Үткәннән фото
28/06/2014
Хәтеремне төяп
«уфалла»га,
Гомрем буйлый төяп бармышым.
Авыр йөктән мин һич өрекмимен, –
Соңгы тыным белән алгышым.
Арба тәртәсенең аркылысы
Нәкъ кендектә, –
Бәгырь турысы,
Көч-гайрәтем ташып торган чакта
Шул иде бит татар туграсы.
Угры түгел иде япь-яшь йөрәк,
Көрәк – кирәк чакта чын кылыч,
Хәтер зиратларын иңләгәндә
Киң ул безнең иң-чиксез колач.
Лач-лач итеп, сазлыкта батмадык,
Ач булсак та, бака суймадык,
Җирне тырнап, тырнак канатканда
Киләчәгебезне уйладык.
Туймадык без хәтерне көрнәүдән, –
Гүрләрдән гөлләргә үрләрлек.
Татарның бу хәтер кичендә
Кайда көч
елмаеп
үләрлек…
Әхәт Гаффар
2013 елның 10 октябре.
Яңа фикерләр