Албит » Иҗат » Камал театры беренче тапкыр Һиндстанда фестивальдә катнашачак
25/01/2019

Камал театры беренче тапкыр Һиндстанда фестивальдә катнашачак

04F5D5AA-121C-468C-9145-07F9E92F5202_w1023_r1_s

Камаллар Дәһли һәм Варанаси шәһәрләрендә “Килмешәк” спектаклен тәкъдим итәчәк.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры үз тарихында беренче мәртәбә Һиндстанга спектакль белән бара. Камаллар Һиндстанның Дәүләт драма мәктәбе оештырган халыкара фестивальдә катнаша. 6-8 февральдә театр труппасы Дәһли һәм Варанаси шәһәрләрендә Сөмбел Гаффарова пьесасы нигезендә Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән “Килмешәк” спектаклен тәкъдим итәчәк дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

“Һиндстан тамашачысы белән очрашу безнең өчен бик дулкынландыргыч һәм җаваплы адым. Бу илгә бит беренче мәртәбә генә баруыбыз. “Килмешәк” спектакленең фестивальләргә еш чыгуына без бик шат”, ди Камал театры җитәкчесе Илфир Якупов.

 

“Килмешәк” спектакле белән театр труппасы күптән түгел Кытайга Нанкин шәһәренә дә барган иде. Язын Маҗарстанда узачак халыкара фестивальгә җыеналар.

“Килмешәк” спектакле яшь драматург Сөмбел Гаффарова әсәренә нигезләнгән. Пьеса мөһаҗирлек темасына багышланган. Туган җир кайда? Үзең яшәгән җирме яки кендек каның тамган нигезме? Үз ватаныңа үги бала булгач, аны яратып буламы? “Килмешәк”тә әнә шул сораулар күтәрелә.

чыганак: https://www.azatliq.org/a/29703045.html

Сәхифә: Иҗат    Тамгалар:

Әлегә фикерләр юк

Фикерегез

Эзләү


Календарь

Сентябрь 2021
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930  

Рәсемнәр

OLYMPUS DIGITAL CAMERA kuyan_0 img_1014 dsc_1578 elf ej9

Сандык