Архив записей за месяц: Январь 2010

Бүген инде без Муса Бигиевның ислам дөнясында иң күренекле шәхесләрдән һәм илаһият галимнәреннән булганын һәм, шулай ук, ХХ йөз башы татар милли-азатлык хәрәкәте идеологларының берсе булуын таныдык.

Г.Ибраһимов соңарак бәяләп үткәнчә, “Татар бурҗуазиясенең сәяси-иҗтимагый хәрәкәтләре тарихын язучы бердәнбер мөхәррир” һәм “мөселман фракциясенә җан өрүче” дә булган дин эшлеклесе М. Бигиев ХХ йөзнең 1 чирегендә татар халкының милли, дини тормышында әһәмиятле роль уйнаган шәхес.
Тулысы белән укырга

Әхмәтһади Максуди — ХХ гасырның беренче чирегендәге татар дөньясында иң укымышлы зыялыларыбызның берсе. Аны үз заманында ук “иң-иңнәрнең“, ягьни иң танылган шәхесләрнең беренче унлыгына керткәннәр. Ул — татар әлифбасына 6 хәреф кертеп, “имляда ишетелгәнчә язу тиешле” дип уку-укыту системасын яңача укыту юлына кертеп жибәрүчеләрнең берсе, —1906 елдан башлап 1918 елга кадәр чыгып килгән иң күп тиражлы “Йолдыз” гәзитенең нәшир-редакторы, ХХ йөз башы татар милли хәрәкәтендә танылган жәмәгать эшлеклесе.

Һади Максуди — Әхмәтһади Низаметдин улы Максудов 1868 елның 28 сенябрендә Казан губернасы Ташсу авылы (хәзерге Биектау районына керә ) мулласы гаиләсендә туган. Низаметдин мулла гаиләсе татар дөньясына ике олуг шәхес — Һади һәм Садри Максудиларны биргән.
Тулысы белән укырга

Әлеге язма 1970 елларда Төркиядә татар эшмәкәре Ә.Мәңгәр булышлыгы белән чыккан “Казан” журналында (1975 ел, 16 сан) басылган. Язманың авторы – профессор Сәгадәт Чагатай.

Сәгадәт Чагатай (1906-1989) – күренекле шәхесебез Гаяз Исхакый кызы. Ул 1922 елда, 21 елгы афәтне-ачлыкны кичереп, советлар басымыннан качып, зур авырлыклар белән, әтисе янына Германиягә
килә, Берлин университетының төрки телләр факультетында укырга керә һәм аны тәмамлаганнан соң татар теле буенча диссертация яклый. Икенче Бөтендөнья сугышы башлангач ул ире Т.Чагатай белән Төркиягә күчә һәм Анкара университетының төрки телләр кафедрасына эшкә чакырыла. С. Чагатай шул кафедрада 40 ел дәвамында эшли, докторлык диссертациясе яклый, профессор дәрәҗәсе ала.С.Чагатай университетта укытучы профессор, күп санлы гыйльми хезмәтләр авторы,төрле илләрдә үткәрелгән фәнни конференцияләрдә, симпозиумнарда катнашучы күренекле галим булса да, ул “Казан” журналының һәр санында диярлек татар милләтеннән чыккан олуг шәхесләр, мөһаҗирлектә яшәгән һәм төрек халкының мәдәниятендә, фәнендә, сәясәтендә олы эшләр башкарган милләттәшләребез, ягьни үзенең замандашлары – галимнәр, мөгаллимнәр, врачлар турындагы мәкалә-язмалары белән катнашып торырга вакыт таба алган.Менә шундый язмаларның берсен-“Доктор Сәхиб Җамал Солтан”га багышланганын- укучыларыбыз игьтибарына тәкъдим итеп халкыбызның фидакарь затларыннан булган шәхес белән таныштырырга телибез.

Фәридә Гаффарова, тарих фәннәре кандидаты.

Сәгадәт Чагатай

Сәхиб Җамал Солтан

(10.3.1901 – 27.5.1975)

Доктор Сәхиб Җамал ханым Солтанның әтисе Хәсән Галим улы Русиянең Пенза өлкәсе Инза Татар авылыннан чыккан, ягьни Касыйм татарларыннан. Әнисе Хәдичә дә шушы авылның Гаффар исемле кешенең кызы. Сәхиб Җамал ханым да шушы авылда туган. Тулысы белән укырга

Милләт тәрәккыятенә бар көчләрен, белемнәрен багышлаган олуг затларның исемнәре, милләт өчен башкарган эшләренә “милләтче” мөһере сугылып, сиксәненче еллар башына кадәр халыктан яшерелеп киленде, гуя алар татар халкы тарихында булмаган да.

Менә хәзер, ниһаять, әкренләп булса да алар татар халкы тарихында үз урыннарын, бәяләрен ала баралар. Милләтпәрвәрләребез — халкыбызның, асыл затлары булган ул-кызлары, гуя озак, ерак сәфәрләрдән сон, туган җирләренә, туган илләренә әйләнеп кайталар. Шундый шәхесләребездән — Исмәгыйль бәк Гаспринский, Һади һәм Садри Максудилар, бертуган Гобәйдулла, Габдулла, Мөхлисә Бубилар, алты бертуган Апанаевлар, биш бертуган Шәрәфләр, бертуган Алкиннар, Г.Исхакый, Ф.Туктаров, З.Вәлиди, М.Бигиев, Г.Барудиларның милли, сәяси эшчәнлекләре белән киң җәмәгатьчелек әзме-күпме таныш инде. Ә бит бу чорда алар белән бергә ислам дөньясының зур авторитетка ия булган дин галимнәре Зыя Камали, Риза Фәхретдинов, Закир Кадыйри да татар мәдәниятендә, мәгарифендә зур эшчәнлек алып барганнар. Тулысы белән укырга

Эзләү


Календарь

Январь 2010
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Рәсемнәр

reseda zeleniy-kot alka _1 more keks2

Сандык