Архив записей за месяц: Ноябрь 2013

dsc_0723
Зөлфәт шигырьләре күңелгә җылылык өстәде, тетрәндерде…
… Көзге чорларның
Елы баллырак,
Язы – көзлерәк,
Көзе – язлырак…

яки тагын бер дүртьюллык:
Кипми җирдә чишмә, чишмә – китә…
Сәбәпләре аның мең төрле –
Типкән чишмә бер хәтерле булса,
Киткән чишмә – мең-мең хәтерле!

“Ипи көрәге” шигыре исә елатты. Бик гади сурәтләр, әмма никадәр якын. Шигъриятне еллар өстәлгән саен яхшырак аңлыйсың. Гади сурәтләрне дә…
… Бар иде бит шундый нурлы еллар –
Барыбыз да бергә, исәннәр!
Мич астында чикерткәләр сайрый…
Җылы идән, якты түшәмнәр…

Стендальнең “Жизнь Моцарта” әсәре мәгълүмати характерда. Гомумән, Стендальнең берничә әсәрен укый башладым да ташладым – минеке түгел. (мәктәп чорындагы “Красное и черное” ярыйсы иде бугай, әмма анысы да күңелгә ярылып кермәгән, күрәмсең.)
Гофманның “Золотой горшок” һәм “Крошка Цахес, по прозванию Циннобер”ларын кабат укыдым. Супер! Гофманга сокланам! Алга таба башка әсәрләрен дә укырга исәп.
Оноре де Бальзакның “Отец Гориосы” – тасвирламалары бик шәп!
Комаровский китабын исә укудан туктамыйм да – кабат-кабат укыйм. Андагы мәгълүматны тирән итеп сеңдерергә кирәк. Кирәге генә чыкмасын иде.

Сәхифә: Китапханә    Тамгалар:

Комод өсте гел әллә ниләр белән тула минем – урын җитми. Бик күптәннән бирле магнит тактасы турында хыялландым. Таптым, Кыйммәт икән – такта өчен җәл, дөресрәге. Тоттым да, үзем ясадым! Менә дигән булды! Миңа үтерепләр ошый инде!
dsc_0751
Зажимнар куясың да – алга!
dsc_0755

Сәхифә: Кул эшләрем    Тамгалар:

Хокку

21/11/2013

123
кайда җете төс?..
кызым күлмәгендәге
аю-этләрдә!

Сәхифә: Иҗат    Тамгалар:

Бу керпене Интернет челтәрендә күрдем дә, әлбәттә, Суфиягә дә шундыйны бәйләргә карар кылдым!
Мастер-классын ясап тормыйм әлегә. Гәрчә фотоларым бар. Вакытым җитми. Бәлки соңарак?
Әлегә боларыга бер карагыз гына сез!
dsc_0721

Сәхифә: Кул эшләрем

Эзләү


Календарь

Ноябрь 2013
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930  

Рәсемнәр

image_0 vesenniy shapka2 kur1 vorot may

Сандык