Архив записей за месяц: Февраль 2014

dsc_0686

“Алиса в стране чудес” – бу китап балачагымнан күңелемне яулап, хәзергә тикле җибәрми.
“1984” – хәзер мин “Большой брат” гыйбарәсе каян алынганлыгые беләм. Коточкыч тормыш турында сөйли бу роман. Һәркем укырга тиеш дип саныйм.
“Охота на овец” – Луиза Янсуар укырга киңәш итте. Бик тәмле китап. Атмосфера. Язу осталыгы! Япон телендә болай язу мөмкин микән, дип икеләндем. Бәлки, русчага тәрҗемәсе генә шундый шәптер?

Сәхифә: Китапханә

Яшел сыер

13/02/2014

Бу яшел сыерга бер күрүдән гашыйк булдым мин. (Авторы – Зәй рәссамы Геннадий Уразайкин.) Аңа караган саен картинаны тизрәк куенга яшерергә дә чыгып качарга нияте уяна. Картина юелән кочаклашып утырыр идем, билләһи! Илһамландыручы, кәефемне күтәрүче картина бу. Елмайта. Күз яшьләрен дә китерә – бер дә арттырмыйм.

Бәхетле яшел сыер!.. Мин әлеге картинаны – “Мәхәббәт” дип тә атар идем. Болынны никадәр көчле ярата ул! Сыер үзе дә болын төсенә кергән. Гыйшыгы – болын исә – сыер төсенә. Бәхет. Мәхәббәт. Гармония.

Сәхифә: Көндәлек

giynvar
1. “Милый друг” Ги де Мопассан. Кызыксынып укыдым. Бик “уютный” китап. “Госпожа Бовари”га охшаш, динамиграк кына.
2. Мөдәррис Әгълам шигырь җыентыгы. Укыганда гел Мөдәррис абый күз алдына килде. Хәзер шигырьләр башкачарак кабул ителә – шагыйрь синең алдан яланйөрәк басып тора. Шагыйрь булыр өчен кыюлык кирәк…
3. Рафаэль Мостафинның “Силуэты” китабын укый башладым. Татар халкының бөек уллары турындагы китап – язмышлары турында сөйләнә. Җамал Вәлидидә туктадым – бик авыр. Сталин чоры тасвирлана, гаделсезлекләр, җанварлык чоры турында сөйләнә башладымы – йөрәккә нык бәрә – берничә көн тынычлана алмыйм – сыкрата. Китепаны укып бетерә алмадым. Алайса депрессиягә бирелер идем…
4. “Сөембикә” журналының юбилей саны! Ох! Бик кызыксынып укыдым! Бик яхшы, яратылып иҗатителгән сан.
5. Е. Комаровскийның бу китабын көн дә актарам – сеңдерә барам.

Сәхифә: Китапханә

Эзләү


Календарь

Февраль 2014
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 12
3456789
10111213141516
17181920212223
2425262728  

Рәсемнәр

kofe-2 kugen 2_3 S9I_eIWQSRs kuyanchik IMG_0195

Сандык