Карбыз-кавыннар
28/07/2010
Бүген эштә менә мондый салатлар ясадык. Журналыбызның август санында мастер-классын күрә алырсыз. Ә мин аның язмасын монда хәзер урнаштыра торыйм әле?
Кадерле кунакка җиләк салатлары
Кирәк:
– карбыз яки кавын;
– җиләк-җимешләр (төче чия, йөзем кебек баллылары да, нектарин, шәфталу, кара карлыган, бөрлегән кебек әчкелтемнәре дә булсын);
– агач таякчыклар;
– бау, карандаш.
Карбыздан «кәрзин» ясыйбыз. Моның өчен карбыз төбен юка гына итеп кисеп алабыз һәм шул ягы белән утыртып куябыз. Өстен турылап кисәр өчен, карбызны бау белән бәйләп бау урынын карандаш белән сызып чыгабыз. Шул юл буйлап кисеп, карбыз капкачын ачабыз. Карбыз кырыйларын сырлап кисәбез. (Кавын капкачын баусыз да тигез итеп кисәргә була.) Тулысы белән укырга
Яңа фикерләр