Архив записей за месяц: Апрель 2010

Төркиядә мөһажирлектә яшәп берюлы ике— татар һәм төрек халкына хезмәт иткән милләттәшләребезнең берсе—ХХ йөз башында татар халкының яңача мәгарифен, мәдәниятен үстерүдә, аның вакытлы матбугатын барлыкка китерүдә һәм аның үсешендә үз сүзе, үз урыны булган һәм шул үзгәртеп коруларда шактый зур роль уйнаган һәм үзенең тарихи хезмәтләре белән инде танылу алган тарихчы галим, үткен каләмле журналист, жәмәгать эшлеклесе Габделбари Баттал Таймас.

Габделбари Габдулла улы Сәетбатталов 1880 елда Самара губернасы Бозаулык өязе Яңа Актау (Биләгүр) авылында крестьян гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Ул башта үз авылларында, аннан соң Оренбургның Карвансарай һәм Каргалы мәдрәсәләрендә укый. Бераздан ул Троицкиның атаклы Зәйнулла ишанның “Рәсүлия” мәдрәсәсендә уку теләге белән шунда китмәкче була, әмма акча таба алмый. Шунлыктан, ул казакь далаларына китеп балалар укыта, бераз акча туплагач, ашкынып, бу теләге турында әтисе белән Каргалыда хәлфәлек иткән абыйсы Хәсәнгә дә әйтмичә, Троицкига китә.
Тулысы белән укырга

Сәхифә: Без рубрики

Эзләү


Календарь

Апрель 2010
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930  

Рәсемнәр

380196238 dsc01384 sok1 tukay chess_0 IMG_0139

Сандык