Дүрт шкаф тулы бәхет
Кыска гына вакыт арасында бер дә белмәгән, беренче мәртәбә күргән кеше белән сөйләшү ихлас булырмы, әңгәмә җай гына агып китәрме? Герой үзе турында кызык итеп язарлык мәгълүматлар бирергә, истәлекләре белән бүлешергә теләрме-юкмы? Наилә Вәлиевна ишекне ачып җибәрү белән әлеге борчулы уйларым бөтенләй булмагандай эреп югалдылар.
Гомере буена мәктәптә немец телен укыткан, кырык өч ел укыту бүлеге мөдире вазифасында эшләгән Наилә Вәлиевна Мингазова Мәгариф отличнигы, Хезмәт ветераны кебек дәрәҗәле исемнәргә лаек булган. Казан шәһәре Вахитов районының район советы депутаты итеп сайланып, кешеләргә күп файда китерә алган. Аның гаиләсе турында озын-озак һәм кызыклы итеп сөйләргә мөмкин: гомере буена табиб булып эшләүче өлкән апасы Көлемсәрнең мәшһүр җырчы Мәрьям Рахманкулова гаиләсенә килен булып төшүе, дүрт кыз туганның да – Илсөяр, Асия, Наилә һәм мәрхүм Көлемсәрнең, ир туганнары булмаганлыктан, фамилия югалмасын диеп, әтиләре фамилиясендә калулары; әтиләренең туганнан туганы танылган физик-галим Хәмит Мөштәри белән бәйле никадәр тарих белеп буладыр! Әмма сөйләшүебез мәктәп турында да, укучылар тирәсендә дә, нәсел-нәсәб тирәсендә дә түгел. Без Наилә Вәлиевнаның… үзенең куян сыннары коллекция-тупламасы турында сөйләгәнен йотлыгып тыңлыйбыз.
Тулысы белән укырга
Яңа фикерләр