Павел Санаевның “Похороните меня за плинтусом” китабын интернет аша өйгә алып кайттырдым. Ике көндә укып та чыктым.
Кечкенә малай күзлегеннән сөйләнгән әсәр сискәндерә. Еш кына адәм баласын кызганам, аңлыйм, бу ярамаган эш, әмма…
Оныгына карата тирания дәрәҗәсенә җиткән мәхәббәт малайны бертоташ куркуда яшәтә. Барысын да кызганыч: малайны да, әнисен дә, бабасын да, тиран әбисен дә. Әбисен аеруча… Психологик имгәнгән кешенең мәхәббәте котычкыч була икән. Оныгын алып киткән мәлдән аның яшәү мәгънәсе дә югала…
Яңа фикерләр