Албит » Иҗат » Кораб
10/05/2010

Кораб

359846

“Яңа татар пьесасы-2008” конкурсында “Башка формат номинациясе”

Пассажиры:
(Геройларның кайсы кем булганы аңлашырлык итеп киенгән..)
Ильдар Ильдарович – депутат. Өстендә куе-зәңгәр костюм, кызыл галстук, чистартылган аяк киеме. Янында – трибуна, аннан ерак китми.
Ильшат Ильшатович – газета редакторы. Кулында диктофон һәм блокнот.
Гузель – манекенщица. Бер очтан матурлык алиһәсе дә. “Мисс авыл”, “Мисс район үзәге”, “Мисс дәүләт”, “Мисс дөнья”, “Мисс галәм”, “Мисс кояш системасы”, “Мисс Айның күремәгән ягы”, “Мисс әфлисүн төстәге кешеләр планетасы”. Өстендә ялтыравыкла күлмәк – WOW! Кутерьедан! Башында ялтыравыклы кәгазьдән ясалган таҗ.
Фания Фандусовна – укытучы. Кулында бәйләнгән сумка-пакет (эченнән яшелчә-җимеш, сөт пакеты, дәфтәрләр күренеп тора.

Экипаж:
Илгизәр Илгизәрович – капитан. Кулында борт журналы. “Кая?” “Нигә?” дигән сорауларны ишетүгә кешене бүлдерә.
Стюард
Черепашки Ниндзя – карадан киенгән, битләрендә – битлекләр.

Гример

I ПӘРДӘ

Кораб ресторанында пассажирлар җыелган. Ресторан купшы итеп бизәлгән. Уң якта кечкенә генә сәхнә һәм микрофон. Сәхнәнең кырыенда – кораб штурвалы (Капитан килгәнче, үзеннән үзе әле бер якка, әле икенчесенә әйләнеп тора).
Өстәл артында манекенщица Гүзәл, депутат Илдар Илдарович, укытучы Фәния Фәндусовна, газета редакторы Илшат Илшатович утыралар. Нидер турында көлешеп сөйләшәләр.


Фәния Фәндусовна: Җәмәгать, мин билетымны югалтканмын бит! Ничә көн таба алмыйм. Без кая барабыз соң?
Өстәл артындагылар көлешә башлый.

Илдар Илдарович: О-о-ой! Фәния Фәндусовна, сезгә ял итәргә кирәк! Тарих укытучысы һичшексез ял итеп алырга тиеш ул!
Илшат Илшатович: Дөрес әйтәсез, Илдар Илдарович, тарих укытучылары ял итүгә лаек ул! Нинди юл белән, кая таба барганлыгыгызны да онытасыз бит инде, Фәния Фәндусовна!..
Гүзәл (башындагы таҗын рәтләп ала): Ә-ә… Ә, чыннан да, без кая барабыз соң?
Фәния Фәндусовна: Менә тишек баш инде. Хәзер әйтәм…. Хәзер әйтәм… Хәзер… (йөзендә нык уйлану галәмәте) О! Искә төшердем! Без…
Сәхнәгә сүзен бүлдереп Стюарт чәчрәп чыга.
Стюарт (кулына поднос тоткан, өстәлдәге тәлинкәләргә газеталар сала-сала): Иртәнге аш вакыты, хөрмәтле кунакларыбыз! Рәхим итегез, укытучы апа Фәния Фәндусовна, депутат Илдар Илдарович, манекенщица Гүзәл, газета редакторы Илшат Илшатович. Тәмле булсын – яңа гына басылып чыккан сан менә. (Арткарак барып баса.)
Фәния Фәндусовна (кулындагы сеткаларын идәнгә куеп): Нәрсә бу? (газетыны очыннан күтәреп алып карый) Ә бәлки соңрак?..
Илшат Илшатович: Әйе, әйдәгез, соңрак?
Стюарт: Ник инде? Пешекче бик тырышты…
Фәния Фәндусоовна: Ә бәлки сездә… Тукай-фәлән бардыр?
Стюарт: Ю-ук, сез нәрсә? Безнең ризык яңа пешкән – менә мичтән генә. Искергәнне тотмыйбыз!
Гүзәл: О! Мин ашыйм алай булгач! Диетологым яңа пешкән ризыкны гына ашарга кушты. Фигура өчен бик файдалы!
Илдар Илдарович: Мин кабып карыйм… Чынлап әйткәндә, ашыйсы килеп китте… Бүген нинди сый әзерләгәннәр безгә?
Барысы да, тәлинкәләрендәге газеталарыннан, бик культуралы рәвештә, авыз итә башлыйлар.
Илдар Илдарович (трибунасын кочаклап ала): М-м-м?! Ярыйсы икән? Яңа закон! Яңа канун! Яңа нотык! Күптәннән кирәк инде! Хәзер эшлибез инде менә. Хәзер илне рәткә китерә алабыз инде. Хәзер эшлибез инде! (Трибунасын сыйпап ала.)
Гүзәл: О! (кыюсызланып кына башлый) Минем хыялым чынга аша, ниһаять! Яраткан кешем! Иң олы җанлысы! Иң акыллысы! Иң зирәге! Иң чибәре! Ә иң мөһиме… (ныклы тавыш белән) бик карт олигарх хатынын, бер тиен акчасын югалтмыйча, аерып җибәргән! Менә дигән мөмкинлек!
Фәния Фәндусовна: (чәйни-чәйни) Олигархның аерылышуы турындагы хәбәрләрне чәйнәргә генә калган инде безгә – аерылышка-ан, өйләнгә-ән, сатып алга-ан, балалар турында беркем дә уйламый! Ә балалар – безнең якты киләчәк!..
Стюарт: Барыбер түгелмени – олигарх хәлләрен чәйнәргәме, башкасынмы? Тәмле! (Подноста калган газетаны чеметеп ала.) М-м-м!
Илшат Илшатович (Фотомодель алдында ятучы газетаның яртысын умырып ала, үрәторып чәйнәргә керешә. Иреннәрен сөртеп ала): Стюарт! Әй, кеше! Стюарт, кайда син? Бик хуп, дускай. Пешекчегә шулай дип җиткер. (Эчен сыйпап ала.)
Гүзәл (авызына салфетка тидереп): Әйе, пешекчегә котлауларымны җиткерегез – бик тәмле әзерләгән. Мондый тәмлене мин соңгы тапкыр Парижда… Сез андый ил бар икәнен беләсезме? (Як-ягына каранып, башкаларның аны тыңлаганнарына ышана да, сөйләвен дәвам итә.) Менә анда татып караган идем. Әйе, хәтерлим мин әле бүгенгедәй… Биг-Бен… э-э… манарасы янындагы бер ресторанда – исемен әйтмим инде – реклама булачак, редактор кеше моны бик яхшы аңлый… безнең эштә шулай… ә алар миңа моның өчен түләми… Әйе, Биг-Бен э-э… сарае янындагы бер ресторанда… Ни… (Хыялланып ияген кулы белән терәтеп куя. Сискәнеп китеп, иягенә бармагын нәфис итеп куя, матур утыра, чәчен рәтләп ала.) Эх, серле Париж…

Илшат Илшатович дивар кырыенда нидер күреп катып кала. Нәрсә бар анда? Бер ноктага карап тора. Гүзәл уйларына бирелеп утыра.
Фәния Фәндусовна: Иптәшләр! Безнең эш тагын калдымы бүген?
Илдар Илдарович (трибунасына карап): Юк, нигә калсын инде. Безгә андый мөһим эш йөкләнгән икән, без аны һичшиксез башкарып чыгачакбыз!
Илшат Илшатович: Хәзер менә иртәнге ашыбыз бетсен, җиң сызганып эшли башлыйбыз (иренеп кенә диктофонын актарырга тотына).
Фәния Фәндусовна: Алайса аңарчы мин тиз генә тарих дәресен үткәреп алыйм? (Торып баса, сеткасыннан кәбестә чыгара, яфрагын умырып алып чәйни башлый.) Кишерне кайчангарак утыртырга кирәк икәнен кем белә ди хәзер? (Бик аптыраган кыяфәттә кәбестәгә карый.)
Фәния Фәндусовна сөйләгән вакытта Илдар Илдарович Гүзәлне беренче мәртәбә күргән кебек карашы белән сөзә. Торып янына килә – бар яктан тикшереп карый. Әмма трибунасын да җибәрми – аңа борылып-борылып карый, аннары трибунаны Гүзәлгә табарак өстерәп килә. Илшат Илшатович исә күсе сагалаган мәче позасын ала, мыек очы калтыранып китә хәтта – ә, бәлки, әнә теге тишектә, чыннан да, күсе бар?..
Стюарт өстәлгә тиз генә газеталар салып, мыштып гына сәхнә артына кереп китә. Илдар Илдарович Гүзәл белән идәнгә шуып төшеп утыралар – депутат Гүзәлнең муенына ананас җимешен муенса итеп аса башлый, елмаешалар.)
Фәния Фәндусовна (укытучы тавышы белән, һәр сүзгә басым ясап): Кишер – ул икеллык яшелчә. Әмма сез аны гади яшелчә дип уйламагыз. Аны үстерү өчен бик күп көч кую зарур. (Фәния Фәндусовна идәнгә утыра, сумкасыннан кәбестә чыгара, бик кызыксынып, аны яфракларыннан арындырырга тотына.) Кишер орлыгы шытып чыксын өчен яшелчә озак вакыт дәвамында түбән температура тарафыннан тәэсир ителергә тиеш… (Озак итеп кәбестәгә карый.) Әйе, кишер – ул сезгә андый-мондый гына яшелчә түгел… О! Минем искә төште! Безнең мөһим эшебез бар бит! Без…
Ресторанга тиз адымнар белән Кораб Капитаны Илгизәр Илгизәрович килеп керә, һәркемнең үз эше белән “шөгыльләнгәнен” күрә, моңа бер дә гаҗәпләнми…
Капитан (Фәния Фәндусовнаның сүзен бүлдереп): Исәнмесез! (Зал белән дә исәнләшергә онытмый. Ресторандагылар капитанга карый.) Исәнмесез! (сәгатенә күз төшереп ала) Нәкъ вакытында килгәнмен, “Кишер – ул сезгә гади генә яшелчә түгел”дә! (Кулындагы журналда исемлек язылган кебек – аның буенча, ресторандагыларны үз эченнән барлап чыга. Кулындагы борт журналын тагын бер актарып ала, шуннан карап укый):
Шаулый диңгез…
Җил өрәдер…
Җилкәнен киергән кораб!
Төн вә көндез
Ул йөрәдер:
Юл бара ят ил карап…
Барысы да җанлана.
Фәния Фәндусовна: Капитан! Илгизәр Илгизәрович! Кишер биримме сезгә? (Сеткасыннан бер баш кәбестә чыгара – Капитанга тоттыра.)
Илгизәр Илгизәрович: О! Кәбестә!
Илгизәр Илгизәрович кәбестә башын уң кулына ала, сулы белән кәбестә башын сыйпап-сыйпап ала.
Илдар Илдарович (Гүзәлдән аерылып, трибунасын уң кулы белән өстерәп килә. Капитан белән күрешергә тели, әмма икесенең дә уң куллары буш түгел, берникадәр аптырап торганнан соң, күрешми калалар.)
Гүзәл һәм Илшат Илшатовичта яннарына килә.
Гүзәлия (шаян тавыш белән): Капитан Илгизәр Илгизәрович! Ә сезнең Биг-Бен күпере турында ишеткәнегез бармы?
Капитан (кәбестәне идәенгә куеп, Гүзәлнең кулын үбә-үбә):
Чыкты җилләр,
Купты дулкын –
Ил корабын җил сөрә!..
(Паузасыз гына дәвам итә.) О! Биг-Бен күпере турында кем белми? Тиздән без аңа да… килеп чыгарбыз әле. (Залга күз кыса.)
Капитан (Илшат Илшатовичка җитди тавыш белән):
Төн вә көндез
Ул йөрәдер:
Юл бара ят ил карап…
Кайсы юллар,
Нинди упкын
Тарта безне җан сорап?!.

Җә? Сездән сорыйм?
(Залга): Нәрсә әйтер микән, җәмәгать? Сезгә кызыкмы? Миңа – юк.
Фәния Фәндусовна (уйланып): Нинди упкын тарта безне җан сорап? Упкын! Без упкынга таба…??!!
Илгизәр Илгизәрович (Фәния Фәндусовнаның сүзен кырт киеп): Илшат Илшатович, сездән сорыйм?
Илшат Илшатович (бераз каушап китә, тарелкадан калган газетаны ала, дулкынланып чәйни): Мин белмим… Әнә, Илдар Илдаровичтан сорагыз! Быел ул дежур.

Барчасының игътибары Илдар Илдаровичка юнәлә.
Илдар Илдарович (трибунасы артына кача): Ә нигә әле мин белергә тиеш? Упкыннар минем компетенциядә түгел! Бер дә менә! Телиләр икән – тарталар! Теләсә кая! Без хөр илдә яшибез! Һәм беләсегез килсә, мин… (кулларын башы өстендә түбә итеп куя) домикта!!
Илгизәр Илгизәрович (залга мөрәҗәгать итә): Ә кем белә? Сез беләсезме? Ә сез? Сез? (сәхнәдәгеләргә) Ашларыбыз ошыймы сезгә? Пешекчебез бик тырыша.
Барысы (бер-берсенең сүзен бүлдерә-бүлдерә): О! Һичшиксез! Бик тә!
Фәния Фәндусовна: Мин бүген яңа әйбер өйрәттем әле боларга. Менә сез кишерне ничек утыртырга кирәген беләсезме? (Сеткасыннан тагын бер баш кәбестә тартып чыгара). Кишер орлыклары шытып чыксын өчен, яшелчә озак вакыт дәвамында түбән… юк, э-э…югары температура тәэсирендә торырга тиеш… (Озак итеп кәбестәгә карый.) Кишер – ул сезгә андый-мондый гына… җиләк түгел.
Илгизәр Илгизәрович: Сүрелеп киттегез әле сез, дусларым. Минем сезгә бик шатлыклы хәбәрем бар! Бүген корабыбызда нинди чара узачагын беләсезме?
Барысы: Әйе!
Илгизәр Илгизәрович: Ә мин сезгә әйтәм хәзер! Маскарад!!! Сез әзерме?
Илшат Илшатович: Без һәрчак әзер!
Илгизәр Илгизәрович сәхнә кырыендагы штурвал артына баса.
Илдар Илдарович: Әйдәгез, мин әзер.

Илдар Илдарович сәхнә уртасындагы урындыкка залга арты белән утыра. Янына гример кыз килә, басып торучыларга битлекләр тарата, Илдар Илдаровичның битенә исә буяулар белән битлек ясый башлый. Барысы да җитди кыяфәт белән, эшен күзәтә. Һәммәсе дә Бэтмен битлеге кигән.
Илдар Илдарович: Йә? Сорауларыгызны бирә аласыз.
Илгизәр Илгизәрович: Гүзәл, сезнең соравыгыз?
Гүзәл: Мин? Э-э-э… Илдар Илдарович, “Бөек мода” журналы. Э-э-э… Илдәге кризис югары стильгә ничек тәэсир итәчәк? Э-э-э… Муеныгыздагы галстук төеренең бәйләнү рәвешеннән без долларның кайсы якка сикерүен фаразлый алабызмы?
Илдар Илдарович: Рәхмәт соравыгызга. Илдәге кризис югары модага бик уңай тәэсир итә. Соры киемнәрегезне онытыгыз. Модага күңелле төсләр – сары, әфлисүн, кызыл төсләр керә – керә дә бик нык аптырый… Аптырый да, модадан чыгып ук китә. Шулай итеп, гардеробыгызны йөзәр мәртәбә алмаштырмас өчен, мин сезгә соры төсләр тәкъдим итеп калам.
Илгизәр Илгизәрович: Фәния Фәндусовна, сезнең соравыгыз?
Фәния Фәндусовна: Илдар Илдарович! “Фән ачышлары һәм илдәге хәлләр” сәгать саен чыгучы баналь газетаның мәшһүр махсус корреспонденты, төрледән-төрле иҗади бәйгеләрнең алыштыргысыз лауреаты, тиздән халык шагыйре исемен алырга торучы Фәния апагыз булам. Соравым шундый: быелгы кишер уңышына дәүләт җитәкчеләребез әзерме?
Илдар Илдарович: Дәүләт җитәкчеләребез уңышка һәрчак әзер. Кирәкле техника көз көне үк кырга чыгарылды – алай-болай уңыш иртәрәк чыга калса дип… Кем белә? Барысы да Алла кулында бит, үзегез яхшы аңлыйсыз. Без Аллаһының рәхмәтенә һәрдаим әзер булырга тиеш.
Фәния Фәндусовна: Илдар Илдарович, без кая барабыз?
Илдар Илдарович: Э-э… Ничек инде? Без…
Илгизәр Илгизәрович (сүзен бүлдереп): Бер кешедән бер генә сорау! Илшат Илшатович, сезнең соравыгыз? (Стюартка ишарә ясый, тегесе Фәния Фәндусовнага тарелкага салган газета чыгара. Фәния Фәндусовна газета кисәген ертып, чәйни башлый. )
Илшат Илшатович (Кулына диктофон, блокнот, ручка тоткан, борынына күзлек тә элергә өлгергән): “Хөр мәмләкәт” журналының редакторы мөхтәрәм Илшат Илшатович булам. Э-э… Компонент дип сорарга куштылар… Сорыйммы компонент турында?
Илдар Илдарович: Әйе, бик дөрес, сорамасагыз яхшырак булыр.
Илшат Илшатович (бик куанып): Илдар Илдарович, журнал укучыларын сезнең шәхси тормышыгыз бик кызыксындыра. Якынлашып килүче юбилеегыз мөнәсәбәте илә нинди чаралар үткәрергә җыенасыз? Аларны бар яктан яктырту эшен “Хөр мәмләкәт” журналына тапшырырга уйламыйсызмы? Укучыларыбыз тышлыктагы сурәтегезне бик түземсезләнеп көтә… Һаман шылтыраталар, сурәтегезне сорап ялваралар, хәтта сорап янаучылар да бар!
Илдар Илдарович: Шулайдыр, шулайдыр, халык үз геройларын белергә тели ул. Ярый, тышлыкта чыгуга ризалыгымны бирәм.
Гүзәл: Тагын бер сорау!..
Илгизәр Илгизәрович: Булды-булды, сорауларга нокта куела. Минем генә бер соравым бар:
Чыкты җилләр,
Купты дулкын –
Ил корабын җил сөрә!..
Кайсы юллар,
Нинди упкын
Тарта безне җан сорап?!.
Фәния Фәндусовна: Мин әйтәм, мин!
Илгизәр Илгизәрович, Фәния Фәндусовнаның сүзен бүлдереп, кесәсеннән газета тартып чыгара, укытучыга тоттыра, тегесе аны кызыксынып карый, ашый башлый.
Илгизәр Илгизәрович: Йә, Илдар Илдарович, җавап бирергә вакыт?
Илдар Илдарович (бик дулкынланып): Нигә сез миңа мондый килделе-киттеле сораулар бирәсез әле? Нәрсә әйтергә телисез бу соравыгыз белән, ә?!
Илдар Илдарович кисәк кенә залга борыла – йөзенә киң итеп елмайган клоун маскасы сурәте ясалган. Гример кыз чыгып китә. Сәхнәдәгеләр җыелышып нидер сөйләшә башлыйлар.
Илгизәр Илгизәрович (залга): Карагыз инде моңа? Бу ни бу?.. Сез мондый Илдар Илдаровичны күргәнегез бармы? Минем дә бар! Бу бит бернинди кысаларга керми! Унынчы рәт, унынчы урын, сез минем белән килешәсезме? Ә сез, унбишенче рәт, өченче урын? Менә, сез, балконның беренче рәт, сигезенче урында утыручы, сезгә менә мондый шамакай кирәкме? Юк? Юк шул… Боларга каршы көрәшергә кирәк безгә! Бергә-бергә! (зур сер ачкандай) Бердәмлектә көч! Бердәмлектә көч! (кычкырып) Бердәмлектә көч!!! (Көчле итеп штурвалны борып җибәрә.)

Сәхнәдәгеләр идәнгә тәгәрәшә. Ыңгыраша-ыңгыраша торалар, шул вакытта Капитан идәннән рация күтәреп ала, кемгәдер отчет бирә башлый.
Илгизәр Илгизәрович: Барысы да план буенча. Җәдвәл буенча. Материкта ничек хәлләр? Яхшы. Әйе, маскарад бик уңышлы узды. Әйе (залга ишарә ясый), башкалар да шундый ук фикердә.
Илдар Илдарович (Илгизәр Илгизәрович сүзенә колак салып утырганнан соң): Тукта-тукта, Илгизәр Илгизәрович, бая сез минем турында нәрсә әйттегез анда? Нигә минем турында алай әйттегез?! Минем кем икәнемне беләсезме сез?! (Трибунасы артына кереп чыга.) Андый хокукыгыз юк!
Башкалар Илдар Илдаровичны яклап шаулаша.
Илгизәр Илгизәрович: Эшегездә миллилек җитми. Киемегездәге милли төсләр кайда? Милли төсләрсез нишли аласыз сез?
Башкалар Илгизәр Илгизәровичны яклап шаулаша.
Илдар Илдарович: Сез нишлисез?! Минем кем икәнлегемне беләсезме сез?! Андый хокукыгыз юк!

Башкалар Илдар Илдаровичны яклап шаулаша.
Илгизәр Илгизәрович: Эшләгән эшегезне онытып буламыни? Һич юк! Әмма бүген йолдызлар башкача тезелгән. Астрономиядә бик йомшак икәнсез…
Башкалар Илгизәр Илгизәровичны яклап шаулаша.
Илдар Илдарович: Сез нишлисез?! Минем кем икәнлегемне беләсезме сез?! Андый хокукыгыз юк!

Аның сүзен бүлеп, сәхнәгә Ниндзя Ташбакалары киемендәге кешеләр бәреп керә.
Ниндзя Ташбакалары киемендәге кешеләр: Без килдек!

Стюарт дихлофос белән йөгереп чыгып, Ниндзя Ташбакаларга сиптерә башлый. Мескен Ниндзя Ташбакалары нунчакларын әйләндәрә-әйләндерә, буыла-буыла йөткерә башлыйлар.
Илдар Илдарович трибунасы артына поса, Гүзәл таҗын рәтләбрәк куя, башын горур күтәрә, Илшат Илшатович, бик куанып, ручка-блокнотларын чыгара, диктофонын көйли башлый, Фәния Фәндусовна сумкасыннан китап чыгара һәм бик бирелеп укый башлый.

Сәхнә караңгылана.

 

II ПӘРДӘ

Шул ук ресторан. Өстәл артында Ниндзя Ташбакалары утыра, йөткереп алалар. Манекенщица Гүзәл, депутат Илдар Илдарович, укытучы Фәния Фәндусовна, газета редакторы Илшат Илшатович тезелешеп сәхнәгә утырышкан – битлекләрен маңгайга күтәребрәк куйганнар. Капитан Илгизәр Илгизәрович штурвалны тегендә-монда борып уйный. Стюарт керә.

Стюарт: Төш вакыты җитте. Рәхим итеп авыз итегез! (Тарелкаларга газеталар салып чыга.)

Сәхнәдәгеләр җанлана.
Илдар Илдарович, Илшат Илшатович, Фәния Фәндусовна, Гүзәл рәхәтләнеп ашый – ризыкның аларга бик ошаганы күренеп тора.
1 Ниндзя Ташбакасы (чәйни-чәйни): Миңа калса, монда миллилек җитеп бетми.
2 Н.Т.: (борынын җыерып): Миңа калса да шулай.
3 Н.Т.: Кая куйдыгыз миллилекне?! Менә монда гына иде бит!
1 Н.Т.: Бер минутка да калдырып китеп булмый – әйләнеп карасаң – миллилектән җилләр очкан!
2 Н. Т.: Миллилек кайда, дип сорыйбыз сездән?

Илгизәр Илгизәрович Стюартка ишарәләр күрсәтә, Стюарт аркасы артына нидер яшергән хәлдә вак адымнар белән сәхнә артына кереп китә.
Фәния Фәндусовна: Бәлки сез тагын кабып карарсыз? Бәлки аңлап кына җиткермәгәнсездер? Бәлки шундадыр, беркая китмәгәндер, ә?
Гүзәл: Безгә, мәсәлән, күктән ашкан… бик хуп… бик ярыйсы… бик җитәрлек… үлмәслек булгач, бик яхшы гына булып тоелды!..
Илгизәр Илгизәрович (Ниндзя Ташбакаларына) Нәрсә эшләргә уйлыйсыз инде безнең белән? Кая юл тотабыз инде без хәзер? Озак барасымы?..
Манекенщица Гүзәл, укытучы Фәния Фәндусовна, газета редакторы Илшат Илшатович бик кызыксынып тыңлый. Илдар Илдарович трибунасы артына барып баса, башын кага-кага тыңлый. Алдагы текст салмак һәм дустанә башланса да, тиздән, кызуланып китә.
1 Н.Т.: Кая озак барасы?
2 Н.Т.: Юк, без китмибез!
3 Н.Т.: Без әлеге корабны дөрес юлга борырга дип килдек.
1 Н.Т.: Үсеш юлына!
2 Н.Т.: Алга китеш юлына!
3 Н.Т.: 3 градус уңга борырга вакыт.
1 Н.Т.: 4 градус уңга борырга вакыт.
2 Н.Т.: 3 градус сулга борырга вакыт.
3 Н.Т.: 4 градус сулга борырга вакыт.
1 Н.Т.: 2 градус алга борырга вакыт.
2 Н.Т.: юк, 3 градус алга борырга вакыт.
3 Н.Т.: юк, 2 градус артка борырга вакыт.
1 Н.Т.: юк, 3 градус артка борырга вакыт.
2 Н.Т.: юк, 4 градус алга борырга вакыт.
3 Н.Т.: әйе, 1 градус сулга борырга вакыт.
1 Н.Т.: әйе, 2 градус сулга борырга вакыт.
2 Н.Т.: әйе, 3 градус сулга борырга вакыт.
3 Н.Т.: әйе, 4 градус сулга борырга вакыт.
1 Н.Т.: Милләттәшләр! Берәр кая борыйк инде.
Илгизәр Илгизәрович (рациягә): Әйе, ташлый аласыз. Вакыт.
2 Н.Т.: Борыйк инде берәр якка?!
3 Н.Т.: Берәр якка борасы иде?
1 Н.Т.: Борасы иде берәр якка…
Гүзәл: Туктагыз-туктагыз! Бию вакыты!

Гүзәл татарча кызу темптагы бию бии башлый. Аны каты алкышларга күмәләр. Бу вакытта кайдадыр нидер шартлый… Шартлау корабны селкетеп җибәрә. Корабтагылар урыннарыннан коелыша, моңа игътибар итмичә урыннарына утыралар, кул чабуны дәвам итәләр…
2 Н.Т.: Милли бию!
3 Н.Т.: Милли көй!
1 Н.Т.: Дөрес юлдан барабыз!
2 Н.Т.: Туры юлдан атлыйбыз, җәмәгать!
3 Н.Т.: Безне бетереп булмый әле!
1 Н.Т.: Инкыйразга ерак әле!
2 Н.Т.: Без бетмибез!
3 Н.Т.: Бергә-бергә атлаганда, туры юлдан тайпылмабыз!

Барысы да бик хуплап газета чәйнәргә керешәләр.
Фәния Фәндусовна: Менә бик яхшы! (сеткасыннан кәбестә чыгара) Сез кишерне ничегрәк үстерергә кирәк икәнлеген беләсезме? Кишер – ул ике еллык яшелчә. Әмма сез аны гади яшелчә дип уйламагыз. Аны үстерү өчен бик күп көч кую зарур…
1 Н.Т.: Кишер түгел бит бу, кәбестә.
Фәния Фәндусовна: Кәбестә?.. Әйтәм аны бик сәер күренә… ә болай карасаң нәкъ кишер инде… (Пьесаның 14 битенә кадәр, аптыраган хәлдә, сеткасын актарып утыра. Кәбестәләрен бер чыгара да, кире тутырып куя.)
Илгизәр Илгизәрович (Фәния Фәндусовнага карап сөйли, укытучысы исә сеткасы белән мәшгуль – Капитан тынычланып китә):
Шаулый диңгез…
Җил өрәдер…
Җилкәнен киергән кораб!
Төн вә көндез
Ул йөрәдер:
Юл бара ят ил карап…
Барысы да хуплап кул чаба.
Илдар Илдарович: Менә ничек язган безнең шагыйрьләр!
Илшат Илшатович: Бөек шагыйрьләребез!
Гүзәл: Инде ул вакытларда ук шулай язганнар безнең шагыйрьләр!

Илгизәр Илгизәрович штурвалны кисәк кенә борып җибәрә. Сәхнәдәгеләр барысы да идәнгә тәгәрәшә.
Илгизәр Илгизәрович (Идәндә аунап яткан кораб журналын күтәрә, аннан нәрсәдер укып ала.): Минем сезгә менә дигән хәбәрем бар. Безнең бүген җәдвәлдә нәрсә дип уйлыйсыз? (Барысына да күздән кичерә – “белмим” дигәндәй иңбашларын сикертеп алалар.) Маскарад!

Ниндзя Ташбакалары һәм Ниндзя Ташбакалары булмаганнар нык аптырашта, бер-берсенә карашып алалар:

Гүзәл: Маскарад булды бит инде?..
Илдар Илдарович (битенә төртеп): Бу нәрсә соң?
Илшат Илшатович: Булды бит инде маскарад?
Барысы да Фәния Фәндусовнага карый. Фәния Фәндусовна һаман кәбестәләре белән мәш килә: сеткасыннан берсен тартып чыгара да бик аптырап тикшереп карый, аннары кире салып куя…
Илгизәр Илгизәрович (яңадан журналны актара): Ой, гафу, гафу! Шулай шул! (тамагын кырып) Минем сезгә менә дигән хәбәрем бар. Безнең бүген җәдвәлдә нәрсә дип уйлыйсыз? (Барысына да карап чыга, һәрберсе“белмим” дип иңбашларын сикертеп ала.) Ниндзя Ташбакалары!
3 Н.Т. (мылтыкка охшаган таягын Илшат Илшатовичка бирә, битлеген рәтли-рәтли): Уйнадык бит инде Ниндзя Ташкабалы?
1 Н.Т.: Һаман саен… Күпме була инде? Нәрсә телибез – шуны эшлибез моннан соң!
Илдар Илдарович (трибунасына йодрык белән сугып ала): Дөрес!
Илшат Илшатович: Дөрес!
Шаулашалар.
Илгизәр Илгизәрович (рациясенә): Барысы да план буенча бара. Ниндзя Ташбакалары да булды. Бик уңышлы. Әйе (залга баш кага), алар да шундый ук фикердә. (Штурвал янында басып торуын дәвам итә.)
Илдар Илдарович (кыланып): Чыкты җилләр,
2 Н.Т.: (кыланып): Купты дулкын –
Гүзәл (кыланып): Ил корабын җил сөрә!..
3 Н.Т.: (кыланып): Кайсы юллар,
Илшат Илшатович (кыланып): Нинди упкын
1 Н.Т.: (кыланып): Тарта безне җан сорап?!.

Пауза.
2 Н.Т.: Һаман саен… Күпме була инде? Нәрсә телибез – шуны эшлибез моннан соң!

Сәхнәдәгеләр эш юктан әрле-бирле йөренә башлый: Ниндзя Ташбакалары битлекләрен, киемнәрен төзәтә, нунчакларын рәтли. Илшат Илшатович тәмләп-тәмләп газета чәйнәп ала. Илдар Илдарович трибунасын чүпрәк белән сөрткәли. Гүзәл микрофон янына килеп, бөтерелеп ала, әмма җырламый. Фәния Фәндусовна сеткасы белән мәшгуль. Ниндзя Ташбакалары, Илдар Илдарович, Илшат Илшатович, Гүзәл тавыш чыгармый гына сугышып алалар. Туктыйлар. Өс-башларын рәтлиләр. Тагын сугышып алалар. Туктыйлар. Бер-берсенә явыз итеп карап алалар. Тынлык.
Фәния Фәндусовна (бик каты, сискәндергеч тавыш белән): КИШЕР!!! (Сеткасыннан кишер тартып чыгара. Бик шатлыклы тавыш белән, бии-бии): Кишерне кайчанрак утыртырга кирәк икәнен беләсезме, укучыларым? Ә мин беләм! Мин беләм!!! Кишер – ул ике еллык яшелчә! Кишер орлыклары шытып чыксын өчен яшелчә озак вакыт дәвамында түбән, юк, югары, юк түбән! температура тәэсирендә торырга тиеш! Әмма сез аны гади яшелчә дип уйламагыз! Аны үстерү өчен бик күп көч кую зару-у-ур!
Гүзәл (нык гаҗәпләнеп): Ике еллык?
3 Н.Т.: Бик кызык… ике еллык дисез инде?.. Мин аны мәңгелек дип уйлаган идем…
Илдар Илдарович: Әйтәм аны…
Илшат Илшатович: Кәбестә алга киткәнрәк булып күренә иде түгелме соң?..
Башкалар иренеп кенә баш селки.
Илгизәр Илгизәрович (журналны актара): Минем сезгә менә дигән хәбәрем бар. Безнең бүген җәдвәлдә нәрсә дип уйлыйсыз? (Барысына да карап чыга, Һәрберсе бик шатлыклы кыяфәттә,“белмим” дип, иңбашларын сикертеп ала.) Боулинг!
Илдар Илдарович (кул чаба): Боулинг.
Илшат Илшатович (кул чабуга кушыла): Боулинг.
1 Н.Т.: (кушыла): Боулинг!
Фәния Фәндусовна (кушыла): Боулинг!
2 Н.Т.: (кушыла): Боулинг!!
Гүзәл: (кушыла): Боулинг!!!
3 Н.Т.: (кушыла): Боулинг!!!
Илгизәр Илгизәрович (кул ишарәсе белән алкышлауны туктата): Безнең Стюарт кайда соң? Стюарт!!!

Сәхнә артыннан бокалларга мул итеп яңа газета төреп салынган поднослар чыгара.
Стюарт: Җитешегез, җитеш, җәмәгать!
Барысы да бокалларны алып бетерә:
Гүзәл: О!
Илдар Илдарович: Нәкъ вакыты!
1 Н.Т.: Кая, уен алдыннан берне җибәрик!
Фәния Фәндусовна: Миңа әзлесен генә, әзлесен… (бокалларның газета белән иң мул тутырганын ала)
2 Н.Т.: Эх, дуслар, дөрес яшисез сез!
Илшат Илшатович: Илгизәр Илгизәрович! Сезнең хөрмәткә!
3 Н.Т.: Илгизәр Илгизәрович хөрмәтенә!
Барысы да: Ур-р-ра!!!
Илгизәр Илгизәрович (елмаеп, баш ия): Рәхмәт дуслар, рәхмәт! Стюарт, әйдә, син дә калышма!
Стюарт: Калышыйм-калышмыйм!

Газеталарны бокаллардан матур итеп алалар, нәфис итеп кенә чәйниләр. Берникадәр вакыттан соң җанварларча умырып, чәйнәп бетерәләр.
1 Н.Т.: Ох, ничек рәхәт!
2 Н.Т.: Әйе, дөнья матур икән!

Ниндзя Ташбакалары өстәлгә капланып йокыга китә.
Гүзәл: О! Монда сәхнә бар икән! Ныклыгын югалткан адымнар белән сәхнә таба бара. Таҗын бер кырын төшереп кия.
Барысында күңел күтәренкелеге, бәйрәмчә кәеф сизелә, адымнары нык түгел, телләре дә үзләрен бик тыңламый…
Илгизәр Илгизәрович: Фәния Фәндусовна, сез баярак ниндидер эш турында сүз башлаган идегез.
Фәния Фәндусовна: Әйе! Мин билетымны югалттым бит… Берәрегез күрмәдеме?
Илгизәр Илгизәрович: Илдар Илдарович, сез билет күрмәдегезме монда?
Илдар Илдарович (Трибунасын кочаклап, бокалындагы газетасын чәйнәп ала): Кая хәтле барып була соң аның белән? Без кая бара идек?
Фәния Фәндусовна (сеткасын кочаклап ала): Илшат Илшатович, без кая бара идек? Сезнең язылгандыр?
Илшат Илшатович: Минем? Гүзәл, минем язылгандыр? (тиз әйтә) “Минемязылгандыр” – ха-ха, сәер сүз. (Көлә.)
Гүзәл: “Минемязылгандыр” – дөрестән дә, кызык. (Көлә.) Илгизәр Илгизәрович, сез кызы-ык кеше-е…

Илгизәр Илгизәрович Стюартка кул белән ишарә ясый. Стюарт сәхнәдәгеләргә газета тулы бокаллар өләшеп чыга.
Сәхнәдәгеләр түземсезләнеп газеталар чәйни башлый.
Фәния Фәндусовна бокалыннан билет тартып чыгара.
Фәния Фәндусовна: О! Билет! Карагыз әле, менә бит минем билетым! (ерткалап, чәйни.)

Башкалар да бокалларыннан билетларын тартып чыгаралар.
Илдар Илдарович: М-м? Минем билет (чәйни).
Илшат Илшатович: О, менә минеке дә монда икән. Гүзәл?
Гүзәл: Билетым монда!
Гүзәл белән Илшат Илшатович чәкешәләр, билетларын чәйнәп бетерәләр.

Пауза. Тынлык.
Фәния Фәндусовна (авызын сөрткәләп): Нәрсә язылган иде соң анда? Без кая барабыз?

Пауза.
Илдар Илдарович (уянып киткәндәй): Кайда шарлар? Кайда кегельләр?!

 
1 Н.Т. (тавышы бик шатлыклы, башкалар да аны ишетлерлек итеп Илдар Илдаровичка): Мөхтәрәм Илдар Илдарович! Мин менә бу битлегемне! Битлегемне сезгә бүләк итәм!
Илдар Илдарович: О! Рәхмәт! Ә менә минеке – сезгә! (битлекләре белән алмаша. Ниндзя Ташбакасы битлеге астында да шатлыклы клоун бителеге икән…

Гүзәл җырлый, башкалар битлекләре белән алмаша башлый.

Илдар Илдарович: Әйдүк, әйдүк, уйныйк соң?

Барысы да шар тәгәрәтә башлый. Шау-шу, уен, көлешү башлана. Ауган кегельләрне Стюарт сабыр гына урынына куя бара. Боулинг уйнаучылар шар тәгәрәткән саен шигырь юлын әйтә бара.
Илшат Илшатович: Шаулый диңгез…
1 Н.Т.: Җил өрәдер…
Фәния Фәндусовна: Җилкәнен киергән кораб!

Диңгездә давыл чыккан булса кирәк – кораб чайкала. Күк күкрәгән тавыш ишетелә.
2 Н.Т.: Төн вә көндез
Илдар Илдрович: Ул йөрәдер:
3 Н.Т.: Юл бара ят ил карап…
Стюарт: Чыкты җилләр,
Гүзәл: Купты дулкын –
Илшат Илшатович: Ил корабын җил сөрә!..
1 Н.Т.: Кайсы юллар,
Фәния Фәндусовна: Нинди упкын
Илгизәр Илгизәрович: Тарта безне җан сорап?!.

Сәхнәдәгеләр уеннарын дәвам итәләр. Барысында бәйрәмчә кәеф. Гүзәл бокалларга “коелган” газеталар китерә тора. Башкалар рәхмәт укып, “эчәләр”. Бер-берсен кочаклап та алалар, бер-берсе белән сугышып та алалар – мәш киләләр…
Бу вакытта Илгизәр Илгизәрович (штурвалы белән уйнап, шаярулы тавыш белән рациягә сөйли): Юк-юк, алар хәзер телефонга килә алмыйлар. Аларның эшләре каты. Әйе-әйе, курыкмый ташлагыз!

Кайдадыр диңгездә коточкыч шартлау яңгырый. Кораб селкенеп ала, корабтагылар идәнгә тәгәрәшә, көлә-көлә торалар, уеннарын дәвам итәләр.
Илгизәр Илгизәрович: Әйе, әһәмиятле эшләре! (Җитди тавыш белән): Командагыз үтәлде. Нәкъ сезнең кушуыгыз буенча! Залмы? (Залга карый) Залның да әһәмиятле эше бар.

Кайдадыр диңгездә коточкыч шартлау яңгырый. Кораб селкенеп ала, корабтагылар идәнгә ава, көлешә-көлешә аякларына басалар, талаша-дуслашалар, ауган кегельләрне төзеп куялар… Шартлау. Сәхнәдәгеләр идәнгә ава, көлешә-көлешә аякка басалар… Шартлау…

Сәхнә караңгылана.

2008 ел

Сәхифә: Иҗат    Тамгалар:
  • Lenar— 02.06.2010 23:37

    Минемчэ гениаль эйбер! Игътибарга лаек!

  • Sombel— 03.06.2010 07:43

    О! Ленар, рәхмәт! Оялып киттем.

Эзләү


Календарь

Сентябрь 2023
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930  

Рәсемнәр

kotichka varenye_0 mail ornament1 chess_0 ej8

Сандык