Могҗиза көткәндә
Яңа ел хикәясе
– Могҗизалар булмый ул! Исәп-хисапларны төземичә, беркем дә китми! – дип кырт кисте Сәлим Әхмәтович. – Аннары соң мин сезне ничек җыеп бетерим ди? Алда ничә көн ял бар – киләсе елда хисапларны җиренә җиткереп утырыр хәлем юк!
Яңа ел рухы офис бинасын тоташ чолгап алган иде инде. Коридорда чыршы бизәнеп утыра, бар халык, ярышкан шикелле, шуңа берсеннән-берсе матур уенчыклар ташый тора. Канцтоварлар белән эш итүче кызларның барчасы тәрәзәләргә кәгазьдән ясалган кар бөртекләре яудыра. Ә Диана җыйнак кына авыл өе дә ясап куйган – морҗасыннан төтененә кадәр күтәрелә! Картриджлар тутыручы егетләр, турагентство кызлары белән уйный-көлә, түшәмгә ялтыравыклы серпантиннар элеп йөрде. Телефон ремонты начальнигының кәефе бүген аеруча күтәренке: ул бер тартма мандарин алып килеп, аны бар бүлмәләргә өләшеп чыкты. Ылыс исенә мандарин исе дә килеп кушылды. Ә Сәлим Әхмәтович офисы… Сәлим Әхмәтович офисы исә, башкаларның ике сәгать элек үк китүенә көнләшеп, капланып эшли иде әле. Офисның кәгазь-мәгазьләр тулы шкафына кадәр кәефе кырылган… Бер карасаң, һич аптырыйсы юк. Монда һичкайчан бәйрәм исе таралганы юк. Әмирә үзенең башлап эшләгән елында ук бүлмәне ялтыравыклы мишура, шар-уенчыклар белән бизәгән булды, әмма башлыкның кырыс карашыннан бөрешеп, мишураларны ялт кына киштәләрдән тартып төшерде. Бәйрәм рухы Сәлим Әхмәтович офисын уратып, шыпырт кына читләтеп узды да башка бүлмәләргә ыргылды. Һәр елдагыча, Яңа ел алдыннан ашыга-пошыга исәп-хисап төзү, аның бәйләнүләренә түзү… Тик «ел шәене еллар туры килмәс, шәт», – дигән өметләр гел акланмый. Бәхет һаман елмаймый. Никадәр генә көттерсә дә, могҗиза һаман күренми дә күренми. Өстәл тирәли утырганнарның, елдагыча, планнары җимерелә башлады: Алинә бер ай элек үк язылып куйган чәчтарашына өлгерми булып чыга; Дамир соңгы көнгә кадәр сузып йөрткән Яңа ел бүләкләрен алмыйча кала, Әмирә исә Ленарын өр-яңа рецепты белән сөендермәячәк. Яңа ел димәслек – әүвәл нәүбәттә эш, эш һәм тагын бер тапкыр эш була. Исәп-хисап тегенди-мондый нәрсә генә түгел ул!
Кызыл карандашы белән өстәленә төеп, үз бүлмәсендә Сәлим Әхмәтович көй чыгарып утырды. Ел саен шул ук хәл. Шул ук исәп-хисап. Бу халык шуның кадәр кая ашыга икән ул? Ул моны һич аңларлык хәлдә түгел иде. Кайтышлый, супермаркетка кереп, шампан шәрабы, кабымлыклар, салатлар алып чыгар да – бәйрәм сые шул булырдыр. Ул бүгенге кичне тып-тыныч уздырыр анысы. Бу көнне тегенди-мондый кызларның да кирәге юк. Телевизор карап, әкрен генә чираттагы елына керер…
Ул кисәк кенә: «Могҗизалар булмый! – дип кабатлады. – Булмый! Нигә мин аларны кызганырга тиеш ди әле? Мине кем кызганган соң? Менә хәзер дә мине каһәрләп утыралардыр әле…» дигән соңгы уен Сәлим Әхмәтович өстәлдәге кәгазьләр белән чебен кугалаган төсле куып җибәрде.
Исәп-хисап төзү бик озакка китте. Ябылып бетмәгән ишегеннән Сәлим Әхмәтович әллә Әмирәнең, әллә Алинәнең еламсыравын ишетеп алды. Шул гына җитмәгән иде инде! Ул инде караңгы тәрәзәгә күзен кадады. Анда ул үз чагылышын гына күрде инде.
* * *
Институтны тәмамлавына ике дистә ел үткән дә киткән. Бер сулышта яшәлгән икән. Сәлим, үз фирмасын оештырып, башлык булды. Фирма зур түгел түгелен, миллионнар да китерми. Аның каравы, кул астында эшләүчеләре хезмәт хакыннан зарланмый, бизнес алга китәргә ашыкмаса да, әйбәт кенә бара. Сәлим Әхмәтович белән бергә эшләгәннәрдән аның турында сүз әйттерсәләр, шушы «бизнесы әйбәт кенә» дигән сүз белән түгәрәкләп тә куярлар иде идесен, чөнки шуннан башка сүз юк. Ә Лилия? Лилия моннан берничә ел элек иде. Башка тормышта.
Лилия белән Сәлим табибларны олылау тантанасында танышканнар иде. Медицина институтын тәмамлаганнарын белеп алгач, сөйләшер сүзләр табылды, кич буена бер-берсеннән аерыла алмадылар. Хәер, Сәлимне медицина түгел, Лилиянең яшькелт күзләре сихерләде. Андый төстәге күзләрне аның үз гомерендә күргәне юк иде әле. Сәлим шундый инде ул – бер тапкыр аны әсир иткән бер-бер күзгә караса, гомер оныталмый. Ул күргән күзләр коллекциясендә Лилиянеке беренче урынны яулады.
– Лилия, Сезне тагын кайчан күрә алырмын икән? – диде ул.
Кыз күзен кысыбрак елмайды да:
– М… Әйдәгез, болай итик… Беребез берәр хастаханәнең баш врачы булу белән, икенчебезгә моны хәбәр итеп, Яңа ел төнендә очрашыйк, – диде.
– Яхшы! Алайса тиздән кунакка көтегез. Яңа елга күп калмады.
– Ә бәлки сез мине кунак итәрсез әле?
– Белмим, Лилия. Тутырган казны әзерли торыгыз. Мин килеп җитәрмен!
– Ә мин пломбир әзерләп куярмын! Яңа ел карыннан пломбир исе килә!
Бу сүзләрдән соң Сәлим көлеп җибәрде:
– Мондый чагыштыруны ишеткәнем юк иде әле! – диде ул.
…Узып барган һәр елны Сәлим Әхмәтович бик авыр кичерә торган иде. Аның хастаханәне җитәкләү хыялы чынга ашмады. Көче дә, дәрәҗәсе дә җитәрлек иде югыйсә. Ничек кенә яхшы эшләсә дә, күпме генә катлаулы операцияләрне уңышлы башкарса да, җитәкче урынына чакыручы, аны тәкъдим итүче табылмады. Баш табиб булыр өчен дә могҗиза кирәк шул… Теләгәненә ирешә алмаган ир-ат хатын-кыз күзенә ни йөзе белән күренсен ди? Алдагы елны исә…
Бу хәл өченче елның җәендә булган иде. Сәлим, туган көнен уздырырга җыенып, дусларын ял базасына алып чыгарга уйлады. Вакыт дигәнең чаба гына! Инде көне килеп җиткән! Әзерлек хәстәрен күреп, ул төнге кибеткә керде, әрҗәсенә вак-төяк тәм-томнар җыя башлады. Шул чакта кибеткә, нәкъ чит ил киноларындагы шикелле, йөзләренә кара битлек кигән, кулларында пистолет әйләндергәләгән ике кеше бәреп керде. Берсе каравылчыны сугып екты, икенчесе кассир кызга:
– Акча чыгар! – дип боерды.
Сәлимне куркудан да хәтәррәк бер нәрсә өнсез калдырды: ул әлеге егетне таныды! Күз карашыннан. Күптән түгел генә ул Айдар исемле егеткә бик катлаулы операция ясаган иде. Шуның алдыннан теге егет бик борчылды, курыкты. Сәлимнең кулына ябышып:
– Сәлим Әхмәтович, мин исән каламмы? – дип инәлде.
Егетнең зәңгәр күзенә карап, ул дәшмичә торды. Аннары:
– Яшермим. Хәлең начар: иллегә – илле диярлек. Тик могҗизага да берничә процент калдырырга кирәк. …Шуңа ышаныйк, – диде.
Төнге кибеттә, пистолет тотып, шул – могҗиза елмайган Айдар басып тора иде.
– Айдар, нишлисең син? – дип, Сәлим Әхмәтович егеткә таба атлады.
Кассир кызга пистолетын төбәгән егет җәһәт кенә Сәлимгә таба борылды, ул каушап калган иде.
-
Якын килмә! Атам! – дип кычкырды ул.
Шул арада битлекле икенче егет кибетче кызның борын төбендә пистолетын уйната
башлады.
Сәлим Әхмәтович, учын каршы куеп, Айдарга таба атлады.
-
Урыныңда тор! – дип кычкырды тегесе һәм атып та җибәрде.
Бәлки куркытырга гына теләгәндер, әмма ядрә Сәлимгә тиеп… учын чәрдәкләде.
…Ул хирургияне ташлады. Аны эшеннән җибәрергә теләмәделәр. Әмма ул сырхауларга инде кирәк түгел иде. Нигә дип бу могҗиза нәкъ шушы егеткә килеп кунган икән? Нигә нәкъ аны әҗәлдән коткарган? Нигә ул коткарып калган егет кешегә пистолет белән янарга булган? Әнә шундый бик күп ник-нигәләргә җавап таба алмаганга китеп барды да ул.
Сәлим эшсез утырырга күнеккән кешеләрдән түгел – үзенең риелтор фирмасын ачып җибәрде. Болай гына. Көннәре шулай узды: барырга – урыны, эшләргә эше бар. Тагын ни кирәк? Шул елны ул Лилиянең телефон номеры һәм адресы язылган кәгазьне еракка – өстәл тартмасының иң астагы киштәсенә салып куйды.
Тагын ике ел узган да киткән менә.
* * *
Тавышын катырак яңгыратырга тырышып:
– Әмирә! Кем елый анда? – дип сорады.
– Мин идем…
– Ни булды? – Сәлим, бүлмәсеннән чыгып, Әмирәгә карады.
Әмирә аптырап, югалып калды:
– Өйгә кайтасым бар, Сәлим Әхмәтович! – диде ул. Кызыма вәгъдә биргән идем – быелгы Яңа ел кичәсе могҗизалы була дип. Урамга чыршы куйдык. Аны беренче тапкыр Яңа ел каршыларга алып чыкмакчы булабыз. Аңа биш яшь инде. Ә мин – монда! Мин хәзер бөтен җиргә соңга калам!
Сәлим тораташтай калып.
– Инде биш ел ук узганмыни? – диде.
– Узмыйча! – диде Әмирә.
Сәлим үзенең хезмәткәрләренә карап алды. Барчасының күзе төрледән-төрле төстә икән. Шуны элегрәк күрмәгән дә. Һәркайсының үз тормышы, үз теләге, үз хыял-максатлары. Һәркайсы әнә өенә кайтырга, Яңа ел могҗизасын күрергә ашкына.
Кинәт ул үзен чиксез бәхетсез бер мескен итеп тойды. «Нинди могҗиза булсын инде? – дип уйлап куйды ул. – Сез бит аларның булмасын белмәвегез белән бәхетле».
Сәлимнең карашы Әмирә өстәлендәге бер фотосурәткә төште: авызы ерык бер кызчык, әти-әнисен кочаклап, каядыр талпына-ашкына…
– Таралышыйк соң, – диде Сәлим Әхмәтович, фотосурәттән күзен алмыйча.
* * *
Урам шат авазларга тулган. Әйләнә-әйләнә, бөтерелә-бөтерелә эре кар бөртекләре шәл, бүрекләргә, туннарга куна. Ә кардан… кардан пломбир исе килә! Чып-чын – пломбир исе! Сәлим шушы Яңа ел һавасыннан тәмам әлсерәде. Аны Лилия көтә. Көтә! Башка һич ни кирәк түгел. Ул чәчәк кибетеннән бер кочак кызыл розалар алып чыкты. Кызыл чәчәкләрдә ак кар бөртекләре аеруча купшы күренде. Лилиягә атап алынган чәчәк бәйләме. Адресы да, телефон саны да язылган кәгазь… бүлмәдә калган дигән уй аның канын боздай катырып куйды. «Могҗизалар булмый, – диде ул тынычлана төшеп. – Хәтта Яңа ел кичендә дә…»
Сәлим, көлә-көлә, машинасына кереп утырды. Розалар, Сәлимнең кәефе алышынганын аңларга да өлгермичә, машинаның арткы утыргычына ыргытылды.
* * *
Сәлим һич көтмәгәндә юлда песи баласын абайлап өлгерде. Аның тормозы урам тынлыгын чәлпәрәмә китерде – машина туктатып калды. Ул фәкать үзенә таба якынлашкан ут баганасын гына туктата алмады…
Ул бер мизгел аңышмыйча торды. Улмы? Ул бәрелдеме? Юлда мәче күреп, менә шулай юләрләрчә баганага бәреләләрме?
Сәлимнең күз алдыннан ап-ак эскәтер җәелгән, җемелдәп торган бокаллы, сап-сары әфлисуннар өемле бәйрәм өстәленә охшатып әзерләнгән табыны әллә кая йөзеп юкка чыкты. Ел да калдырмый торган Президент котлавын тыңлау гадәте дә бозылды… Аның уйлар уе да калмады. Бите әллә нинди юеш иде кебек. Сыпырып алды. Кан. Ул буп-буш урам уртасында үз каны белән йөзгә-йөз калды. Муенына салган шарфына йөзен сөртеп алды. Суыта башлаган. Аңны җуярга ярамый! Болай булмый. Күзне ачарга кирәк. Кирәк! Ул машинаның утында теге чем-кара песи баласының калтыранып утыруын күрде. Алар бер тын бер-берсенә төбәлеп торды. «Күзең нинди төстә соң синең?» – дип, машинасыннан чыкты да песи баласына таба атлады. И бичаракай! Ни качарга, ни мияуларга хәле калмаган. Песине кулына алып, машинасына атлаганда, үзеннән тамган кан тамчыларын күрсә дә, сабыр булды Сәлим. Кан шикелле кан. Ә кар ява торды…
Машина суынды. Салон розалар исенә чумган. Лилиягә дигән чәчәкләр…
Сәлим күкрәгенә сыенган песигә карады – аның пиджагына тырнакларын батырып каптырган да ниндидер матур төшләр күрә иде, ахрысы… Ул әүвәл песинең күз төсен күреп алырга өлгергән иде инде – яшькелт икән. Ә песи сискәнеп-дерелдәп куйгалады. Урамдагы суык мизгелләрен исенә төшергәндер инде. Ул, күзен ачып, башта як-ягына, аннары Сәлимгә текәлде. Аннары чем-кара борынын Сәлимнең якасына яшерде. Сәлим дә туңа иде. Күкрәге турысы гына мич кебек җылы.
Сәлим: «Могҗизалар булмый», – дип уйлады.
«Могҗиза бу! Әле җылы сөт тә эчерсәләр…» – дип уйлады кара песи һәм, дөньяга канәгатьлеген белдереп, киерелде дә тәмләп иснәп алды.
* * *
…Буш урамнан Сәлим Әхмәтович машинасына таба кемдер чакырган «Ашыгыч ярдәм» якынлаша. «Быел килер иде сыман. Ничек тә булса килер иде төсле. Ә мин эштә… Яңа елда да могҗизалар булмый шул», – дип уйлады машина тәрәзәсеннән сагышлы карашын төбәгән табиб Лилия Галимовна.
« Тентү
Яңа фикерләр