12/11/2019
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЙОШКАР-ОЛАДА МИЛЛИ ДРАМАТУРГИЯ ФЕСТИВАЛЕНДӘ КАТНАШТЫ
17 ноябрьдә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Мари Иле башкаласы Йошкар-Ола шәһәрендә милли драматургия фестивалендә катнашты. Камаллылар М.Шкетан исемендәге Мари милли драма театры сәхнәсендә С.Гаффарова пьесасы буенча Ф.Бикчәнтәев сәхнәләштергән “Килмешәк” спектаклен уйнадылар. Сәхнәдән сәламләү сүзләре белән Мари Республикасының мәдәният, мәгариф һәм милли мәсьәләләр министры, Мари театрының сәнгат җитәкчесе Василий Пектеев һәм Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев чыгыш ясады.
Яңа фикерләр