Архив записей за: 19 Дек, 2019

ygr715XeFmAЛӘЙСӘН ГАТАУЛЛИНАГА ТҮБӘН НОВГОРОДТА «ПАРКОВКА» СПЕКТАКЛЕНДӘГЕ РОЛЕ ӨЧЕН БҮЛӘК ТАПШЫРДЫЛАР
Тубән Новгородта, Мәктәп балалары һам студентларның «Театраль Идел буе» Бөтенроссия фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Казан мәдәният институтында белем алучы Ф.Бикчәнтәев студенткасы Ләйсән Гатауллина «Парковка» спектаклендәге Фатыйма роле өчен «Иң яхшы актриса» исеменә лаек булды. Фестивальдә Россия регионнарыннан җиде меңнән артык яшь артистлар катнашты.

Сәхифә: Көндәлек    Тамгалар:

KSF_9961

Агымдагы елның тәнкыйди фикерен юбилей мәкаләләреннән дә эзләргә тырышып карадым. Һәм берничә бик фәһемле язмага юлыктым. Алары да өлкән тәнкыйтьчеләр каләменнән төшкән.

Рифат ага Сверигинның “Богаулардан арыну” дип исемләнгән, өлкән язучыбыз Әхәт Гаффарга 70 яшь тулуга багышланган язма игътибарны шундук җәлеп итте (“К.У”, 1 сан). Әхәт ага иҗатына бу кадәр төпле анализ, бәя бирелгәне юк иде әле. Һәрхәлдә, миңа шулай тоела. Бу язма белән танышканда татар әдәбияты өчен, бу очракта Әхәт Гаффар иҗаты өчен горурлану хисләре кичерәсең. Укучы күңелендә бу матур хисне тудыру да, минемчә, әдәби тәнкыйтьнең бер бурычыдыр.
Тулысы белән укырга

Сәхифә: Әхәт Гаффар    Тамгалар:

43Язучылар берлегенең Тукай клубында танылган прозаик һәм драматург Әхәт Гаффарның 70 яшьлегенә багышланган кичә булды.

Сәхифә: Әхәт Гаффар    Тамгалар:

Эзләү


Язылу

Календарь

Декабрь 2019
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Ноя   Янв »
 1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031  

Рәсемнәр

arizona klever  sl-7 el3 kur2

Сандык