Хөрмәтле Габдулла ядкаре
Кешелек, кеше үзенең кеше икәнлеген аңлаганнан башлап, үзе турындагы мәгълүматны киләчәккә җиткерергә теләгән. Дөньяның төрле кыйтгаларында мәгарәләрдә, тау куышларындагы сюжетлы рәсемнәр, рун, уйгур язулары һәм бозау тиреләренә, папирус кәгазьләренә язылган китаплар турында без мәктәп елларындагы тарих дәресләреннән беләбез.
Гасырларны гасыр алыштырган, дөньяда бер-бер артлы дәүләтләр һәм һәр халыкның үз әлифбасы барлыкка килгән. Һәр дәүләтнең исә үз елъязмачылары булган. Шулай итеп, заманалар узгач, дөнья дәүләтләренең, халыкларының тарихы язылган. Ә бит, чынында, һәр ил, халык тарихының асылында кеше язмышы, кеше тарихы ята!
Узган ел Мәскәүдә яшәүче милләттәшебез Рөстәм Һашим улы Максудов миңа әтисенең архивын бүләк иткән иде. Һашим — Әхмәдһади Максудиның улы. Ә Әхмәдһади (Һади) Максуди исә XX йөз башында татар милләтенең «иң-иң»нәренең беренче унлыгына кергән шәхес. Тик бу юлы сүзебез аның турында булмас, хөрмәтле исемен дә бер китапка нисбәтле телгә алып узарбыз.
Тулысы белән укырга
Яңа фикерләр