“Идел” журналында
“Идел” журналында Миләүшә ХАБЕТДИНОВАның “Килмешәк” турындагы рецензиясе чыкты. 2017 ел, 10 сан.
“Идел” журналында Миләүшә ХАБЕТДИНОВАның “Килмешәк” турындагы рецензиясе чыкты. 2017 ел, 10 сан.
Сара Садыйкова белән.
Узган елның декабрь аенда Казанның Истанбул паркында гомерен мөселман халыкларына хезмәт итүгә багышлаган олуг шәхес, төрек-татар дәүләт иҗтимагый-сәяси эшлеклесе Садри Максудига һәйкәл куелды. Исән булса бу вакыйгага, иң шатланган кешеләрнең берсе филология фәннәре кандидаты Фәридә Гаффарова булыр иде. Чөнки татар милли хәрәкәте идеологы булганы өчен совет хакимияте тарафыннан “мөртәт”кә әверелдерелгән, исеме дә тарих сәхифәләреннән сызып ташланган Садри Максуди Арсал эшчәнлеген, беренче булып, нәкъ шушы тыйнак галимә өйрәнергә керешә.
Уңган ана – гаилә тоткасы
Советлар иле заманнарында Фәридә ире Әхәт Гаффарның уңышларына куанып, әдипкә иҗат өчен мөмкинлекләр тудырып, аның күләгәсендәрәк яши. Ире Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе булып эшләгән елларда нефтьчеләр каласында да, аннан соң Казанда да мәдәният өлкәсендә хезмәт куя. Бу – язучы, драматург Әхәт Гаффарның үз әсәрләре белән югары күтәрелгән еллары. Аның хикәяләре, повесть, роман, пьесалары газета-журналларда еш басыла, китап булып нәшер ителә. Язучының әсәрләре Мәскәүдәге “Современник”, “Советский писатель” нәшриятларында рус телендә дә дөнья күрә. Шул ук вакытта Фәридә күп игътибарын һәм вакытын кызларына бирә. Балалары Ләйлә белән Сөмбел дә яхшы укулары, әдәпле булулары белән сөендерә. Кече кызының көндәлек матбугатта беренче хикәяләре чыгу ата белән анага әйтеп бетергесез шатлык китерә. Алар, әти-әниләренә охшап, туган телләрендә иркен сөйләшә, үз милләтләре белән горурлана торган кызлар булып җитлегә.
2017 елның 6, 7 һәм 8 декабрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече сәхнәсендә “Яңа татар пьесасы-2017” конкурсы һәм лабораториясенең өченче этабына узган яшь драматургларның пьесаларын уку уза. Пьесалар режиссерлар җитәкчелегендә профессиональ актерлар тарафыннан укылачак.
Өченче этапка узучы яшь драматурглар исемлеге:
1. Сөмбел Гаффарова
2. Гүзәл Сәгыйтова
3. Рәдиф Кашапов
Яңа фикерләр