Албит » Иҗат » БҮГЕН КАМАЛ ТЕАТРЫ “КИЛМЕШӘК” СПЕКТАКЛЕН ВАРАНАСИ ШӘҺӘРЕНДӘ УЙНЫЙ
11/02/2019

БҮГЕН КАМАЛ ТЕАТРЫ “КИЛМЕШӘК” СПЕКТАКЛЕН ВАРАНАСИ ШӘҺӘРЕНДӘ УЙНЫЙ

1Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры тарихта беренче мәртәбә Варанаси шәһәрендә (Һиндстан) спектакль тәкъдим итә. Камаллылар Азиянең иң зур фестивальләренең берсендә – XX Bharat Rang Mahotsav фестивалендә катнаша. Фестивальдә Һиндстан, Россия, Румыния, Сингапур, Чехия, Италия, Бангладеш, Польша, Непал, Шри-Ланка, һәм башка илләр катнаша. Камаллылар тамашачыга С.Гаффарова пьесасы буенча Ф.Бикчәнтәев сәхнәләштергән “Килмешәк” спектаклен тәкъдим итә.

Фестивальдә Россия исеменнән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры һәм Театр сәнгате институты (Мәскәү ш.) катнаша. Гастрольләр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырылды.

2 3

СЕГОДНЯ ТЕАТР КАМАЛА СЫГРАЕТ СПЕКТАКЛЬ “ПРИШЛЫЙ” В Г.ВАРАНАСИ 

Сегодня Татарский государственный Академический театр им.Г.Камала впервые в своей истории сыграет спектакль в г.Варанаси (Индия). Камаловцы принимают участие в Крупнейшем театральном фестивале Азии XX Bharat Rang Mahotsav. Среди стран-участников фестиваля: Индия, Россия, Румыния, Сингапур, Чехия, Италия, Бангладеш, Польша, Непал, Шри-Ланка и др. Зрителям будет представлен спектакль «Пришлый» по пьесе С.Гаффаровой режиссера Ф.Бикчантаева.
Россию на фестивале представляет Татарский государственный Академический театр им.Г.Камала и Институт театрального искусства (г.Москва). Гастроли проходят при поддержке Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова и Министерства культуры Республики Татарстан.

Сәхифә: Иҗат    Тамгалар: ,

Эзләү


Календарь

Сентябрь 2023
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930  

Рәсемнәр

kofe-2 x_3c8facac tort h-maksudi kur7 s1

Сандык