Архив записей за: 01 Ноя, 2020

US actor Leonardo DiCaprio poses during a photocall of Shutter Island on February 8, 2010 in Rome. Shutter Island is the fourth collaboration between US director Martin Scorsese and his favorite actor Leonardo DiCaprio. AFP PHOTO / TIZIANA FABI        (Photo credit should read TIZIANA FABI/AFP/GettyImages)

Ди Каприо белән очраштым!
Яраткан актерым Леонардо Ди Каприо төшемә керде. Мин инде төштә дә кызыксынучан журналист буларак, бу очрашудан максимум сыгарга теләп, сорау бирдем. “Сине миллионлаган кеше ярата. Бу яратуны белеп, ниләр кичерәсең? Авыр түгелме?” – сорау шушындыйрак иде бугай. Леонардо миңа җавап бирде!!!
Ә мин шул җавапны оныттым. Әле дә ярый, ерак китмичә – шул ук төшемдә аңлап алдым бу хәлне. Кабат янына килдем. Әле төшемнән китмәгән иде, рәхмәт. “Слушай, миңа оят, әмма мин синең җавабыңны оныттым, яңадан әйтче?” – дим. Елмайды, тагын бер җавап бирде! Инде аның елмаюлары! Прелесть! Яратам, дидем бит инде? Мине бәхетле итте шул җавабы белән!
Нәрсә җавап бирдеме?
Мин ул җавапны тагын оныттым.
Ә сез ничек җавап бирер идегез? “Әгәр дә сезне миллионлаган кеше яратса, сезгә ничегрәк булыр иде бу хәл? Нишләр идегез?”

Сәхифә: Көндәлек

0z-vXgWYIqw

Суфия чирекне ике «дүртле» белән тәмамлады, калганнары «бишле».
«Миңа берәр нәрсә бүләк итмисезме-е моның өчен?» — дип сырпалана башлады.
«Әгәр дә «өчле»ләрең булмаса, каеш ашатмам», — дигән мәзәк искә килеп төште.

Үзем башлангычта укыганда дус кызым елны отличница итеп тәмамлавы хөрмәтенә, аңа песи баласы алып кайтканнары хәтеремә уелып калды. Шуңа нык исем киткән иде. Миңа билге өчен бүләк бирү әнинең башына да килмәгән, күрәмсең. «Просто так» бүләкләре белән шатландыра иде.

Сез чирек тәмамлануны ничек бәйрәм итәсез? Бүләгегез бармы балага?

 
Сәхифә: Көндәлек

Эзләү


Язылу

Календарь

Ноябрь 2020
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Сен    
 1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30  

Рәсемнәр

alsu-muensa arbuz_1 _7 7 5_2 chess_0

Сандык