Яшел сыер
13/02/2014
Бу яшел сыерга бер күрүдән гашыйк булдым мин. (Авторы – Зәй рәссамы Геннадий Уразайкин.) Аңа караган саен картинаны тизрәк куенга яшерергә дә чыгып качарга нияте уяна. Картина юелән кочаклашып утырыр идем, билләһи! Илһамландыручы, кәефемне күтәрүче картина бу. Елмайта. Күз яшьләрен дә китерә – бер дә арттырмыйм.
Бәхетле яшел сыер!.. Мин әлеге картинаны – “Мәхәббәт” дип тә атар идем. Болынны никадәр көчле ярата ул! Сыер үзе дә болын төсенә кергән. Гыйшыгы – болын исә – сыер төсенә. Бәхет. Мәхәббәт. Гармония.
Яңа фикерләр