәк” спектакле Дәһли һәм Варанаси шәһәрләрендә тәкъдим ителде. Фестивальдә Һиндстан, Россия, Румыния, Сингапур, Чехия, Италия, Бангладеш, Польша, Непал, Шри-Ланка һәм башка илләр катнашты.
Камал театры директоры Илфир Якупов “Татар-информ” хәбәрчесенә Һиндстан тамашачылары турында кызыклы факт әйтте. “Фестивальдә тамашачы белән аралашу да, андагы театр сәнгате белән танышу да бик кызыклы булды. Җирле халык безнең спектакльдән кызыксынып кына түгел, хәтта аптырап та калды. “Шулай да уйнап буламыни?” дип, алар артистларны җибәрмәделәр дә”, – ди ул.
“Һиндлар аралашуга бик тере халык икән, монысын көтмәгән идем. Шунысын әйтергә кирәк: бездә бит театрларга күбрәк хатын-кызлар йөри, ә аларда тамашачыларның күбесе – ир-атлар”, – диде Илфир Якупов.
Камал театры актрисасы Люция Хәмитова катнашкан башка фестивальләрдә мондый хисләр тоймауларын әйтте. “Гаҗәеп ил, гаҗәеп мохит, гаҗәеп кешеләр! Андагы хисләр! Инде күпме фестивальгә йөрдек, әле бер җирдә дә аның кадәр хисләр, тәэсирләр юк иде”, – диде ул.
Камал театры артисты Илнур Закиров спектакльләрен кабул итеп, яратып караганнарын әйтте. “Һиндлар бик күп җыелган иде. Безнең спектаклебезне бик яраттылар, бигрәк тә Варанаси шәһәрендә, чөнки анда көчле итеп алкышладылар”, – диде ул.
“Бу бөтенләй икенче дөнья, бөтенләй икенче мохит. Мондыйны без көтмәгән идек. Бөтенләй икенче ил! Әйтәм бит, икенче ил генә түгел, бөтенләй икенче дөнья бу! Анда кешеләре дә бүтән, аларның диннәре дә бүтән”, – дип кушылды Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.
Фестиваль турында:
«Bharat Rang Mahotsav» яки «Милли Театр Фестивале» беренче мәртәбә 1999 елда оештырыла. Шуннан башлап әлеге фестиваль Һиндстанда ел саен үткәрелеп килә, елдан-ел киңәя, төрләнә. 2009 елны, фестивальнең 10 еллык юбилеенда 63 спектакль күрсәтелә – шуларның 51-е һинд режиссерлары һәм артистлары тарафыннан куелган була, ә калган 12-се чит илләрдән. Тамашалар бер-бер артлы 12 көн дәвамында бара. Бүгенге көндә «Bharat Rang Mahotsav» Азиянең иң зур фестивальләренең берсе булып санала.
Фестивальне Милли Драма Мәктәбе оештыра. Ул Һиндстанда театраль белем бирүдә әйдәп баручы югары уку йортларының берсе. 2005 елда аңа университет статусы бирелә. Тик 2011 елны, әлеге югары уку йортын университет программасына туры килми дип табалар һәм институт итеп кенә калдыралар.
« «Пришлый» в Варанаси: как встретили татарский театр в священном городе для индусов?
БҮГЕН КАМАЛ ТЕАТРЫ “КИЛМЕШӘК” СПЕКТАКЛЕН ВАРАНАСИ ШӘҺӘРЕНДӘ УЙНЫЙ »
Яңа фикерләр