Албит » Иҗат » Камал театрының “Килмешәк” спектаклен Кытайдагы фестивальдә күрсәтәчәкләр
27/09/2018

Камал театрының “Килмешәк” спектаклен Кытайдагы фестивальдә күрсәтәчәкләр

8526Камал театры Кече сәхнәсендә куелган “Килмешәк” спектакле белән Кытайга фестивальгә барырга җыена. Бу хакта бүген журналистлар белән очрашуда театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев хәбәр итте.

“Фестиваль Кытайның Нанкин шәһәрендә булачак. Шушы көннәрдә фестивальгә рәсми чакыру көтәбез, – диде спектакльнең режиссеры. – Сөмбел Гаффарова пьесасы буенча куелган “Килмешәк” спектакленең фестиваль язмышы бик уңышлы булыр кебек. Ул апрельдә Будапештка чакырулы”.

 

Фәрит Бикчәнтәев “Килмешәк” пьесасының Норвегия-Кытай проекты кысаларында язылганлыгын искәртеп үтте. “Сөмбел Гаффарова Кытайга барып педагоглар һәм драматурглар җитәкчелегендә язды. Ул әсәре белән безгә килде һәм шушы спектакль туды”, – диде ул.

Яшь драматургларны куймасак, аларның иҗатка дәрте сүнәчәк дип саный Фәрит Бикчәнтәев.

Камал театры Кече сәхнәдә Сөмбел Гаффрованың тагын бер әсәрен чыгарырга җыена. Әсәрне Фәрит Бикчәнтәевның шәкерте Олег Кинҗәгулов куя. “Парковка” әсәре “Яңа татар пьесасы” конкурсы финалисты. Үткән театр сезонында Камал театры җиде пьесаны, шул исәптән Сөмбел Гаффарова пьесасын да сайлап, сәхнәдән театраль укулар оештырган иде.

  • Пьесаның төп герое – Фатыйма, инфантиль ханым, үз дөньясында яши, берни дә эшли белми, үзенә эш юктан эш ясап шартлы рәвештә иҗтимагый дип атарга мөмкин булган эшләр белән шөгыльләнә. Баласы төшә һәм ул хыялындагы бала белән саташып яши һ.б.

автор: Рузилә Мөхәммәтова.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/26/172304/

Сәхифә: Иҗат

Эзләү


Календарь

Сентябрь 2023
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930  

Рәсемнәр

pero alice4_0 movies blacky sl-20 mini5

Сандык