Албит » Иҗат » Уфада тифлокомментарийлы беренче татарча спектакльне Камал театры күрсәтте
18/02/2019

Уфада тифлокомментарийлы беренче татарча спектакльне Камал театры күрсәтте

03.11.2017 - Зрители театра им. Г. Камала на премьере спектакля Пришлый (фото: Салават Камалетдинов)

03.11.2017 – Зрители театра им. Г. Камала на премьере спектакля Пришлый (фото: Салават Камалетдинов)

Кичә Уфада “Килмешәк” спектакле татарча тифлокомментарийлар белән күрсәтелде. Бу хакта беренче татар тифлокомментаторы, Татарстанның сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсе белгече Гөлүсә Закирова хәбәр итә, әлеге вакыйганың Уфа өчен яңалык булуын әйтә.

“Без моңарчы Камал театрында “Килмешәк”не тифлокомментарийлар белән күрсәткән идек инде. Уфада беренче тапкыр гастрольләрдә кулланып карадык. Бик уңышлы үтте. Спектакльне тифлокомментарийлар белән карарга, озатып йөрүчеләре белән бергә, егермеләп кеше килгән иде”, – ди Гөлүсә Закирова.

Гөлүсә Закирова Уфага артистлар белән бергә килгән. Тифлокомментарийлар өчен кирәкле җиһазларны – 20 плеер, бер кулланылышлы колакчыннарны, датчик белән микрофонны Казаннан алып килгән.

Сукырларга һәм начар күрүчеләргә спектакльгә билетлар “Особый взгляд/Special view” программасы аша бушка таратылган. Гөлүсә Закировага бу очракта Уфадагы коллегалары – БР Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсе хезмәткәрләре булышкан. “Без алар белән күп еллар тыгыз элемтәдә, татарча китаплар жибәреп тә торабыз”, – ди ул. Гөлүсә Закирова Камал театрының бу спектакле Уфада башкортча тифлокомментарийлы спектакльләр чыгара башларга этәргеч булыр дип саный. 

  • Тифлокомментарийлы спектакль – тамашачыга сәхнәдә барган тамаша турында колакчыннар аша өстәмә мәгълүмат бирелү.
  • Сөмбел Гаффарованың “Килмешәк” спектакле Камал театрының Кече залында бара. Режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев.
03.11.2017 - Зрители театра им. Г. Камала на премьере спектакля Пришлый (фото: Салават Камалетдинов)

03.11.2017 – Зрители театра им. Г. Камала на премьере спектакля Пришлый (фото: Салават Камалетдинов)

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/18/181059/

Сәхифә: Иҗат    Тамгалар: ,

Эзләү


Календарь

Сентябрь 2023
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930  

Рәсемнәр

extra-strong-coffe busy3 vystavka terki t6 tp3

Сандык