7/02/2019
КАМАЛ ТЕАТРЫ АЗИЯНЫҢ ИҢ ЗУР ХАЛЫКАРА ФЕСТИВАЛЬЛӘРЕНЕҢ БЕРСЕНДӘ КАТНАША
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Азиянең иң зур фестивальләренең берсе – XX Bharat Rang Mahotsav фестивалендә катнаша. Камал театрының үз тарихында беренче мәртәбә Һиндстанга баруы. Кичә С.Гаффарова пьесасы буенча Ф.Бикчәнтәев сәхнәләштергән “Килмешәк” спектакле Дәһли шәһәрендә тәкъдим ителде. Ә иртәгә спектакль Варанаси шәһәрендә уйналачак. Фестивальдә Һиндстан, Россия, Румыния, Сингапур, Чехия, Италия, Бангладеш, Польша, Непал, Шри-Ланка һәм башка илләр катнаша.
“6 февральдә Дәһли шәһәрендә без 600 тамашачы сыешлы тулы залда беренче спектакльне уйнадык. Тамашачылар безне бик җылы кабул итте. Тәрҗемә белән кыенлыклар булуга карамастан, алар, артистларның уенын бәяләп, алкышларга күмде», – ди театр директоры Илфир Якупов.
Яңа фикерләр