Архив записей за месяц: Июнь 2014

muensa
Кызбала өчен яңа муенса бәйләп ясадым. Суфиянекенә охшаган. Яшел-кызыллы булуы бик ошый – җәйге муенса!

Сәхифә: Кул эшләрем

timer

Әхмәт Тимер белән хатыны Азат.

Фәридә Гаффарова архивыннан.

Хәтеремне төяп
«уфалла»га,
Гомрем буйлый төяп бармышым.
Авыр йөктән мин һич өрекмимен, –
Соңгы тыным белән алгышым.
Арба тәртәсенең аркылысы
Нәкъ кендектә, –
Бәгырь турысы,
Көч-гайрәтем ташып торган чакта
Шул иде бит татар туграсы.
Угры түгел иде япь-яшь йөрәк,
Көрәк – кирәк чакта чын кылыч,
Хәтер зиратларын иңләгәндә
Киң ул безнең иң-чиксез колач.
Лач-лач итеп, сазлыкта батмадык,
Ач булсак та, бака суймадык,
Җирне тырнап, тырнак канатканда
Киләчәгебезне уйладык.
Туймадык без хәтерне көрнәүдән, –
Гүрләрдән гөлләргә үрләрлек.
Татарның бу хәтер кичендә
Кайда көч
елмаеп
үләрлек…
Әхәт Гаффар
2013 елның 10 октябре.

Сәхифә: Әхәт Гаффар

Суфиянең краватына ярарлык япма бәйләдем& Бу – икенче пледны – башкачарак бәйләдем. Артык озын булмады бу юлы. Миңа бик ошый инде! Суфиягә дә балачак хатирәсе булып калыр, иншаллах.
Ә! Өч ай тирәсе бәйләдем.
DSC_0717

DSC_0723

Сәхифә: Кул эшләрем

Эзләү


Календарь

Июнь 2014
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30  

Рәсемнәр

arbuz2 0000257644-preview 5 paris baklajan DSC_0717

Сандык