Таксистка
Эльвира Хайруллина “Дамский клуб” такси хезмәтендә эшли. Күптән түгел генә парк хуҗасы аңа бергә җитәкчелек итәргә тәкъдим иткән. Эльвира такси паркының эшчәнлеген дә контрольдә тота, үз эшен – шәһәр буйлап клиентларны йөртүен дә дәвам итә. “Баранканы ташлый алмыйм мин!” дигән сүзе барлык сорауларга да җавап бирә.
Финанс-икътисад институтын тәмамлап, берничә ел банкта эшләп алдым да, декрет ялына киттем. Аннары кризис бәрде, кире эшкә чакырырга ашыкмадылар. Беренче ирем белән аерылышкач, бөтенләй эшсез дә, акчасыз да калдым. Кулда – ике бала. Нишләргә? Кая барып егылырга? Тынычланып, уйлый башладым: иң яраткан шөгылем машина йөртү икән, нигә таксида эшләп карамаска? Тәвәккәлләдем. Ул вакытка машина йөртү стажыма биш ел тулды – эшкә бер проблемасыз алдылар.
Төнлә
Төнлә йөрергә яратам. Динамиклардагы музыка ачык тәрәзәдән агып чыгып китә. Мин йотлыга-йотлыга буш шәһәр һавасын сулыйм… Таксида эшли башлагач, үзгәрдем… тынычландым. Элек узып китүче ирләргә ачуым кабара иде, кистереп китүләре, юл бирмәүләре, авыз читләре белән мыскыллап елмаюлары гаҗәпләндерә, гарьләндерә иде. Хәзер исә миңа барыбер, машинасын кычкыртып киткән ирләргә: “Бар, бар, алай ашыгасың икән, светофорда барыбер очрашырбыз”, – дип көлеп калам. Башка таксисткаларда да үзгәрешләр күрәм – хихылдык кызлар, эшли торгач, җитдиләнә, җитезләнә. Безнең эш клиентны А ноктасыннан Б ноктасына исән-сау алып бару гына түгел, безгә көн саен психолог булып эшләргә туры килә. Без тыңлаган моң-зарлар том-том китапка җитәр иде. Клиентның кәефен күтәрергә тырышасың. Бер клиентым мәңгегә хәтеремә уелып калды, сөйлим әле.
Тулысы белән укырга
Яңа фикерләр