Албит » Иҗат » “САМАТ ҺӘМ КАРА КОРОЛЬ” (“Яңа татар пьесасы-2010” бәйгесендә кызыксындыру премиясе)
5/04/2011

“САМАТ ҺӘМ КАРА КОРОЛЬ” (“Яңа татар пьесасы-2010” бәйгесендә кызыксындыру премиясе)

chess

 

 

 

 

 

 

 

 

Шахмат партиясендә уйныйлар:

Самат – 13-14 яшь.

Айрат – 13-14 яшь, Саматның классташы.

Ландыш – 13 яшь.

Кара Король

Кара Королева

Ак Король

Ак Королева

Ирек 13 яшь, Саматның классташы

Укучылар – хастаханәдәге балалар – пешкалар.

Укытучы-Ладья – Марат Вазыйхович – Сихерче

Алгебра укытучысы, Шахмат фигуралары

 

I акт

Беренче күренеш

ФИГУРАЛАРНЫ ТЕЗӘБЕЗ

Шахмат түгәрәгенең дәресе әллә кайчан башланды инде, әмма класста укытучы юк… Укучылар шаулый. Дивардагы магнитлы шахмат тактасы тирәсендә берничә бала бөтерелә. Кабинетка, класс журналын тоткан укытучы керә (Йөреше сәер – кисәк кенә борылып турыга гына атлый). Укучылар йөгерешеп урыннарын ала, аннары үз укытучылары түгеллеге икәнлеген абайлыйлар, бер-берсенә карап алалар.


Сәер Укытучы: Шахмат турында бар нәрсәне дә беләбез дип уйлыйсыз инде сез? Ялгышасыз. (Укучылар бер-берсенә карана.) Ак пешка С 2дән С 4кә атлаганнан соң, аны D 4тәге кара пешка ала аламы? (Класс журналын ачып та карамыйча) Айрат Галиәкбәров. Әйе. Ничек уйлыйсың?

Айрат (үз исемен ишетүгә сискәнеп китә): Сорауны кабатлагызчы?

Сәер Укытучы (күчәре тирәсендә әйләнә башлый, бу вакытта әле генә әйткән сүзләре каяндыр ишетелә): Ак пешка С2дән С4кә атлаганнан соң, аны D4тәге кара пешка ала аламы? Айрат Галиәкбәров. Әйе. Ничек уйлыйсың?

Укучылар моңа аптырый, кемдер дәфтәренә, кемдер китабына капланып, җавап эзләргә керешә.

Айрат (Югалып кала.): Белмим… Марат Вазыйхович безгә моны өйрәтмәде. Сез Марат Вазыйхович урынына керәчәксезме? Авырыймы әллә? Ул…

Сәер Укытучы: (Соравына игътибар итмичә, тегендә-монда дорфа кыяфәттә йөренә. Айрат янына килеп, шахмат тактасында фигураны күтәреп башка шакмакка куя.) Мат. (Үз алдына) Син түгел. (Класска): Ә Ирек Ганиев нәрсә дип фараз кылыр? Әйе?

Ирек: Э-э… Ирек Ганиев шулай дип уйлый, бу – тозак. Кара пешка алай йөри алмый. Сез безгә чуалткыч сорау бирдегез. Безне сыныйсыз гына. Шулаймы? Бу очракта кара пешка берничек тә алай йөри алмый.

Укытучы Ирек янына килеп, партасында торган шахмат тактасында фигураны күтәреп башка шакмакка куя.)

Укытучы: Мат! (Үз алдына) Син дә түгел. (Кисәк кенә Саматка борыла.) Ә Самат Карасараев ничек уйлый? Әйе.

Самат (тактага чыгып, магнит шахмат тактасына пешкаларны урнаштыра): Кара пешка… узып баручы ак пешканы ала ала. Менә болай ак пешка С 2дән-С 4кә күчә. Ә D 4тә торучы кара пешка аны С 3кә күчеп ала. “Узып баруда алу” дип атала бу.

Укучылар гөҗли башлый:

– Ничек инде алай?

– Безгә моны өйрәтмәгәннәр иде!

Укытучы (үз алдына): Мин сине таптым. Әйе. Димәк, Самат… (Класска): Дәрес бетте. Чыгыгыз хәзер үк.

Шундук кыңгырау шылтырый. Укучылар сәгатьләренә карап ала, кыңгырауның иртәрәк бирүенә гаҗәпләнәләр, әмма тиз-тиз генә китапларын җыеп ишеккә ашыга башлыйлар.

Укытучы: Самат.  Калып тор. Бу серне сиңа кем ачты?

Самат: Ни… Нинди сер булсын инде? Библиотекада бер китап актарган идем. Шуннан күреп алдым. Текә кагыйдә! Белмичә эләксәң, оят инде.

Укытучы: Ә ул китапны тагын эзләп таба аласыңмы син? Әйе.

Самат: Нәрсәсен табарга инде аның? Шунда тора, урынында  – эчкә кереп китәсең, иң ахыргы шкафта ул… Китапларны беренче рәтен аласың да…

Укытучы (үз алдына): Димәк, Уен Китабы шунда саклана икән… Әйе.

Самат: Уен Китабы дисезме? Исеме андый түгел иде кебек… Дөресен әйткәндә, карамадым да исемен.

Укытучы: Самат, мине Кара Король җибәрде. Аңа ярдәм кирәк. Син безгә килергә тиеш. Уен Китабы сиңа җиңү серләрен ачар…  Бездә син  җиңәргә өйрәнерсең. Максатыңа ирешергә өйрәнерсең.

Самат: Абы-ый? Нәрсә сөйлисез сез? Нинди Корольлеккә?

Укытучы аркасы белән шахматлар тезелгән магнит тактага чигенә.

Укытучы (сихерләгән сыман җырлый):

Уен Китабы барысын белә,

Таптың исә, кулыңнан төшермә!

Җиңү китабы битләре “шыр-шыр”

Җиңү ысулларын караштыр!

 

Уен китабын эзләп тап!

Башкаларын идәнгә – “шап”!

Шкаф төбендә серле ишек

Безнең ялваруны ишет!

Шкаф. Ишек. Аклы-каралы корольлек! Кил безгә!

Шахмат тактасы кинәт ачыла һәм Укытучыны үз эченә кертә. Укытучы юк була…

Пауза.

Самат: Тәк… (күзен уа) Нәрсә булды бу? Теге йогурт тәки бозылган булып чыккан алайса… Әйтеп торды Ирек, ашама дип. Менә, Самат, хәзер глюклар тот инде… (Башын кашый). Уен Китабын ал. Шкаф төбендә. Ишек. Без көтәбез. Кара Корольлек. (Эчен тотып карый). Бормый да кебек болай үзе…

Дәрескә чакырып кыңгырау шылтырый. Класска укучылар керә башлый.

Ирек: Әй, Самат! Дәресләрне алмаштырганнар икән. Хәзер шахмат түгәрәге керәчәк.

Самат: Булды бит инде бер шахмат түгәрәге…

Ирек: Кайча-ан? Аңламадым… Әле генә татар теленнән керәбез бит. Әлү?

Самат: Ә мин?

Ирек: Нәрсә син?

Самат: Мин дә керәмме?

Ирек: Кая? Кайдан?

Самат: Татар теленнән.

Ирек: Ә син ничек уйлыйсың? Әлү?

Самат: Берни уйламыйм. Синнән сорыйм.

Ирек: Татар теле турындамы?

Самат: Нишлисең син?! Мин дәрестә бар идемме?

Ирек: Килеп чыккансың син, бөен уйларың “Ландыш” кына ахрысы.

Самат: Синең эшең түгел, яме?!

Самат магнитлы такта янына килә. Шакып карый. Сәер Укытучы ничек кереп киткән соң анда?

Тактадан бер фигураны ала. Үз алдына: Ә бу ладья монда ничек килеп эләкте? Мин аны монда ябыштырмаган идем. Пешкаларны гына тездем бит…

Класска чәче тузган, аптыраган Марат Вазыйхович килеп керә. Самат Ирек янына барып утыра.

Самат (Иреккә җилкәсе белән төртеп): Бар идемме мин татар телендә?

Ирек: Нәрсә бәйләнәсең син миңа-а?!. Карале Марат Вазыйховичка… Әллә нинди сәер…

Самат белән Ирек муеннарын бер якка кәкерәйтеп берникадәр вакыт Марат Вазыйховичка карап торалар.

Самат: (Иреккә төртеп) Мин татар телендә бар идемме? Әйт, хәзер үк!

Ирек: Акбурга дип чыгып киттең бит инде. Шуннан югалдың. Кайларда йөрдең соң? Әлү? Әлү?  Әлү?! (Саматның борыны тирәсендә бармакларын шартлата.)

Марат Вазыйхович: Укучылар, бер игълан әйтәм дә, китәм. Әйе. Миңа ничектер яхшы түгел… Әйе. Киләсе атна ахырында шәһәр мәктәпләре арасында шахмат турниры узачак. Әйе. Сезнең сыйныф шахмат белән тирәнтен шөгыльләнлән… (укучылар көлә) шөгыльләнләнгәнлән… (укучылар көлә), яратканлыгы сәбәпле турнирда катнашачак. Әзерләнер вакытыбыз күп түгел. Тырышырга туры киләчәк. Әйе. Директор апагыз сезгә зур өметләр

 

баглый. Әйе. Җиңүчегә – акчалата премия! Әйе. Гомерегездәге беренче… беренче тапкыр премия җиүегез бар! Тырышабызмы? Әйе.

Класс: Әйе!

Самат (Үз алдына): Акчалата премия. Нәкъ шул кирәк иде миңа! Мин җиңәм. Мин җиңәргә тиеш!

Ирек: Мин дә!

Самат: Мин җиңгәч, син ничек җиңәсең соң инде?! Ике җиңүче булмый.

Ирек: Була. (Пауза.) Җиңгән акчаны нәрсәгә тотар идең?

Самат (ясалма масаеп): Табар идем инде.

Марат Вазыйхович: Сау булыгыз. Киттем. Әйе… Дәресләрегезне карый торыгыз. Иртәгә яңа партияне карап чыгарбыз. Әйе. Ул сезгә турнирда ярдәм итәр, бәлки. Әйе. Киттем. Әйе.

Чыгып китә. Класс шаулап кала. Кемдер китап актара башлый. Кемдер сөйләшергә тотына. Самат үз уйларына бата. Ирек янәшәдәге парта артында утыручы Айрат янына килеп утыра.

Ирек: Айрат, ветеринаркагызда хәлләр ничек анда? Яңа этләр бармы?

Айрат: О! Әтигә көн саен алып киләләр. Берсе машина астына эләккән, шуның белән мәш килдек әле кичә. Укол казадым. Үзем! Әти тотып торды. Мин казадым!

Ирек: Ого! Мин булдыра алмас идем… Укол! Барысына да ярдәм итеп бетерә аласызмы соң? Акчагыз каян гына җитә?

Айрат: Каян килеп җитсен инде. Алып килгән этләрне укол казап кына урамга чыгарып булмый бит. Дәвалыйбыз, ашатабыз. Тырышабыз… Даруларны үзебез алабыз.

Ирек: Бераз сөяк китердем. Пакетта. Раздевалкада. Алырсың әле?

Айрат: Алырмын. Рәхмәт.

Ирек: Их, минекеләр көчек алырга рөхсәт итсәләр иде… Сиңа рәхәт, сездә ветеринарка бар…  Турнирда кем җиңәр микән, ничек уйлыйсың?

Айрат: Премия була дигәч, миңа җиңәргә кирәк.

Соңгы сүзләргә Айрат зур өмет баглагангамы, алар катырак тавыш белән әйтелә. Бу сүзләргә Самат башын борып, Айратның карашы белән очраша.

Сәхнә караңгылана.

Икенче күренеш

ШКАФ АЛДЫНДА

 

Самат китапханәгә керә. Китапханәче күренми.

Самат: Наилә Фатыйховна? Наилә апа? (Үз алдына): Нәрсә дип килдем инде мин? Уен Китабы имеш. Бер исәре башны катырды, икенче исәре катырттырды… (Китап шкафлары арасында йөри.) Иң ахыргы шкаф дип үзем әйттем бит инде. Шахмат турында әдәбият менә монда иде. Тукта. Ә хәзер кайда ул? Хәтерлим… менә бу шкаф. Уен Китабы дигәне нәрсәгә охшаган микән инде ул? Күренми монда андый исемле китап… Уф! Әллә нинди көн бүген. Бу сәер укытучыны әйтер идем… Ул соравын нәрсә дип бирде? Имеш, без берни дә белмибезме? Шуңа төрттерепме? Һе! (Китапларны бер-берсеннән аерып, исемнәрен карый-карый, үз-үзе белән сөйләшүен дәвам итә). Узып баручы пешка имеш. Хәтәр авыр сорау имеш… Кайда соң ул китап?..

Китапханәгә Айрат белән Ирек керә. Саматны күрмиләр.

Айрат: Өч этнең аягы сынган, калганнарына прививкалар ясарга кирәк әле. Ашату турында әйткән дә юк.

Самат (үзалдына): О! Бер күр әле, Ирек белән Айрат та монда! Алар да Уен Китабын эзләп килгән микән? Теге Укытучыны алар да күрде микән? Тукта, үзләреннән сорыйм. (Шкафлар арасыннан чыга башлый.)

Ирек: Мда… Премия дигәч, сиңа, дөрестән дә җиңәргә кирәк.

Айрат: Кирәк шул. Бөтен акчаны шунда тотар идем. Әмма Самат көчле көндәш…

Самат туктап кала. Шкаф артына качып тыңлый башлый.

Ирек: Самат башлы ул. Но синең котелогың да эшли бит.

Айрат (Көлеп): Син кем яклы соң? Самат синең дустың бит.

Ирек: Дустым. Син дә дустым… Ул да дустым… Син дә… Ул да… Этләрне җәл бит…

Айрат: Партияләрне үзем карармын, укырмын шунда. Кем белә, бәлки, Самат белмәгәннәрне белермен дә, җиңәрмен, әйеме? Кергәлә безгә, шахмат уйнарбыз?

Ирек: Керермен. (Тынып торалар.) Ә тагын нинди этләр бар?

Айрат: Көчек табып алып кайттым әле. Кечкенә-ә шундый! Сикерә, кулларны ялый! Акбай дип куштым.

Ирек: Күрсәтерсең әле миңа?

Айрат: Иртәгә кил.

Ирек: О’кей.

Айрат: Наилә Фатыйховна кайда соң инде?

Самат шкафлар арасыннан чыга башлый.

Айрат: Шахмат дәреслеге алыйм димен…

Самат кисәк туктый. Шкаф артына чигенә. Тыңлый.

Ирек: Интернеттан табып кына ник укыймыйсың соң, әлү?

Айрат: Көн саен ветеринаркада бит мин. Компьютер артында утырырга вакыт юк. Автобуста килгәндә укыштыргалармын.

Ирек: Ну да, дөрес. Мин бүген үк килермен алайса, булышырмын.

Айрат: Рәхмәт! Наилә Фатыйховна килмәде инде.

Ирек: Киттек. Тагын керәсе була, бу китапны тәки тапшыра алмыйм. (Кулындагы китапны селкеп куя.) Ишегалдындагы вольерларны ничек төзедегез?.. Нәрсәдән?

Сөйләшә-сөйләшә чыгып китәләр.

Самат: Җиңәргә кирәк аңа. Имеш. Миңа да кирәк! Миңа кирәгрәктер дә әле! Иреге дә… хыянәтче! Эт дип сатылды!..

Кире китап шкафлары арасына кереп китә. Китапларны бер-берсеннән аерып карый. Чираттагы китап янәшәдәге китаптан аерылмый. Самат кисәк кенә китапларны аера. Кинәт шкаф киштәсе бушый, эчтән калын гына бер китап шуып чыга.) О… Менә ул! Китап. (Китапны ача.) Менә ул! Менә мин укыган бит – пешкалар турында. (Башы белән шкафка терәлә.) Пешка ике адым ясап, янында көндәш пешка булса (Шкафны сөзгәндәй ике адым ясый), көндәш пешка аны ала… Җиңәргә кирәк миңа! Мин җиңәргә өйрәнергә телим!

Шкафтан китаплар коела башлый, эчендә зур булмаган ишек күренә.

Самат: Ахыр чиктә, башыма китап төшеп, калдык-постык акылымны да югалттым ахрысы. Ничек ачыла бу ишегегез? Әйдә, ярар, керәм инде. Аннары туйганчы көләрмен үземнән… (Ишек шакый.) Өйдә кеше бармы?

Ишекне төртеп ача, аннан ут чаткылары күренеп китә.

Самат (Ишеккә башын тыга): Мда… Юк, анда, дөрестән дә… Дөрестән дә, ниндидер сәер урын… Нидер бар анда… Кереп кенә карыйм… Менә бер аяк белән генә… Менә сулы белән генә…

Ишеккә тулысы белән чума. Берничә секунд узуга ишектән Саматның кулы күренә – идәндә калган Уен Китабын эзли. Таба. Тартып кертә.

Өченче күренеш

ШКАФНЫҢ ТЕГЕ ЯГЫНДА

Самат Шахмат Корольлегенә эләгә. Тирә-як – каралы-аклы. Самат тегендә-монда башын борган арада, аның янына Карадан киенгән, башында таҗ ялтыраган берәү  килә.

Кара Король: Ка-арале, кем килгә-ән! Хуш килдең, Самат! Ә мин сине монда көтә-әм-көтә-әм! Көтә-әм-көтә-әм!

Самат: Э-э… Исәнмесез, абый… диемме… Сез кем?

Кара Король: Һм… Күрмисеңмени? (Үзалдына.) Кара! (Баш түбәсенә төртә.) Таҗны зуррыгына алмаштырыр вакыт җитте, булмый болай. (Саматка) Мин – Кара Король! О! Синең кулыңда?.. О! Нәрсә ул?.. Китап? О! Уен Китабы? Виват! Яшәсен, Самат!

Самат: Миңа Укытучы… Ну Укытучы түгел инде ул, бер кеше… (тезеп китә) монда җиңәргә өйрәнерсең диде… Кил диде, ярдәмең кирәк диде. Бик үтенеп сорады. Өлкән кеше сорагач, үтәми булдыра алмадым… Килдем менә.

Кара Король: Дөресен әйтте. Самат, хәзер мин сиңа барысын да аңлатам.

Музыка башлана.

Самат (музыканы туктатып): Җырларга уйламыйсыздыр бит?

Король: Нәкъ шулай!

(Музыка яңгырый. Җырлый):

Мин дә уйный идем элек –

Синең кебек, аның кебек.

Сөйгән ярым елмаюы

Көч һәм куәт бирә торды.

 

Кушымта:

Аклы-каралы кояш күктә –

Моннан матуррак юктыр башка…

Таҗлы кызым бәхетле икән

Миңа кирәкми тормыш бүтән!

2.

Уен-уен ! Каралы-аклы!

Шакмак саен ялгыш адым…

Җиңә һәм җиңелә тордым

Һәм бер көнне тәмам ардым!

 

Куш-та:

Аклы-каралы кояш күктә…

Гаскәремне тилмертмим башка.

Таҗлы кызым бәхетсез икән,

Җиңәм һәм уйнамыйм бүтән!

Уйнамыйм бүтән!..

Кара Король башын иеп алкышлар көтә. Тынлык.

Самат: Сез монда барыгыз да җырлап сөйләшәсезме әллә?..

Кара Король: Булгалый инде… Илһам килгәндә – җырлыйбыз, ә кем җырламый хәзер, йә, әйт?

Кара Офицер ашыгып керә.

Кара Офицер (башын иеп): Королем! Безнең Ат – Акларда… Мин аны коткара алмадым…

Кара Король: (Авыр сулап): Каракүзме?

Кара Офицер: Әйе, Королем.

Кара Король: (яшьләрен тыеп): Хәерлесе. Алга таба мондый югалтулар булмас. Һич булмас! Җитте. Безгә Самат ярдәм итәчәк.

Самат: Яраткан атыгыз идемени?

Кара Король: Үзем үстердем… Атны алганнар – хәтәр булган, дип уйлыйсың инде. Юк. Җитте. Бетте. Бирешмәскә. Безгә хәзер яңа стратегия кирәк. Безгә кешечә уйларга вакыт! Ак Король яхшы полководчы. Аны хәйлә белән генә җиңеп була.

Самат: Нинди хәйлә белән?..

Кара Король: Моны миңа син өйрәтерсең. Уен Китабы – синең кулда.

Самат: Үзегез укый аласыз, мәгез, бирәм Китапны.

Кара Король: Ю-ук! Миннән булмый. Мин хәрефләрне генә күрәм, язганны  аңламыйм.

Самат: Ничек язылган, шулай укыйсың инде.

Кара Король: Ничек шулай булсын, ди. Хәрефләр артына карый алмый мин. Ә син күрә алганга охшагансың… Киреләнмә инде! Уйлап кара, Самат, син минем вәзирем булырсың. Башка Корольләрдә булмаучы бонус-вәзир! Шахмат Корольлеге белән идарә итәрбез!

Самат: Ә Королева?

Кара Король: Э-э… Беләсеңме, Самат, бер сер ачыйм сиңа… Эш менә нәрсәдә… Королеваларның бер дә идарә итәсе килми икән аларның… Исләре китми аларның идарә итүгә. Бер дә. Аларның Корольлек урманнарында һава сулап, чәчкәләр җыеп, икебана төзеп йөриселәре генә килә.

Самат: Шулаймыни?.. Белмим идем монысын… Көрәшергә, беренче булырга торалар бит үзләре… Мин ничек булыша алам?

Кара Ладья ашыгып  керә.

Кара Ладья: Падишаһым! Королем! Разведка хәбәр итә: ак гаскәр чикләребезгә  таба юл тота! Миңа тылга кайтырга туры килде.

Кара Король: Кара! Кулдан килгәнне эшлим. Төрле стратегия-тактикаларымны кулланып карыйм! Юк бит инде! Юк бит!.. Булмый никтер…

Самат: Ник шул кадәр бетерешәсез? Бу уенда җиңелгәнсез икән, башка партиядә җиңәрсез!.. Исегез китте.

Кара Король: Син һаман аңламадыңмыни? Самат! Уенга нокта куярга кирәк! Бетте! Ак Король белән уйнап ярты гомерем узды бит инде. Уйныйбыз да уйныйбыз! Җитте! Мин җиңәргә тиеш! Шуның белән нокта куябыз! Ә Ак Король моны теләми! Аңа күңелле! Бу уен – соңгысы булыр! Мин сиңа әле генә барысын да аңлатып, җыр җырлап бирдем бит моның турында! Тукта, яңадан җырлыйм болай булгач.

Самат: Юк-юк, берүк мәшәкатьләнмәгез! Аңладым.

Кара Король: Ә, ярар алайса.

Кара Королева керә. Башына сөлге ураган. Моңсу музыка яңгырый. Самат авыр сулап куя. Королева җырлый:

 

Чәчәкләр кап-кара, ап ак…

Кая карама – кара сак…

Сакчыла-ар…

Бик бөркү… Ник бөркү?..

Ак, кара…

Башка берни ю-ук…

 

Кара Король: Алиһәм минем! Нигә замоктан чыктың? Берәр нәрсә кирәкме әллә? Яңа компьютер уенчыгы китертимме әллә? Яңасы чыккан диләр!

Кара Королева (көчсез тавыш белән): Юк… падишаһым. Позициябез ничегрәк? Миңа берәр нишлисеме инде? Берәр кая җибәрәсеңме мине? Атакага күтәрелер вакыттыр бит инде?.. Юк, кирәк дисең икән, мин барам. Син дигәч, бар инде…

Кара Король: Юк-юк, алиһәм! Монда гына булып тор. Әнә, чәчәкләр җый – кара, нинди матурлар – каралары бигрәк тә матур… Алиһәм, әллә инде үзеңне начар хис итәсең инде?

Кара Королева: Шулайрак шул… Соравыма җавап бирмәдең – позициябез торышы ничегрәк? Кайчан җиңәбез инде? Туйдым мин бу сугыштан… (Башын тота.) Минем…

Кара Король (Королеваны бүлдерә): Тиздән-тиздән, җаным! Бөтен Ак Корольлекне аяк астына чәчермен, киштәгә тезеп куярсың ак фигураларны, бүлмәңне бизәрсең! Кәефләрең күтәрелеп китәр. Мондый уенчыкларың юк иде әле синең моңарчы! Шунда депрессияң бетеп тә китәр. Алиһәм минем! Тынычланырсың!..

Самат: Ничек инде шкафка тезәрсең? Алар зур бит… Гафу итегез, алар бит зур? Гафу итегез?..

Кара Королева: Ак гаскәрдән уенчык-сувенир ясау ярдәм итәр дип уйлыйсыңмы, падишаһым?.. Күңелем күтәрелер, дип уйлыйсыңмы? Шулай уйлыйсыңмы?.. Син, дөрестән дә, шулай уйлыйсыңмы?..

Кара Король: Уйнарсың! Тынычланырсың! Кәефең күтәрелер! Елмаерсың! (Кара Королеваның кулын үбә.) Элеккеге елларда кебек күбәләк сыман очынырсың!

Самат: Эһем-эһем!.. Сорау ачык калды. Ничек инде, киштәгә тезәрсең? Гафу итегез?

Кара Король: О! Мин сиңа әйтмәгәнмен бит. Минем бер сихерчем бар. Кайдале ул? Сихерче-ем?

Сихерче чыга.

Самат (Үзалдына.): О! Бу – безнең класска кергән укытучы түгелме соң?..

Кара Король: Сихерчем, әйдәле, нәрсә эшли алганыңны күрсәтәле безгә! Йәле?

Самат: Ул да җырлыймы әллә?

Кара Король: Җырлый, әлбәттә.

Сихерче ширма кора. Аның артына бер ак пешканы кертә. Сихерли башлый.

Сихерче:

Хәзер монда – тылсым-мылсым булачак!

Зурлар кечкенә булачак!

Зурлар кечкенә булачак!

Сихер-михер, сихер-михер, сихер-михер!

 

Ширма артындагы Ак пешка кечерәя!

Барысы да: Аһ!

Сихерче: Михер-сихер!

Ширма артындагы ак пешка кире үз зурлыгына кайта.

Барысы да гаҗәпләнә. Пауза.

Самат: Уңышсыз рифма, дип әйтер иде безнең татар теле укытучысы… Рифмасы аксый бераз…

Кара Король: Ярар инде, карале, ә, син бигрәк. Кемнен рифмасы аксамый хәзер? Нәтиҗәсен кара син! Гаскәреннән менә шушынды-ый бәләкәчләр ясыйм!

Шартлаган ядрә тавышы ишетелә. Сихерче күздән югала.

Кара Король: Алиһәм, чиген! (Кычкырып): Офицер! Әзер булырга!

Кара Королева, башын тотып, “Аһ!” дия-дия чыгып китә.

Кара Король: Офице-ер! Алга!

Самат (Колагын каплап): Ну тавышыгы-ыз!.. Король… абый… Сез, чыннан да, Аклардан уенчык ясап куярга телисезме әллә? Шаяртасыз гынамы?

Кара Король: Максатым – Королевамны терелтергә, яшәү тәмен исенә төшерергә. Моның өчен Ак Корольлекне юк итәргә кирәк дип уйлыйм. Максатым – изге. Шунысы гына мөһим. Алай түгел, дип уйлыйсыңмы?

Самат: Сез хаклы. Иң мөһиме – максат. Максатың бар икән, бар көчеңне биреп аңа барырга кирәк. Мин – сезнең яклы.

Кара Король: Мин шулай уйлыйм. Еллар буена уйный торгач, шундый фикергә килдем. Максатың изге икән, аңа ирешер бар юллар да дөрес. Самат, Королевам хакына мин барнәрсәгә дә әзер, аңлыйсыңмы? Бетсен бу уен! Бер каты сугышып алыйк та, тынычланыйк. Шатлансын ул – бала кебек уйнасын! Ак гаскәрдән уенчык ясармын аңа. Минем аны ни дәрәҗәдә яратканымны, аның өчен нәрсәләргә әзер булуымны күреп шатланыр ул! Шунда тереләчәк, беләм!.. Өметләнәм… Җиңим генә!

Самат: Максатың изге икән, аңа ирешер бар юллар да дөрес… Мин дә шулай уйлый башладым. (Корольга) Уен Китабын укып карармын. Берәр хәйләсен табарбыз. (Үз алдына.) Король тикле Король максатны беренче планга куя, димәк, мин дөрес эшлим… Мин бик дөрес эшлим.

Кара Король: Рәхмәт сиңа, рәхмәт сиңа!

Самат: Король абый, миңа кайтырга вакыт.

Кара Король: Ю-у-ук!?.

Самат: Бер кеше янына барасым бар. Сезнең проблемаларыгыз гына проблема дип уйламыйсыздыр бит, алай-болай?

Кара Король: Озак буласыңмы?

Самат: Э-э…

Кара Король: Мә, бу – сиңа (Шахмат тактасы суза.)

Самат: Минем бар, рәхмәт.

Кара Король: Гади генә шахмат тактасы дип белдең ахрысы. Корольлеккә илтүче ишек бу. (Реклама слоганы җырлаган сыман): Мобиль ишек! Гел синең белән! Таррак, әлбәттә, әмма күп ашамасаң, сыярсың.

Самат: О! Мобиль ишек! Текә! Күрешербез, алайса? План корып килермен. Иртәгә, берне бәрербез Акларга!

Кара Король: Без җиңәбез! Ура! Яшәсен Самат!

Самат: Китим инде, мин, Король абый. Контроль эш тә бар әле…

Кара Король: Көтеп калам сине!

Самат ишектән чыгып китә.

 

Дүртенче күренеш

АЙРАТ ҖИҢЕЛӘ БАШЛЫЙ

Алгебра дәресендә контроль эш башланды. Укытучы апа күренми. Укучылар кәгазьләренә капланып, мәсьәләләр чишә. Ишекнең теге ягында соңга калып килгән  Самат һәм укытучы тавышлары ишетелә.

Укытучы: Кайларда йөрисең син, Самат? Контроль эш башланды бит инде!

Самат: Венера Гарифовна, гафу итегез, мин… э-э… минем бик мөһим эшем бар иде.

Венера Гарифовна: Контроль эштән дә мөһимрәк нинди эш бар микән ул, Самат? Болай йөрсәң, сыйныф беренчесе булудан туктарсың. Кер тизрәк. Чишә башла, бәлки, өлгерерсең.

Самат класска кереп урынына барып утыра.

Ирек: Ярты дәрес калды. Әлү?

Самат: Борчылма-а!.. (Алда утыручы кызның аркасына төртеп): Алсу! Ике мәсьәләне генә күчерим әле? Алсу!

Кыз (борылып): Һм! Хәзер! Һм!

Самат: Берәр партияне аңлатып бирермен. Чын.

Кыз: Һм… Килештек. Вәгъдәме? Мә. Тиз бул.

Самат Айратка борыла.

Самат (Айратка): Ветеринаркагыз яныннан узган идем. Этләрегезне начар бәйлисез икән, бер көчегегез иярде-е…

Айрат (аптырап): Ничек инде, иярде?

Самат: Менә шулай инде. Ул көчекне кая куйыйм, кайда ташлыйм микән хәзер?

Айрат дәшми, Саматка карап тора.

Самат: Сиңа эт кирәк, ә миңа нәрсә кирәк икәнен үзең беләсең.

Артта кара шахмат фигуралары җыела, җырлыйлар:

Мин беренче, син – икенче,

Син икенче, мин – беренче.

Онытма, бүләккә – көчек!

Бүләккә – исән көчек!

Бу – бары тик бер уен гына,

Айрат этне куенга ала.

Бул икенче! Коткар көчекне!

 

Самат: Кемдер җиңәргә тиеш. Бу очракта җиңү миңа кирәгрәк! Дебют яхшы уйнатылды, шулай бит?

Ирек (Саматка): Нишләвең?..

Самат, берни булмагандай, биремнәрне күчерергә керешә. Айрат кулыннан контроль эш кәгазе төшеп китә. Ул аны күтәрми. Дәрес бетүне хәбәр иткән кыңгырау яңгырый. Укучылар укытучы өстәленә кәгазьләрен калдырып чыга башлыйлар. Ирек бер ноктага карап торучы Айрат янына килә. Идәннән кәгазен күтәрә.

Ирек: Нигә чишеп бетермәдең, Айрат? Айрат, нәрсә булды сиңа? Айрат?!.

 

Сәхнә караңгылана.

Бишенче күренеш

ЛАНДЫШ

Караңгы төшкән. Самат Ландыш дәвалана торган хастаханә янында басып тора. Кочагында – көчек. Самат аны, иркәли-иркәли, телефоннан номер җыя.

Самат: Алло, Ландыш? Тәрәзәгә карале? (Хастаханә тәрәзәсендә Ландыш күренә. Башында чәче бөтенләй калмаган.) Күрәсеңме мине? Агачлар  янында мин. Кулымдамы? Әйе. Исеме – Акбай. Юк, минеке түгел шул, бер дустымнан алып кына тордым. Сиңа күрсәтергә дип алып килдем. Бүген дә теге охранникмы? Йокладымы инде? (Көлә.) Әйдә, чыгып шыл тизрәк. Сиңа тагын бер сюрприз бар. Көтәм. (Ландыш тәрәзәдән югала.)

Самат (тамагын кырып, усал, дорфа тавыш белән репетиция ясый): Айрат, нихәл? Йоклап булмыймы әллә? Монда синең белән бер көчек сөйләшергә тели. (Тамагын кырып ала.)

Самат Айрат номерын җыя.

Самат: Айрат, нихәл? Йоклап булмыймы әллә? Монда синең белән бер көчек сөйләшергә тели. (Көчекне трубкага якынайта. Көчек чинап ала.) Әйе шул. Бу этне живодерларга биримме икән? Юк? Бәлки, “бешенный” дип, эт врачына алып барырга микән? Бер укол ясап йоклатсыннар микән? Юкмыни?  Алайса, тагын уйлап карармын. Но миңа бу вариантлар да ошый. Син нәрсә эшләргә кирәклеген беләсең, Айрат. Мин – җиңүче, син – тере Акбай хуҗасы.

Телефонын сүндерә.

Самат (этне иркәләп): Курыктыңмы? Курыктыңмы? И-и, аны. Акбай! Акба-айчик! Син, брат, мине дөрес аңла. Башка чарам юк. Мин җиңәргә тиеш! Ничек кенә булса да! Аля гер кон аля гер, беләсеңме мондый сүзне? Сугышта – сугыштагыча! – дигәнне аңлата. Максатка ирешер өчен бар чаралар да яхшы! Мин китаптан укыдым… Нәрсә? Максатым ниндиме? Турнирда җиңеп, акчалы булырга. Мин телевизордан карадым, Япониядә шундый робот-этләр ясаганнар – хуҗасының кәефен күтәреп, аны теләсә нинди чирдән терелтәрәләр икән! Ул откан акчага мин Ландышка робот-эт бүләк итәчәкмен! Һәрзаман янында дусты булыр. Синеме? Сине бүләк итер идем дә, палатасына кертмәсләр шул. Робот-эт, уенчык эт кенә кала инде… Бу адымым – иң дөресе, җиңүгә тиз алып бара торганы! Вакыт күп түгел. Шуңа. Пауза. Сугыш икән, сугыш инде… Ландыш гына белмәсен. Ул аңламас. Ирек тә аңламас… Килешәсең бит? Син бик ачуланма, яме? Карале миндә нәрсә бар? (Кесәсеннән нидер алып, эткә ашата.) Тәмлеме? Шулай. Курыкма. Мин сиңа тимим. Син курыкмыйсың бит? …Ә мин куркам… Бик куркам. Ландышка гына белдермим.

Башына яулык бәйли-бәйли, Ландыш чыгып җитә. Хәлсезрәк булса да, сиздермәскә тырыша. Өстендә караңгы төстәге халат, аягында – тапочкалар.

Ландыш (хәлсез тавыш белән): О-ой… Нинди матур көчек… Бир әле, бир… (Кочагына ала.) Ул мине үбә… Мин аңа ошыйм…

Самат (шатлыклы тавыш белән): Ошыйсың. Нихәл болай?

Пауза.

(Үз башы өстендә прическаны аңлаткан ишарәләр ясап.) Сиңа болай, чынлап та, килешә икән.

Ландыш: Көлмә инде.

Самат: Юк, чыннан, ник көлмә дисең? Бик стильно. Мәктәпкә килүгә бөтен кызлар кырылышып чәчен кистерә башлар әле сиңа карап, әйтте диярсең менә. Чынлап.

Пауза.

Ландыш (Сумкасыннан буяулар тартмасы чыгарып күрсәтә): Бүген бездә викторина оештырдылар. (Битараф тавыш белән) Мин оттым.

Самат: О! Булдыргансың. Син нәкъ ясый торган кешесе инде. Тырышып көлә.

Ландыш: Ятыр инде шунда… Ясыйсы килми… Берни эшлисем килми. Ясыйсым да килми, уйныйсым да…

Пауза.

Самат: Яңалыклар? Бармы?

Ландыш (Берникадәр дәшмичә тора): Менә әни яңа тапочкалар китерде. Тегеләре тузды…

Самат (Озак итеп аяк киеменә карый. Аннары Ландышка карый.): Матур. (Каушап китә, яңадан аяк киеменә карый.) Икесе дә матур. Уңы да, сулы да.

Ландыш (хәлсез генә көлеп җибәрә. Акбайга): Акба-ай, Акба-ай…

Самат: Әйдә, аны гаражлар янында калдырып торыйк  әле, минем тагын бер сюрпризым бар дип әйттем бит.

Ландыш (Хәлсез тавыш белән): Сюрприз? Кызык…

Самат белән Ландыш гаражларга таба китәләр.

Самат: Бәйләп кенә килим. (Гаражлар арасына кереп китә, тавышы ишетелә.) Ландыш, син сәерсенмә, мине юләр дип әйтмә, яме. Баштан тыңлап бетер. Минем сине бер Корольлеккә алып барасым килә… Чынлап. (Тиз-тиз сөйли башлый.) Көлмә яме, ул Корольлек, дөрестән дә, бар икән. Анда шахматлар яши. Анда хәзер тынычсызрак, Каралар һәм Аклар арасында сугыш бара, әмма… (Гаражлар арасыннан чыга.)

Ландыш (Хәлсез тавыш белән): Киттек тизрәк?

Самат: Син миңа ышанасыңмы?

Ландыш: Әйе…

Самат рюкзагыннан шахмат тактасын чыгара. Ачып җиргә куя.

Самат: (Джингл кебегрәк җырлап ала) Мобиль ишек!

Бир кулыңны. Хәзер кеше ышанмаган нәрсә булачак. Һәрхәлдә булыр дип вәгъдә ителгән иде…

Самат белән Ландыш Шахмат тактага басып, аның эченә кереп югалалар. Гаражлар арасыннан көчек чинавы ишетелеп кала.

 

Сәхнә караңгылана.

Алтынчы күренеш

АК КОРОЛЬ ЕЛЫЙ

Каралы-аклы сугыш кыры. Ике гаскәр арасында каты бәрелеш бара. Коточкыч тавыш. Тегендә-монда кара һәм ак фигуралар чабыша. Сәхнә эчендә зур шахмат сәгате тора.

Ак Король: Батарея! Королева һәм Ладья! Алга!

Кара Король Ак Корольгә таба атлый.

Кара Король (зәһәр тавыш белән пышылдап): Мин синең Королеваңнан, кечкенә-ә генә, нәни-и генә, тәти генә уенчык ясыйм! Минем сихерчем турында ишеткәнең бар, шулай бит? Королеваңны әсирлеккә төшереп, аннан кечкенә-ә уенчык ясыйм да  куям! Менә!

Ак Король катып кала. Ак фигуралар Ак Корольне чолгап алып, арткарак алып китәләр.

Самат (Ландышка сугыш кырына ишарәләп): Курыкма гына. Бу – монда нормаль күренеш санала. Бигрәк кызышып киттеләр. Җырлап җибәрерләр әле, озак көттермәсләр.

Ландыш (бик кызыксынып): Кемнәр бу?..

Самат (Үз өендә кебек, табигый рәвештә узып баручы пешканы тотып ала): Менә бу – пешка. (Кара Офицерны туктата) Офицер.

Офицер (Ландышның кулын үбеп): Мин бик шат.

Ландыш (гаҗәпләнә, елмая): О-ой… Чын Офицер! Мин дә бик шат…

Офицер: Пардон, мадемуазель! (Ак пешкага ыргыла. Ландыш сискәнеп китә.)

Самат: Ә менә бусы – безгә таба атлаучы – Король галиҗәнаплары үзе!

Аларга таба, өсте бераз таушалган, йөзе корымга буялган Кара Корольгә башын кага. Корольнең атларга җыенганын күрә. Самат Ак Офицерның  Кара Корольгә таба атлаганын күрә.

Самат: Король!!

Ак Король: Шах!

Самат (Кара Корольгә): Ю-ук! Торыгыз шунда гына!

Кара Король яраланган. Самат белән Ландыш аңа ташлана. Ландыш башыннан яулыган салып, Корольнең иңбашын бәйли.

Кара Король: О! Кем бу, Самат?.. Сез безгә ярдәм итәсез бит, әйеме? Нәкъ вакытында килгәнсең! Ялгыш адым ясый яздым!.. Самат! Безнең монда эшләр менә шулайрак шул… Королевамны ике мәртәбә алып китә яздылар. Соңгы моментта гына күреп, тартып алырга өлгердем! Ладьямны бирергә туры килде. Гаскәрем кырыла!.. Сама-ат!..

Самат: Паникага бирелмибез! Сулыйбыз. Тагын. Сулыйбыз, тынычланабыз.

Ландыш (Саматка): Монда барнәрсә шулай җитдиме?

Самат: Сугыш! Җитди булмыйча. Караларга җиңәргә кирәк.

Ландыш: Ә акларга? Кирәкмиме?

Самат нәрсә әйтергә белми. Корольнең ярасын карый.

Кара Король: Самат! Җиңелмик!

Самат: Сулыйбыз-сулыйбыз. Хәзер мин берәр нәрсә уйлап табам… Ландыш! Король абый, бу – Ландыш.

Кара Король: (Сулау күнегүләрен дәвам итә-итә): Мин бик шат…

Самат: Ландыш! Сиңа бик җаваплы биремем бар.

Ландыш (шатланып): О! Мин дә уйныйм?

Самат: Монда бар нәрсә дә бик җитди, Ландыш. Без хәзер Король абыең белән югалып торабыз. Безнең бик мөһим эшебез бар, ярыймы? Ә син бернинди авыр хәлгә төшмичә генә басып тор, яме? Беркая китмә!

Кара Король: (Сулавын туктатып): Тизрәк-тизрәк! Безнең план бар!

Самат (Ландышка): Без килеп җитәбез хәзер! Борчылма! Хәзер!

Ландыш (Бик илһамланып): Баш өсте!!

Китәләр. Шахматлар сугышы дәвам итә.

Ландыш: Һм… Без каралар яклы ахрысы. Каралар, аклар… Бигрәк каралы-аклы монда… (Кычкырыбрак): Әй! Ыһым-ыһым! Әйдәгез туктап торыйк әле беразга? Хәл җыеп алыгыз!

Җирдә аунап яткан мылтыкны күтәреп ала. Дәшмичә тора. Сумкасын актара башлый. Буяулар чыгарып, мылтыкны алар белән “кора”. Кара Офицерга мылтыгын төзәп атып җибәрә. Кара Офицер салават күпере төсләренә күмелә. Тирә-яктагы шахматлар гаҗәпләнеп туктый. Кара шахматлар Ландыш янына килеп, мылтыкларын буяулар белән “кора” башлый.

Ландыш: Тәнәфес ясыйбыз!

(Күңелле музыка уйный.) Кара фигуралар төсле буяулар белән атыша башлый. Каралы-аклы дөнья салават күпере төсләренә күмелә башлый. Шахматлар, бала-чага сыман чыр-чу килә.

Ландыш: Менә шулай!

–         О!

–         Моны күргәнем юк иде әле!

–         Минем дә!

–         Һа! Синең өстендә таплар!

Ландыш: Яшел төс ул!

– Бам! Үзеңә кара!

(Бу вакытта сәхнәнең калкурак җирендә Ак Король фигурасы күренә. Ул гаскәрләргә карый.) Шахматларның берсе Ак фигураларга атып җибәрә. Ак Офицер төрле төстәге таплар белән каплана. (Музыка туктый.)

Пауза.

Ак Офицер янында торган кара пешканың буяулар белән корылган мылтыгын тартып ала һәм караларга ата. (Музыка дәвам итә.) Барлык фигуралар бер-берсенә буяулар белән “атыша” башлый. Көләләр.

Ландыш: Ә бу – сары төс! Ә бусы – шәмәхә!

Берникадәр инде бер-берсеннән аерып булмас дәрәҗәгә җитәләр. Бу вакытта сәхнә түрендә торган шахмат сәгате янына әкрен генә Самат белән Кара Король якынлаша. (Музыка ишетелер-ишетелмәс кала.)

Самат шахмат сәгатенең төймәсенә басып, аны туктата, Акларның вакыты гына санала башлый… Самат белән Кара Король фигуралар арасына кереп китеп, башкалар белән бергә күңел ача башлый.  (Музыка яңгырый.)

Ак Король (үзалдына): Гаскәрләр! Сез моны чираттагы уен дип беләсез. Уен бетте. Сугыш бу. Соңгы сугыш. Уен бетте. Королевам… Нишлим, Королевам?..

Ак Король елый башлый. Музыка, көлү тавышы икенче планга киткән саен, Король елавы ныграк ишетелә бара.

Пәрдә төшә.

II акт

 

Беренче күренеш

МИТТЕШПИЛЬ БАШЛАНА

 

Айрат белән Ирек ветеринар хастаханә янында вольер төзиләр. Кырыйда бер тартма өстендә шахмат тактасы куелган, янында – шахмат сәгате.

Ирек: Акбай, чыннан да, Саматтамы соң? Бәлки югалган гынадыр? Ә ул миндә дип ялганлыйдыр? Мин Саматны ничә ел беләм инде. Алай эшли алмый ул.

Айрат (Үзалдына): Димәк, начар беләсең син аны…

Ирек: Ничек начар беләм ди? Садикка бергә йөрдек. Күршеләренең этләре үлгәч, елавын күрсәң син аның. Тия алмый ул синең этеңә. Берничек тә.

Айрат: Ышанырга телим, әмма ышана алмыйм. Җиңәп дип, теләсә нинди чарадан да оялмаган кеше ул синең Саматың, белдеңме?

Ирек: Син берәр нәрсә уйлап табырсың әле… Әйдә уйнап алыйк әле? Арылды…

Шахмат янына барып, сәгатьне эшләтеп җибәрәләр. Уйный башлыйлар.

Ирек: Нәрсә? Уйлап таптыңмы?

Айрат: Ирек, нәрсәсен уйлыйсың, минем башка чарам юк. Этне җәл. Шул турнирдан башка бирер нәрсәм юк. Акбайны, җиңү дип, бетерә алмыйм бит инде мин. Акчаны башкача табырбыз. Бәлки. Саматка ул җиңү шул кадәр кирәк икән… әйдә, җиңсен. Димәк, җиңәр өчен җитди сәбәбе бар… Димәк минекеннән дә кирәгрәк аңа бу җиңү. Сиңа әйтмәдемени сәбәбен?

Ирек: Әйтмәде шул. Кирәк дип әйтте дә, булды шуның белән. Начар егет түгел ул, Айрат. Күптән түгел Ландыш ята торган больницада спектакль куйды. Мине дә барган идем анда – Ландыш королеваны уйнады. Сүзсез королева роле…

Айрат: Кем  ул – Ландыш?

Ирек: Ландыш бездә укыган иде ул. Син безнең мәктәпкә күчкәнче. Аннары авырып китте. Һаман больницада ята. Миңа калса, Айрат болай гына йөрми аның янына. Ландыш авырмаганда алар бер парта артында утыра иделәр. Бер дворда яшиләр. Гашыйк булгандыр инде шунда. (Көлеп җибәрә.)

Айрат: Алай икән…

Самат килә.

Самат: Ирек, син монда нишлисең?

Ирек: Менә ярдәм итәргә булдым әле…

Айрат, җирдән таяк күтәреп, Саматка таба бара башлый. Моны күргән Самат та җирдән таяк күтәрә. Арткы планда шахматлар сугышы бара.

Самат: Мә сиңа! Король  E6-D6.

Айрат: Ладья E4-D4. Ала алмыйсың. Шах.

Самат: Шулаймыни? Ә минем козырем бар!

Шахмат тактасы янына барып, сәгатьне җиргә аудара.

Самат: Ой! Әллә туктаган инде? Ничек шулай булды инде? Гафу, әмма минем вакытым бар, синеке – бетә бара… Акбай турында онытма. Ул сине сагынып беткәндер. Ау-ау!

Айрат Саматка ташлана. Сугыша башлыйлар. Айрат җиңә башлый.

Самат: Синең этеңә дә бүген эләгәчәк! Кыйнаячакмын күпме кирәк!

Айрат кинәт туктый, Саматның җилкәсен ычкындыра.

Ирек: Самат, нишләдең син?! Мин сине нормальный кеше дим белә идем!

Ирек Самат яныннан китә, нидер эшли башлый, аның янына Айрат килә. Самат канаган борынын сөртә-сөртә китә башлый.

Самат (Үз алдына): Шулай кирәк. Мин җиңәргә тиеш…

Җиңе белән күзен сөртә. Йөгереп китә.

Айрат: Мин җиңелергә тиеш. Аңладыңмы хәзер? Минем этем анда! Акбай менә шушы кыргый кулында! Нишләтмәс ул аны!

Ирек: Тимәс ул Акбайга…

Айрат (Иреккә кычкыра): Каян беләсең?! Мин ышанмыйм! Мин җиңелергә тиеш…

Икенче күренеш

МИТТЕШПИЛЬ

Кара Король Корольлегендә. Самат керә. Корольлеккә берничә ак фигураны әсирлеккә алып кайталар.

Кара Король: Теге буяулардан көчкә чистарынып беттек. Барыбер таплар калды, кара! Ә болай, эшләр яхшы, Самат! Син – молодец!

Самат: Миттельшпиль! Уен уртасына килеп җиттек, димәк.

Кара Король: Үзәк – d4-e4-d5-e5 квадраты бездә! Без позицион өстенлеккә ирештек! Сезне котларга рөхсәт итегез, Самат!

Самат (баш иеп): Рәхмәт! Рәхмәт! Сезне дә котларга рөхсәт итегез!

Кара Король: Рәхмәт! Рәхмәт! Уен китабыннан тагын берничә үтемле адым карале?

Самат: Әйдәгез соң, карыйк. Ә… ә Ландыш кайда?

Кара Король: Ландыш? Менә монда гына иде.

Самат: Мин Ландышны саклагыз, дип калдырдым! Кайда ул?!

Кара Король: Менә монда гына иде инде… (Бер кара пешканы тотып алып, селкетә. Пешканың башына ишарәләп.): Сиңа охшаган бер кызчыкны күрмәдеңме?

Пешка: Юк! Мин аклар ягына чыгарга гына торам.

Кара Король (Атны туктата): Безнең гаскәрдән булмаган бер кызчыкны күрмәдеңме? Менә моңа охшаган (узып баручы пешканы күтәреп күрсәтә).

Ат: И-иһа-һа! Күрдем! Аклардан кайтуым. Анда бер шушындый…

Самат: Ул акларда?! Аны әсирлеккә алып киттеләр! Сез күрмичә дә калгансыз! Әти-әнисенә нәрсә дип әйтәм хәзер?! Ничек чыгарыйм Ландышны?! Уен китабы! Хәзер үк! (Уен китабын эзли башлый. Табып укый): Җиңәргә телисең икән, корбаннарсыз булмас. Корбансыз булмас! Иң мөһиме  –  җиңү. Ул корбан ладьямы, офицермы, гади пешкамы – синнән тора.

Самат: Ат! Син! Алга!

Кара Король: Нишлисең син? Юк! Бирмим атымны! Ул минем берәү генә калды!

Самат Атны ияртеп, аклар ягына йөгерә.

Өченче күренеш

ФОРПОСТ

Аклар ягы. Ландыш һәм Ак Король җиләк-җимеш бакчасында. Агачның ак яфракларын яшелгә, ак әфлисүннәрен сарыга буяп йөриләр.

Ак Король: Элек болай түгел иде. Бер партия артыннан икенче партия уйный тордык. Ул җиңә, мин җиңеләм, мин җиңәм, ул җиңелә. Җыелышып, җиңү бәйрәмнәрен уздыра идек хәтта. Күңелле көннәр иде! Ә бу юлы чын-чынлап сугыша башлады. Ялгыш ишетәм дип торам башта – уенчык ясыйм, диде!..

Ландыш: Сездәнме?

Ак Король: Юк. Королевамнан.

Ландыш: Ялгышкансыздыр гына… Алай димәгәндер… Андыйга охшамаган ул!..

Ак Король (бүлдереп): Аның Сихерчесе бар. Ул теләсә кемне кечерәйтә ала. Менә шундый иде (Үз биеклеген күрсәтә), менә шундый ясады (Идәннән берничә сантиметр калдырып ишарәли.)

Ландыш: Ул моны эшләр дип уйлыйсызмы?

Ак Король: Шуңа охшаган… (Җырлый):

 

1.

Мин дә уйный идем элек

Синең кебек, аның кебек.

Сөйгән ярым елмаюы

Көч һәм куәт бирә торды.

Куш-та:

Аклы-каралы кояш күктә –

Моннан матуррак юктыр башка…

Таҗлы кызым бәхетле икән,

Миңа кирәкми уены бүтән!

2.

Уен-уен ! Каралы-аклы!

Шакмак саен ялгыш адым…

Король кулга ала калса,

Алиһәмнән уенчык ясар!

 

Куш-та:

Аклы-каралы кояш күктә…

Гаскәремне тилмертмим башка.

Таҗлы кызым булмас тоткын,

Миннән генә уенчык ясасын!

Аңа тимәсен…

 

Ландыш: Ак Король сезне әсирлеккә төшерсәләр, партия тәмам дигән сүз!

Ак Король: Әйе, беләм. Әмма Ак Корольга Королевамны бирмәм. Аннан Кара Королева уенчыгы, көзгесе янына куяр өчен бер курчак иттермәм! Юк, булмас!

Ландыш: Бәлки алай эшләргә дә теләмидер ул бөтенләй?..

Ак Король: Үзе әйтте. Нәкъ шулай эшлиячәк. Кара Королеваның кәефе күтәрелсен өчен шулай эшличәк! Минем Королева бәрабәренә!..

Ландыш: Бәлки ялгышасыздыр? Кара Король андый йөрәксез булырга охшамаган бит!

Ак Король: Ә аның янында бөтерелүче теге сәяхәтче?

Ландыш: Саматмы?

Ак Король: Ул да охшамаганмы?

Ландыш: Ул да начар түгел, мин беләм… Ул бик әйбәт малай. Кайбер вакытта сәер адымнар ясый, шул гына. Ә болай яхшы ул…

Ак Король: Нинди адым ясарга кирәклеген беләм мин. Иң дөрес адым…

Ак Королева керә.

Ак Королева: О! Кем бу? Монда хәтле килеп җиткән бит! Королем, ялгыш адым ясамагыз! Хәзер мин үзем!

Ландышка ташлана.

Ак Королева (якынлашкач, туктап кала): Тукта, син бит кара пешка түгел? Охшагансың гына… Нишлисең син монда?

Ландыш: Сезнең белән рәсем ясарга теләгән идем (сумкасыннан берничә буяу чыгара.)

Ак Королева: О! Ничек дидегез? Буяу? Мин риза!.. Кая-кая?.. (Буяуларга ишарәли) Нәрсә бу?

Ландыш: Бу төс – кызыл. Иреннәр кебек. Бусы – зәңгәр – халатым кебек. Менә монысы…

Ат иярткән Самат йөгереп керә.

Самат: Китегез Ландыш яныннан! Хәзер үк! Ап-ак Король булып та шундый кара адымга барасыңмы? Ландышны кулга алып, аны җиңүеңә алмаштырырга булдыңмы?!

Ак Король: Без аңа тияргә җыенмый идек тә…

Ак Королева Саматка йә Ландышка ыргылырга тора, Короленең фәрманы гына кирәк.

Ландыш: Самат! Тынычлан.

Самат Атны Ак Королевага таба сикертә. Ат Ландыш янына килеп баса. Королева алар каршысында, уртада кала.

Ак Королева: Хәзер минем адым, шулаймы? О! Бу вилка, түгелме? Икегездән берегезне ала алам. Йә атны, йә Ландышны. Сайларга гына кала. Мин – барыбер плюста калачакмын. Атны алдыммы – бу бер ни дә түгел. Ландышны алуым… әйтүеңчә, сине көчсезләндерәчәк. Нык көчсезләндерәчәк. Шулаймы, Самат? Кара Корольгә ярдәм итеп йөрмәссең! Сиңа бу сугыш кирәкмиячәк хәтта! Чөнки ул синең кадерлең!

Ак Король: Королевам…

Ак Королева Ак Корольгә борылып карый. Ак Король “Юк”, дип башын чайкый. Ак Королева тынычлана төшә.

Самат: Зинһар өчен… Королева…

Ак Королева: Шахмат тактасындагы адымың бик кечкенә күренә ул, Самат! Тормышта исә адымың киң була!

Ак Король: Һәркемнең үз «вилка»сы була. Язмыштагы юллар кебек. Кайсы юлны сайлыйсың бит… “Вилка” – шахматтагы бер адым гына. Шахматта яңа партияне башлап була. Тормышта яңа партияне башлау мөмкин микән?

Пауза.

Самат (үзалдына): Тормышта адымың киң була…

Пауза.

Ак Королева: Ландыш, син мине рәсем ясарга өйрәтәм дип вәгъдә иткән идең. Башка вакытны инде, яме.

Ат аркасына кулын куя.

Алып китегез.

Ак пешкалар йөгерешеп чыгалар, Кара Атны алып китәләр.

Ак Королева: Мин адымымны ясадым. Ә хәзер сезнең адымыгыз – китегез.

Самат (гаҗәпләнеп): Рәхмәт… Рәхмәт, Королева.

Ландыш: Рәхмәт…

Самат Ландышны үзе белән каплап, Королева һәм Корольгә борылып карый-карый, сәхнәдән чыгып китә башлыйлар.

Самат (Ландышка) Шахмат тактасындагы адымың бик кечкенә күренә ул, Тормышта исә адымың киң була… “Вилка” – шахматтагы бер адым гына. Шахматта яңа партияне башлап була. Тормышта яңа партияне башлау мөмкин микән?

Ак Королева (Ак Корольгә, җирдә аунап яткан буяларны күтәреп) Рәсем ясарга өйрәнермен әле мин, шулай бит?

Ак Король Королевасын кочаклап ала.

Сәхнә караңгылана.

Дүртенче күренеш

ЭНДШПИЛЬ ЯКЫНЛАША

Самат белән  Ландыш Кара корольлеккә кайттылар. Самат уйчан.

Самат: Эндшпиль якынлаша.

Ландыш: Нәрсә ул эндшпиль?

Самат: Шахмат партиясенең ахыргы өлеше. Без ахырга якынлаштык…

Ландыш: Кара Королева кайда соң? Эзләп керим.

Чыгып китә.

Самат: (Үз алдына) Ак Король Ландышны әсир итмәде… Югыйсә, әсир итеп, бездән җиңүне тартып алырга мөмкинлеге бар иде. (Кычкырыбрак) Без җиңелсәк, кайтарып бирермен, дип әйтә ала иде. Ә Ак Король алай эшләмәде… Нигә?..

Кара Король: Күңеле ак булганлыктандыр… Аның максаты башкадыр…

Самат (үҗәтләнеп, тезеп китә, бутала, тотлыга): Турнирда мин җиңәргә тиеш. Мин! Ландышка дус бүләк! Робот-эт. Ул ошар. Япониядә! Уйлап тапканнар! Гел янында булыр. Ул шатланыр! Мин беләм. Ландыш тереләчәк! Тереләчәк! Менә күрерсез!

Кара Король: Син аннан сорадыңмы?.. Бәлки аңа робот эт кирәкмидер дә?

Пауза.

Самат: Сез дә Королевагызның күңелен күтәрер өчен, Ак Королевадан курчак ясарга уйладыгыз. Ул курчак Королевагызга кирәкме? Сез аннан сорадыгызмы?

Пауза.

Кара Король: Юк, сорамадым… Королевамнан сорамадым…

Самат: Мин сезгә җиңәргә ярдәм итәргә вәгъдә иттем. Һәм без җиңәрбез… Башлыйк…

Кара Король: Королевамны гына өйдә калдырып тора алабыз бит?

Самат: Бәлки калдырырбыз да…

Кара Королева белән Ландыш керәләр.

Кара Король: Китап нәрсә ди соң? Кычкырып укы! Тагын нинди адымнар ясап була?

Самат (Китапны ачып укый): Бик җиңәргә телисез икән, көндәшегезнең Королевасын, йә булмаса… этен урлагыз! Көндәшегез җиңелгән очракта гына кулга алынган фигураны кайтаруыгыз турында белдертегез. Һәм бар нәрсә дә сезнеңчә булачак…

Самат катып кала. Ландышка карый. Кулындагы китапны җиргә ташлый.

Кара Король: Нишләвең?!.

Самат: Дөрес китап түгел бу. Ак Королева шулай эшләмәде… Кара Король, сез ялгыштыгыз, мин хәрефләрнең мәгънәсен аңлый алмадым. Ялгышканмын…

Самат читкәрәк барып утыра.

Кара Король: Ландыш, син берәр нәрсә аңлыйсыңмы?

Ландыш: Аңлый башладым кебек… Ниһаять, аңлыйм. Уен Китабы Саматны күп нәрсәләргә өйрәткән дип беләм. Кара Королева, әйдәгез, мин Сезне рәсем ясарга өйрәтәм?

Кара Королева: Белмим дә инде… Армам микән? Башым авыртмас микән?.. Ә чәнти бармагым? Ул да авыртмасмы? Юкмы? Тырышып карыйк, чыннан да, файдасы тиеп китсә? Әйдә соң…

Ландыш белән Кара Королева бергәләп рәсем ясый башлыйлар.

Җырлыйлар:

Зәңгәрсу кояш күктә!

Ямь-яшел болыт йөзә!

Кызгылт-сары тәрәздә!

Шәмәхә чәйнек көлә!

Королева башын кысып бәйләгән сөлгенә тартып ала.

Зәңгәрсу карбыз үсә!

Кып-кызыл үрдәк үтә!

Әфлисүн төстә таулар!

Алсу таплы ак атлар!

Кара Королева (Ландышка): Ландыш, синең кебек дустым булса иде минем! Королем мине гөлләргә, уенчыкларга күмә дә, сугышка китеп бара, ә мин берүзем калам… Сагынып калам… Миңа җиңү кирәкми. Миңа синең кебек дус кирәк. Син китәрсең, ә мин тагын монда бер ялгызым калачакмын… Моңсу…

Кара Король башын күтәреп, Кара Королевага карый.

Ландыш: Минем дә синең кебек бер дустым булса иде… Хәер, бар минем дустым! Ул исә миңа бу җитми дип белә.

Самат Ландышка күтәрелеп карый.

Кара Королева: Сугыш ахырына якынлашты. Сез китәчәксез. Мине бөтенләй онытып бетермә инде, яме, Ландыш? Син хәзер пешкага охшагансың. Кечкенә, әмма кыю пешкага. Һәм бик тырышсаң, син дә Королева була алырсың. Син җиңәрсең. Ишетәсеңме мине?! Син җиңәрсең!

Ландыш: Мин тырышырмын, Кара Королева…

Кара Король белән Самат бер-берсенә карый.

Сәхнә караңгылана.

Бишенче күренеш

ЭНДШПИЛЬ

 

Кара һәм ак гаскәрләр калдыклары кара-каршы басып тора. Самат уйларга баткан иклеш сөйләшә, сөйләве битараф, автомат рәвештә әйтелә сыман. Телендәгесе белән уйдагысы бер дә килешми кебек…

Самат (пышылдап): Эндшпиль…

Кара Король: Эндшпиль!

Ландыш: Партиянең соңгы өлеше…

Кара Король: Самат, нишлибез? Уен китабын карадыңмы?

Самат: Карадым. Без аларны тозакка тотарбыз.

Кара Король: Ничек итеп?

Самат: Мат куяр өчен без Ак Корольгә Офицерыгызны тәкъдим итәрбез. Ул аны алданып алыр. Һәм үзенә мат куяр өчен кырны ачар.

Кара Король: Офицерымнымы? Башка чара юкмы?

Самат: Корбансыз булмый.

Кара Король (әкрен һәм моңсу тавыш белән): Алга?..

Самат: Әйе. Алга.

Шахмат Корольлегендә соңгы бәрелеш башлана. Кара гаскәр Ак Королеваны чолганышка ала башлый. Ак Король аңа таба атларга уйлый.

Ак Королева: Королем! Юк! Сакланыгыз! Ладья сезне коткарыр! Чигенегез!

Ак Король аптырап кала.

Ак Королева: Королем, уйларга вакытыбыз юк, сәгатькә карагыз!

Ак Король шахмат сәгатенә борылып карый. Аклар вакыты бетеп бара икән…

Ак Королева: Королем, цейнтнот! Вакытыбыз чыгып бетсә җиңеләбез! Тизрәк! Чигенегез!

Кара Король үзен капларга әзерләнгән Ладьяга кул болгый һәм Королева янына бара башлый.

Кара фигуралар Ак Королеваны чолганышка алуны дәвам итә.

Ак Королева нәрсә эшләргә белми. Аңа һөҗүм итүчеләр белән сугыша башласа, Корольгә юл ачылачак.

Ак фигуралар: Вакыт бетә! Вакытыбыз бетә! Сәгатькә кара! Вакыт бетә!

Кара Король: Ак Король, синең адымың! Көттермә! Вакытың бетә!

Ак гаскәр Ак Корольнең фәрманын көтә. Ак Король гаскәре алдына чыга.

Ак Король (Ак Королевага): Мин сине бирмәм. Гаскәремне дә кырдырмыйм. Кара Королевага таш уенчык кирәк икән, ул уенчык мин булырмын.

Кара Король, Самат, Ак Король кара-каршы басалар.

Кара Королева: Королем! Синең адымың. Хәл иткеч адымың. Бетсен сугыш.

Кара Король Кара Королевага, Саматка карый. Кара Королева ялварып Корольга карый.

Кара Король: Королевам, минем синнән беркайчан да сораганым булмады. Хәзер сорыйм. Бәхетле булу өчен нәрсә кирәк сиңа?

Кара Королева: Игътибарың кирәк… Янымда булуың, бәхетле булуың кирәк… Шул гына.

Пауза.

Кара Король (катгый рәвештә): Ак Король! Мин сиңа… килешү тәкъдим итәм.

Ак Король: Чынмы?.. Мин кабул итәм, Кара Король.

Кара Королева: Ниһаять, син миңа теләгән бүләк ясыйсың! Тыныч тормыш бүләк итәсең!..

Гаскәрләр: Ур-ра! Ур-ра! Яшәсен!

Самат (шатлыклы тавыш белән): Тагын җырлыйсызмы әллә?..

Кара Королева: Җырлыйбыз!

Җырлыйлар:

Ак Королева:

Алиһәңә һәм халкыңа

Тугры калдың! Курыкмадың!

Минем өчен, халкың өчен

Бирер идең кылыч көчен!

Кыю адым!

Ак Король:

Аһ, Алиһәм! Сине сөям!

Беркемгә дә сине бирмәм!

Син булмасаң, мин юк сыман –

Синсез миңа дөнья кысан.

Гади адым!

Кара Королева:

Орыш тәмам! Яши алам

Тыныч кына! Кылыч сына!

Патшам янда. Шәмнәр яна!

Без икебез, тормыш тигез!

Дөрес адым!

 

Кара Король:

Һәркөн көрәш, көчең өләш

Башкаларга, башкаларга!

Онытма, үз-үзеңә син

Якын иптәш, иң зур көндәш!

Үзеңне җиң!

Ак Королева белән Кара Королева кочаклашалар.

Кара Королева: Малайлар тынычландылар ахрысы. Бергәләшеп чәй эчеп алсаң да була хәзер.

Ак Королева: Әйе, ахир, мин бик теләп чәй эчәр идем.

Кара Королева: Сиңа шундый тәмле эремчек шәңгәсен пешереп авыз иттерәсем килә. Королем сугышта булмаганда шундый яратып ашый! Синекенә дә ошар, бәлки?.. Ой! Бу якаларны кем чикте сиңа?

Ак Королева: Үзем инде, кем чиксен…

Кара Королева: Өлгесен бирерсең әле?..

Чөкердәшеп сөйләшә-сөйләшә арткы планга китәләр.

Ландыш: Дөнья аклы-каралы түгел ул. Башка төсләр бар анда. Әфлисүн, шәмәхә, алсу төсләр, өстәл, китап, сәгать төсләре… Җиңүгә килгәндә дә шулай ук. Җиңү һәрвакыт яхшы, җиңелү – начар дигән сүз дип белү ялгыш. Кайвакытта җиңәр өчен чигенергә кирәк булыр. Бер адымга гына. Бу чигенү – үз-үзеңне җиңү булыр. Самат, син җиңәргә өйрәндең.

 

Кинәт Ландыш җиргә ава.

 

Алтынчы күренеш

КАРА КОРОЛЬ АДЫМЫ

Мәктәптә шахмат турниры бара. Бар кеше Самат белән Айратның уенын күзәтә. Уен бик киеренке – күренеп тора, ике шахматчы да бик яхшы уйный. Кинәт Айрат берсе артыннан берсе “хаталар” эшли башлый.

Укучылар пышылдаша: Айратның нишләве бу? Яхшы гына бара иде! Абау! Мондый хатаны кем эшли инде?

Укучылар башларын селкеп, бик аптырап Айратка карыйлар.

Самат белән Айрат бер-берсенә карашалар.

Ирек: Айратка мат була хәзер…

Самат (Айратның чираттагы адымыннан соң): Мин… сиңа… килешү тәкъдим итәм.

Барысы да “ах” итә. Айрат гаҗәпләнеп урыныннан тора. Самат та тора. Кул кысышалар.

Судья тавышы: Көтелмәгән финал! Безнең ничья! Ничек алай? Самат Карасараев Айрат Галиәкбәровка килешү тәкъдим итә! Ике җиңүчебез бар! Самат Карасараев һәм Айрат Галиәкбәров! Димәк, призыбыз да яртылаш бүленәчәк! Котлыйбыз, дуслар!

Укучылар шаулашкан арада Самат Айратны залдан алып чыгып китә.

Айрат: Нәрсә булды сиңа? Без больницага барабыз түгелме соң? Авырмыйсыңдыр бит? Бик охшаган. Чынлап.

Самат: Айрат, без ветеринаркада бергә эшли алыр идек. Бергә җиңгән призны да этләргә тота алыр идек. Ничек уйлыйсың?

Айрат (Пауза.): Мин нәрсә әйтергә дә белмим.

Малайлар больницага килеп җитә. Самат гаражлар арасына кереп китә. Аннан көчек тавышы ишетелә башлый. Самат Акбайны алып чыга.

Самат: Айрат… (Күзләрен җиңе белән сөртеп ала.) Әйдә Акбайны Ландышка бүләк итик әле?.. Ул аңа бик кирәк.

Айрат: Ландышның хәле начарланды, шулай бит?..

Самат башын ия.

Айрат: Акбайны бүләк итик. Бүләк итик, әлбәттә! Көн саен монда алып килербез. Акбайны күрү өчен Ландышка тәрәзәдән генә карыйсы була! Ландыш терелер, менә күрерсең! Самат, ул терелер!

Самат телефоннан Ландыш номерын җыя.

Самат: Алмый нигәдер. (Тагын җыя. Сәгатенә карый.) Бу вакытта аларның буш вакытлары. Алмый. Айрат, ул трубканы алмый. Ландыш, ал инде трубканы. (Еларга җитешә, трубкасы белән тегендә-монда йөри башлый.) Ландыш! (Тәрәзәгә карап кычкыра.) Ландыш! Ландыш! Ландыш…

Самат белән Айрат башларын күтәреп тәрәзәгә карыйлар.

Пауза.

Тәрәзәдә Ландышның чәчсез башы күренә. Кыз елмаеп, шахмат тактасын селки. Күршедәге тәрәзәләрдә дә башка балаларның чәчсез башлары тырпаешып чыга – кулларында  шахмат такталары.

Самат (Кул болгый. Айратка карап): Ландыш та җиңәр.  Шулай бит?

 

Пәрдә төшә.

Сәхифә: Иҗат
  • Лейляпа— 06.04.2011 00:36

    Сенинле горур дуюйорум! )))

  • Sombel— 06.04.2011 09:13

    пыть 🙂

  • artur— 17.05.2011 13:04

    бик тәмле!
    елаттың =)

    кайбер күземә чалынган хаталар:
    1. Бөтен: …бөен уйларың “Ландыш” кына ахрысы
    2. Миттельшпиль: МИТТЕШПИЛЬ БАШЛАНА – күренеш исемнәрендә миттешпиль, әсәрдә миттеЛЬшпиль: Самат: Миттельшпиль! Уен уртасына килеп җиттек, димәк.
    3. Цейтнот: Ак Королева: Королем, цейнтнот! Вакытыбыз чыгып бетсә җиңеләбез! Тизрәк! Чигенегез!

  • Sombel— 17.05.2011 13:06

    Миттельшпильне белэм инде 🙂 “икелек-берлек” 🙂
    цейтноты киткән…

Эзләү


Календарь

Сентябрь 2023
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930  

Рәсемнәр

extra-strong-coffe busy3 vystavka terki t6 tp3

Сандык