Юксыну
8/07/2013
Түбә юлы тузан сәгатьләрен җыйган,
Тар баскычлар очы биктә.
Бер басмада җылы җанлы ике җиһан.
Дөнья аста, дөнья еракта.
Җиде тапкыр керфек кагу озак,
Җиде йөрәк кысылуы – ярты гасыр.
Бер сыр казый һәр яктылык тою,
Галәм йортларының сиңадай кайсысы?
Ә минеке исә алмасызлык белән тулган,
Һавасызлык, сарысызлык – бар да бар.
Кичләр исә йолдызлардан диспе тезә,
Коя алма тәме сеңгән яңгырлар.
Ерак дөньясында таҗын чәчә алма…
Хатлар килә, ачып укыйсы:
Салкын карга бармакларың батырып,
Кояш кайнарлыгын тоясың…
Галәм йортларына берәм-берәм кереп,
Бакчаларын күрү өчен кирәк түгел ачкыч.
Күңел йорты яктысыннан бер юл сузган
Галәм киңлегенә тиң тар баскыч.
26/01/2007
Яңа фикерләр