Архив записей за: 01 Ноя, 2021

Шәһәр мәдәнияте вәкиле. Тормышны ничек бар – шулай сурәтләүче. Шәхес баласы. Бу әңгәмәдән соң аның белән таныштырганда ихлас дип тә өстәргә кирәктер. Без аның белән Фәридә – Әхәт Гаффарларның иҗади мирасы, шәхес кадере, балалар әдәбияты турында сөйләштек.

 Сөмбелсез  күренекле галим һәм күренекле язучы кызыШәхес баласы булу иҗат өлкәсендә һәм тормышта ярдәм итәмеәлләкиресенчәкомачаулыйгынамыКайсыдыр ишекләрне ачканда «Мин  язучы Әхәт кызы» яки «Мин  галим Фәридә кызы» дип әйткән булдымы

– Әти-әнием исемнәрен файдаланып, бернинди ишекләрне дә аяк тибеп ачканым булмады. Ләкин, син шуның кызы бит дип, танучылар бар, әлбәттә. Ул вакытта үзеңә җылырак мөнәсәбәт тоясың. Шул ук вакытта бу «җылылык»ка иҗади уңышларыңның сәбәпче булмавын да аңлыйсың. Хәер, бу мөгамәлә миңа гына түгел, башка шәхес балаларына да кагыла торгандыр. Укыган чорда Фәһимә апа Хисамова, Флера апа Сафиуллина, Фәрит абый Яхин, Җәүдәт абый Миңнуллин, Хатыйп абый Миңнегуловның миңа мөнәсәбәтләре үзгәрәк иде. Алар бит минем әниемне дә укыткан, нинди «оя» баласы булуымны күргәннәр, белгәннәр инде. Аңа карап берсе дә билгеләрне яклап куймады. Флера апа, киресенчә, сиңа таләпләр югарырак, дип әйтә иде. Гомумән, үземә һәр җирдә таләпләрнең югарырак, катгыйрак булуын тоям. Шулай булмый ни, мин бит язучы һәм галим баласы! Ә ярдәмгә килгәндә, әти дә, әни дә нефть белән идарә итмәгән, алтын-көмешләргә уралмаган. Шуңа барысы да гади һәм кешечә булды. Әти-әнигә соңгы вакытта, сез бит Сөмбел Гаффарованың әти-әнисе, дип тә әйткәлиләр иде. Алар елмая, әтинең бигрәк тә шул сүзгә күңеле була иде иде.

Ә, юк! Искә төште. Алты яшь булгандыр миңа, хастаханәдә ятарга туры килде. Шунда безне – кызлар палатасын – малайлар төнлә теш пастасы белән буярга җыенуларын әйткән иде. Шунда минем: «Миңа теш пастасы ягылмасын! Әтием – танылган язучы!» – дип әйтүем истә. Ул сүз ярап куйды, иртән мин палатадагы пастага батмаган бердәнбер кыз идем.

 Галим һәм язучы… Исән чакта тиешле игътибар күрелдеме аларга

– Әни, галим буларак, татар халкы өчен зур эш башкарды. Ул Әхмәтһади Максуди, Садри Максуди дигән олы шәхесләрне Ватаныбызга кайтарды, аларны халыкка танытты. Бу – көне-төне архивларда казыну, безнең чыганаклар белән генә чикләнмичә, Төркиягә бару, эзләнү, туганнары белән элемтәләрне ныгыту һәм башка бик зур эшләр нәтиҗәсе. Әнине фәнни эшчәнлеге өчен бик хөрмәт иттеләр, әле дә онытмыйлар дип беләм. Әлбәттә, аның да күпме планлаштырылган эше калды… Архивларын, документларны, бертуган Максудиларның китапларын, шәхси әйберләрен, хатларын акрынлап Милли китапханәгә тапшыра барабыз. Хәзер анда Фәридә Гаффарова коллекциясе бар, берничә ел элек күргәзмәсе дә узды.

Әтигә килгәндә, мин аны тулысынча бәяләнгән язучы дип атый алмыйм. Заманында Тукай премиясенә тәкъдим ителеп, ул премиядән Гөлшат апа Зәйнашева хакына баш тарткан. Шуннан соң, соңгы ничә ел дәвамында премиягә дәгъва кылды, әмма булмады. Безнең өчен әти – Тукай премиясенә бик лаек язучы. Ул үзенең язу дәрәҗәсенең югары булуын да, язучылар арасындагы урынын да белде. Ләкин бик тыйнак булды. Аның фикеренчә, син яхшы язучы, талантлы шәхес икән, сине күрерләр һәм болай да тиешле әйберне бирерләр, янәсе, бу табигый. Чын язучы, миңа калса, шундый тыйнак була.

Иҗат кешесенә әдәби агентлар кирәк шул. Нәкъ менә язучының мәнфәгатен кайгыртучыаның өчен документлар җыючытөрле бәйгеләргәисемнәргә тәкъдимитүчеИҗат кешеләре бу яктан бик таркауМөдәррис Әгъләмне генә искә төшерикБик зур талантбик үзгә шәхес битВакытында кадерләнсәбюрократияэшләреннән араланса иде дә бит

 Соңгы вакытта татар теле турында сүз чыксаӘхәт абыйның телен үрнәк итеп куяларҮзенчәлекле алымытәгъбирләре өченҮрнәк икәнаның әсәрләренничек таратырганичек популярлаштырырга

– Әтинең язу стиле чыннан да үзгә. Аны авыррак тел дип әйткәләделәр. Әсәрен уйлап укырга кирәк. Фикере, теле, стиле – барысы да баш миеңне эшләргә мәҗбүр итә, җиңел генә укырмын димә. Аның стилен мин балачактан ук тойдым. Абсурд әкиятләре каныма шулхәтле сеңде ки, сүз уйнату, абсурд фикерләү минем иҗатта да бик каты чагыла, мин аннан хәтта арына да алмыйм. Әти үзгә, аны беркем белән дә бутап булмый. Әйе, йотлыгып укыла, әмма әсәрен бирелеп, кереп китеп укырга кирәк. Аның әсәрләрен ничек популярлаштырырга?.. Минемчә, яшьләр генә популярлаштыра ала. Шәхсән үзем интернет аша таратырга тырышам, әсәрләрен социаль челтәрләргә чыгарам. Әти турында, әни турында истәлекләр язам. Язучыны яшьләргә якынайту өчен бүгенге заман кораллары кирәк. Димәк, аудиоязмаларын булдырырга, интернет китап сату мәйданнарына чыгарырга, интернет аша таратырга. Башкача язучылар онытылачак. Ә бу – зур эш. Аны «Китап», «Тәртип» радиолары, Татарстан китап нәшрияты билгеле бер күләмдә башкара инде.

Язу стиле дигәннән, әтинең «Ир» дигән хикәясе искә төшә. Анда урман эчендә умарталык тотучы хатын турында сүз бара. Мин бу әсәрнең үзен дә балга охшатам. Бал кебек татлы, сузылучан, затлы әсәр ул. Шуның хәтле тәмле хикәя. Гәрчә сюжеты бик гади булса да.

 Әхәт абый яшьләргә хәерхаһлы булдыБулдыра алганча ярдәм иткәнен дә ишетеп беләмСинең иҗатыңа мөнәсәбәте ничек иде«Килмешәк» драмасынбалалар өчен әсәрләреңне хупладымы

– Яшьләрне бик яратты. Кулына эләккән әсәрләрне, шигырьләрне укып барды. Аңлап бетермәсә дә, кулына яңа каләм алган кешеләрне үзеннән этеп куймады, нәрсәдер бар монда дип уйлана, кирәк булса, ярдәм итә иде. «Җирән кыз» Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуарның язу стилен бик яратты. Бер фотода язучылар арасында әти тәнкыйтьче Фәрваз абый Миңнуллин (Йолдызның әтисе) белән янәшә басып тора. Узар дистә еллар, кызларыбыз да шулай иңгә-иң басып фотога төшәр, дип уйлаган микән алар?

Әти киң күңелле, гади кеше иде. Үзенә игътибар күбрәк булып китсә, уңайсызлана иде. Хәтерлим әле, Гөлчәчәк Гайфуллина тапшыру әзерләргә килгәч тә, тартынды. «Ояла-ам мин кызлардан», – дип әйтүе көлдерә иде мине.

Яшьләр дә әтине кабул итте дип әйтеп була. Әйтик, Алинә Бикмуллина, Балык Бистәсендә «Әхәт Гаффар дәвамчылары» дигән бәйге оештырган иде. Мәктәп укучылары арасында хикәяләр, әкиятләр язган укучыларны әти белән бергә сайладык. Аңа бик шатланды, бик риза булды ул. Алла боерса, Алинә белән бу бәйгене дәвам итсәк иде, дип хыялланам.

Әти «Килмешәк»нең премьерасында булды. Ул аны бик яратты, караганда күзләренә яшьләр килде. «Бу – минем «Язлар моңы»на тиң әсәр», – дигән иде. Минем өчен бу – бик зур бәя.

Әти минем язуымны гадәти нәрсә дип кабул иттеГәрчә балачактаязучы була күрмәгезул  каторга эше, дип әйтсә дәБәлкем, бу аның үзенчәсин шуңа әзербулырга тиешдип кисәтүе булгандырМинем әдәбиятка кереп китәчәгемне башта ук сизенгәндерКүләмле әсәрләремне караттырмадымтикшертмәдем аннанБолай да «әтиең язып биргәндер» дигән шаярулар юк түгел иде.

 Балалар әдәбияты дигәннәнУзган атнада Россия балалар китабы советының башкарма директоры Людмила Чижова белән очрашу булган идеУл СергейМихалков исемендәге балалар конкурсына тәкъдим ителгән әсәрләр нигезендә балалар китабы темаларының үзгәрүе турында сөйләде. 2000 елдан башлапфантастикабалалар ялгызлыгы турында әсәрләр артканБезнең балалар әдәбияты ни хәлдәБармы хәзерге заман үсмере йотлыгып укый торган әсәрләр?

– Яшерен-батырын түгел, бүген татар балалары да русча китаплар укый. Бәлки, авылларда татарча укучы балалар бардыр, әмма күпме генә гаиләдә булсам да, татарча китап тотып утырган үсмерләрне күрмәдем. Кызым Суфияга татарча китаплар алам, бергә утырабыз, укыйбыз. Әмма йотлыгып укый, үзе сорый дип әйтә алмыйм. Хәзерге буынга фантастика ошый. Татарда андый әсәрләр азрак. Безгә яңалык соңарып килә. Авыр сорау… Балалар әдәбияты һәр заманда авыр тема булгандыр ул. Без балалардан һәр заманда артта калып барабыз. Менә минем Суфиям үсеп бара. Аңа карап, аның кызыксынуларын күз алдына алып язам икән, ул заманча яңгырар. Шушы вакытны ычкындырам икән, аннары булмый инде ул.

 Үсмерләр «Игра в кальмара» сериалын йотлыгып карыйМондый фильмнар турында фикерең нинди

– Бу сериалны карамыйм. Нәрсә хакында булуын беләм, берничә ролигын карадым. Үсмерләр шушындый фильмнар белән кызыксына, нишлисең. Балаң кызыксына икән, фильмны бергәләп карарга, аннары фикер алышырга кирәк дип уйлыйм. Балаңны өйрәнергә менә дигән җай бу. Бу фильмны артык кырыс, кансыз, аны караган бала тормышта да шундый була, дигән фикер дә бар. Ләкин бу фильм, миңа калса, явыз дөньяда кеше булып кала белү турында. Чын дөньябызда да шушы уен бара түгелме? Тик бер ягы бар: тормышыбыздагы явызлыкка, кырыслыкка шушындый фильмнар аша күнегү бара. Менә бусы куркыныч нәрсә.

 Сизгәнсеңдеркүбрәк Әхәт абый турында сүз куертабызЧөнки «ВТ» да эшләп киткәнТукай премиясенә кандидат булуы белән дә телгә кергәнәсәрләрематбугатта чыгып торган… Ә Фәридә апа  галимул инде ерактарак калган кебек… 

– Әни еракта калды дип әйтә алмыйм. Чөнки аны белгән замандашлары, дуслары, туганнары исән. Без исән чакта әни онытыла алмый. Хезмәтләре дә халыкка хезмәт итә. Аның бакыйлыкка күчүенә унбиш ел тулды. Бер гомер, бер караганда. Мин дә, дөнья да, тормыш та башкача хәзер. Ләкин артка борылып карасаң, унбиш ел элекке 16 октябрь – кул сузымында гына. Ул берничек тә онытыла алмый. Әни гел янәшә, гел күз алдымда.

 Әтиәниең алдында син эшләргә тиешле төп өч эш дип нәрсәләрне әйтер идең?

– Иманлы, шәфкатьле, кешелекле, миһербанлы балалар үстерү. Аларның дәү әни, дәү әтиләрен белеп үсүләре. Балаларым да халкыма хезмәт итсен иде. Бу – зур бурычым. Икенче эшем – әти-әнинең хезмәтләрен халыкка таныту, гел исләренә төшереп тору. Өченчесе – сайлап алган кыйбламнан тайпылмау, иҗат итү. Минем әсәрем басыла яисә сәхнәгә менә икән – ул вакытта әти-әнинең исемнәре искә алына бит.

 Сөмбелеш кына урысча язасың диләр сиңа

– Урысча фикерләп язу турында әйтәсеңдер. Әйе, язу стилем шәһәрчә. Гәрчә үземә алай тоелмаса да. Кайвакыт, кыланып сөйләшәсең, дип тә әйтәләр. Шул вакытта шаккатам инде, үземә бер дә кыланмаган шикелле. Моны шәһәр баласы булуым белән аңлатып буладыр. Чөнки минем сөйләм ниндидер төбәккә бәйләнмәгән, диалекталь сүзләр азрак. Җыеп әйткәндә, шәһәрчә тел инде ул. Асфальт баласы ничек уйлый – шулай сөйләшә. Ләкин соңгы вакытта язуымда үзгәреш тоям. Язу телемә моңарчы хас булмаган сүзләр, борылмалар кереп китә. Алар шуның кадәр үзгә булып тоела, үзем дә ятсынып куям кайчак. Бу үзгәреш әтинең китүеннән соң башланды. Бәлки укыган саен телем байый торгандыр. Шунысы хак: әти вафатыннан соң телемә мөнәсәбәтем үзгәрде, язганда телне матур күрсәтәсем килә.

Блиц-сораштыру:

 Кеше холкындагы иң күркәм сыйфат.

– Миһербанлык. Кешегә мәрхәмәт белән карамасаң, яшәү бик авыр. Явызларга да мәрхәмәт белән карарга кирәк. Икенчедән, юмор хисе. Тормышта бик ярдәм итә торган сыйфат.

 Иң начар сыйфат.

– Ерткычлык. Гәрчә яхшы, начар сыйфатлар ул – бәхәсле мәсьәлә. Гел начар гына да, яхшы гына да булып булмый.

 Хыялың.

– Алар әти белән әнигә бәйле. Әтинең музеен оештырасым килә. Әнинең Камышлы авылында Фәридә исемле чишмә ачкан идек, аны яңадан карап, төзәтеп, яңадан затлы итеп корасым килә.

 Өстәл китабың?

– Балачактан Льюис Кэрроллның «Алиса в стране чудес» китабы иде. Драматургия белән кызыксынып киткәч, аңа Сэмюэль Беккетның «В ожидании Годо»сы өстәлде. Ул – иҗатка карашны үзгәртә торган әсәр. Өченчесе – әтинең егерме биш яшендә язылган «Әҗәт» әсәре.

 Тормыш ул  

– … юл. Аның нинди булуы синең үзеңнән тора. Без барыбыз да – юлчылар.

Сәхифә: Әхәт Гаффар

Эзләү


Календарь

Ноябрь 2021
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930  

Рәсемнәр

keks4 banan chaepitie leaves ornament1 t6

Сандык