Яр Чаллы
[singlepic id=512 w=320 h=240 float=]
Зәйдә ял иткән арада Яр Чаллыга да килеп чыктык. Бу шәхәрдә күптән булганым юк. Шәхәрне гизәсе килә… башка вакытны инде.
Ә! Фото! Бу – паркта. Шахмат фигуралары үтереп ошады.
[singlepic id=512 w=320 h=240 float=]
Зәйдә ял иткән арада Яр Чаллыга да килеп чыктык. Бу шәхәрдә күптән булганым юк. Шәхәрне гизәсе килә… башка вакытны инде.
Ә! Фото! Бу – паркта. Шахмат фигуралары үтереп ошады.
Й.Акчура, З.Кадыйри, Г.Баттал, Х.Зөбәер, З.Вәлиди, С.Максуди Г.Инан, Ә.Курат, Ә. Тимер һ.б.сәясәткә һәм фәнгә яшь Төркия республикасы сәясәттә, мәгариф системасында, мәдәният өлкәсендә белемле кадрларга зур кытлык кичергән чорда килгәннәр. Беренче эмиграция дулкыны булган ХХ йөз башы татар милли хәрәкәте идеологлары, житәкчеләре — Й. Акчура, С.Максуди Төркия республикасының фән өлкәсендә дә, сәясәтендә дә, ижтимагый тормышында да зур роль уйнаганнар. З. Кадыйри, Х.Зөбәер, Г. Инан, Ә. Курат, Р. Рәхмәти Арат, Ә. Тимерләр исә инде сәясәт белән шөгыльләнмәгәннәр. Алар фәндәге үз урыннарын дөньякүләм югарылыкта тапканнар.
[singlepic id=511 w=320 h=240 float=]
Бүген беренче мәртәбә 7D фильмына кердек – “Кырлай” паркында булды бу хәл. Җиде минут буена барган бу аттракционда таулардан “мендек-төштек”, йөзебезгә җил исте, су тамчылары бәрде! Виртуаль аттракцион дәвамында көлеп-кычкырып үткәрдек – җиде минут буена!!!! Миңа бик ошады! Чыккач баш әйләнде бераз, күңел болганды 🙂 Чын аттракциннан чыккандай булдык.
Кичә сыйныф укытучыбыз Резеда апа белән очрашып йөреп килдек. Берәр җирә утырып, каһвә эчсәк тә булыр иде дә бит – мин Суфия белән. Эчертә, ди:)
Резеда апа белән рәхәтләнеп сыйныфтагыларны искә алдык – кем кайда – шуны барладык. Барысының да очына чыгып бетеп булмады…
Кыскасы, социаль челтәрдә төркем оештырып җибәрергә булдым. Фотоларны сканер аша чыгарып урнашытрам эле! Кичә кич альбомнарны тартып чыгарып карап чыктым!.. И-и-и-и!!!! Фото артына язулар калдыру гадәте бар иде бездә – шуларны укыдым. Их! Әзерләнегез!
Кыскасы, гимназия тәмамлавыбызга 18 ел узды. Шаккаттым. “Года идут, а дурь все та же” – бу гыйбарә минем хакта. Күңел һаман унҗидедә!
[singlepic id=510 w=320 h=240 float=]
Яңа фикерләр