Архив записей за месяц: Август 2011

furoshiki
яулыктан сумка ясыйбыз
Фурошики – “мунча келәме” дип тәрҗемә ителә. Борынгы заманнарда японнар мунчага (“фуро”) барганда шул “келәмгә” (“шики”) чиста киемнәрен төреп алып килгән, аңа басып чишенгән һәм юынып чыккач, юеш кимоноларын фурошикига төреп алып кайткан. Тора-бара әлеге төенчекләр модага кереп китә. Бүгенге көндә дә японнар, экологияне бозмас өчен, пластик һәм кәгазь пакетлардан баш тартып, фурошики төенчекләрен асып йөри.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

фото: Г. Хафизов.
Тулысы белән укырга

Сумса

16/08/2011

Мастер-классны повар-кулинар Фәния ГАЙНАНОВА алып бара:

sumsa
фото: Газинур Хафизов.

Камыр:

* 1,5 чәй кашыгы коры чүпрә;

* 600 г он;

* бер аш кашыгы шикәр комы;

* ярты чәй кашыгы тоз;

* 300 мл сөт;

* ике йомырка.

Камырны басабыз сәгать ярымга кабартырга куябыз.

Эчлек:

* 600 г фарш;

* ике-өч баш суган;

* яшел тәмләткечләр;

* тоз;

* борыч.
Тулысы белән укырга

Эшкә…

14/08/2011

Иртәгә эшкә чыгасы – ял итеп алдым. Эшлисе эшләр турында уйласаң, авыр сулап куела… Иң авыры – эшкә кадәр барып җитүе – җәяү йөрим. Эсселек йөдәтә…

Кызык, ИДЕЛ-ПРЕСС фасадын җылытып бетерделәр микән? Соңгы вакытны унберенче каттагы тәрәзәм  менә мондый манзара белән куандыра:

za-oknom

Сәхифә: Көндәлек

“Алиса в стране чудес” мотивлары буенча төрле бизәнү әйберләре ясау кызык.Чираттагы брошь иҗат ителде. Бер төн кунды – сатып алып киттеләр. Яратып кына таксыннар инде:)

chaepitie

Сәхифә: Кул эшләрем    Тамгалар:

Эзләү


Календарь

Август 2011
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031  

Рәсемнәр

baktus2 _8 milli3 pled2_1 tasma3 ej901

Сандык