Архив записей за месяц: Март 2011

leytenant

Бу китапны укый башлауга искә төшердем – аның эчтәлеген миңа ике ел элек  Түбән Новгород шәһәрендә узган драматурглар семинарында булганда Илгиз Зәйни сөйләде. Аптырап тыңладым –  шуның кадәр ерткыч пьесалар була микәнни дип.

Пьеса-триллер.

Сәхифә: Китапханә
Мин коточкыч ялкау…  Ни кадәр идея, никадәр сюжет башта – утырып рәхәтләнеп яз гына бит! Ә мин ялкауланам… Шуның нәтиҗәсе – түбәндә күренә… Киләчәктә җиңнәрне сызганып эшлисе… Болай булмый! Ир-атлар арасыннан алгарак чыгарга исәп 😉
1.    Кызыксындыру премиясе
“Самат һәм Кара король” Сөмбел Гаффарова
2.    Кызыксындыру премиясе
“Әҗәт” Зәбир Гыймаев (Түбән Кама)
3.    Кызыксындыру премиясе
“Көтү” Булат Сәләхов (Яр Чаллы театры)
4.    Проза әсәренә нигезләнеп язылган инсценировка өчен премия
“Ком ял итми” Равил Сабыр
5.    35 яшькә кадәрге яшь авторлар өчен махсус номинация
“Бөке” Илгиз Зәйниев
6.    Балалар һәм яшүсмерләр өчен пьеса
“Ак чәчәкләр иле һәм Каракөчләр” Илгиз Зәйниев
7.    3 премия
“Дөньясы шундый, балакай, дөньясы” Әлфис Гаязов (Уфа ш.)
8.    2 премия
“И минем яктыртучым” Ркаил Зәйдулла
9.    2 премия
“Бармы ришвәткә дәва?..” Зөлфәт Хәким
10.    Мәдәният министрлыгының махсус премиясе
“Үлеп яратты” Ркаил Зәйдулла
Сәхифә: Көндәлек

Апам Төркиядә. Әнкарада. Режиссер Рәшит Заһидуллин белән спектакль куярга киттеләр. 🙂

Ләйлә апа Гали Акышларга да барып кайтырга өлгергән. Сәламнәре бар. Ярты җаным шунда йөри.

Бер көнне симит – төрек бублигын пешерергә булдым. Янмады-көймәде! Тәмле булды! Фотосын эштәге бер апага күрсәткән идем. “Менә ичмасам – табаң чиста! Каралган табаларны яратмыйм!” – диде. Хе! Безнең табалар чиста чаклар бит әле:) Сүз уңаеннан – кичә язылышып кайттык.

simit

Сәхифә: Көндәлек

ЯЗ!

17/03/2011

vesenniy

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Үземә дә бигрәк ошый… Кулларым җитми киеп бетерергә 🙂 Бу наборны кырыйга алып куярга сорадылар. Әлегә сатылмый.

Сәхифә: Кул эшләрем    Тамгалар:

Эзләү


Календарь

Март 2011
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031  

Рәсемнәр

34269867_zakat 1 muensalar pero nebo1_0 key2

Сандык