Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры тарихта беренче мәртәбә Варанаси шәһәрендә (Һиндстан) спектакль тәкъдим итә. Камаллылар Азиянең иң зур фестивальләренең берсендә – XX Bharat Rang Mahotsav фестивалендә катнаша. Фестивальдә Һиндстан, Россия, Румыния, Сингапур, Чехия, Италия, Бангладеш, Польша, Непал, Шри-Ланка, һәм башка илләр катнаша. Камаллылар тамашачыга С.Гаффарова пьесасы буенча Ф.Бикчәнтәев сәхнәләштергән “Килмешәк” спектаклен тәкъдим итә.
Тулысы белән укырга
Яңа фикерләр