Бүләк
Менә мондый бүләк ясалды – туганым Миләүшә өчен!
Менә мондый бүләк ясалды – туганым Миләүшә өчен!
Муенса-беләзекләр бәйләргә яратам. ..
Бу шөгылем миңа рәхәтлек бирә. Инде күпмесен алдылар. Шәһәрдә муенса-беләзекләремә бизәнгән кызлар йөри. Шунысы ниндидер горурлык хисе бирә.
Фото: Г. Хафизов.
Кирәк:
пластик яки агач шарчыклар (диаметры 2 см);
“Ирис” тибындагы җеп;
0,55 номерлы ыргак.
Эш барышы:
4–5 күз җыеп, боҗрага тоташтырабыз.
1 нче рәт – түгәрәк буенча бәйләп, күзләрне өсти барабыз: күз уртасыннан яңа күз бәйләп чыгаргач, ыргакта ике күз булыр. Икесен бергә бәйлибез дә, тагын шул ук күздән күз бәйләп чыгарабыз. Түгәрәк буйлап шулай бәйләп китәбез. Тишекләр калмасын өчен җепне тарттырыбрак бәйлибез. Тишекләр калмаган, пөхтә бәйләнгән шарчыклар гына матур күренә.
Ял көннәрендә киңәш ителгән киноларны карап булмады. “Париж, я люблю тебя” фильмын карадым.
Кыска мәхәббәт тарихларыннан тезелгән ошбу фильм, кайсы шәһәрдә булмасын, мәхәббәт – мәхәббәт булып калуын аңладым. Париждамы ул, Лондонда, Казандамы – шул ук мәхәббәт тарихлары…
Аеруча ялгыз хатынның тарихы ошады. Аның пары – Париж иде…
Яңа фикерләр