Быелгы Г. Тукай премиясе кандидатлары арасында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган прозаик, драматург Әхәт Гаффарны да күрәбез. Аның саф һәм тәмле татар телендә язылган кызыклы әсәрләрен инде ничә буын укучысы яратып укый. Театрда гәүдәләнеш тапканнарын үз итеп карый. Баш күтәрми иҗат итүче мөхтәрәм авторыбыз, безнең гозерне кире какмыйча, әңгәмәгә ризалашты.
– Әхәт абый, сез өч туган – барыгыз да каләм әһеле. Әле кызыгыз Сөмбел дә сезнең юлдан китте. Әдәбиятта бу – сирәк күренеш. Әти-әниегез тырышлыгы да үзен сиздергәндер, мөгаен?
– Энекәшем Ринат, Рәкыйп, кызым Сөмбел, Аллага шөкер, иҗтиһат кылабыз. Шәхсән үзем, әдәби иҗатка бала чактан тартылганмын. 12-13 яшьтә шигырьләрем үзебезнең Балык Бистәсе районы «Октябрь юлы» газетында чыга башлаган иде. Яңа ел, сыерчыклар кайтуы, җәй турындагы шигырьләр. Журналистикага килгәч, минем арттан Ринат Гаффар, Рәкыйп Гаффар иярделәр… Менә шулай кереп киттек. Язучылык Аллаһы Тәгаләдән килә дип әйтәләр, бу сүзләрдә хаклык бик зур. Ата-ана тәрбиясеннән дә беркая китеп булмый. Беренче укытучының да роле зур. Шулай ук, язучылыкка кереп китәргә әйләнә-тирә мохит тә этәргеч бирә. Әйтик, Олы Солтан урта мәктәбендә безнең кемнәр генә укып чыкмаган?! Язучылар: Роберт Әхмәтҗанов, Вакыйф Нуруллин, Сәет Шәкүров, Рәшит Гарипов, Кадыйр Сибгатуллин, Мидхәт Миншин… Безнең бай китапханәбез бар иде, аннан кулъязма журнал табып алдым. Аны шушы атап санаган абзыйлар чыгарган. Хикәяләрен, шигырьләрен шунда теркәп куйганнар. Аларны укып чыккач: «И, мин дә шундыйрак булырмын», – дип үземә бурыч куйганмындыр. Ул вакыттагы укытучылар гаҗәеп иде. Бүгенге профессорларга торырлык мөгаллимнәр иде алар. Әдәбият, физика, географиядән шулкадәр төпле бирем бирә иделәр. Олы Солтан авылына 12 авылдан килеп укыйлар иде бит! Анда иң яхшы укучылар җыелган иде… Тормыш үзе өйрәтә, иң кызыгы шунда: язучылык һөнәрендә 95 проценты үзеңнән, ягъни утырып-басылып эшләвеңнән тора. Бу фикерне Лев Толстой әйтеп калдырган. Чыннан да шулай, көннәр буе утырып эшләмәсәң, нәтиҗә көтмә.
Тулысы белән укырга
Яңа фикерләр