8/07/2017
“Яңа татар пьесасы” лабораториясе.
“Яңа татар пьесасы” лабораториясе. Супертренерлар Юлия Тупикина белән Евгений Казачков белән беренче баскычны гына уздык.
Белмәгәнне белдек, белгәне баштагы файлларга ныграк утырды, урынын тапты. Әле пьесалар язасы бар…
Ә лаборатория – психотренинг, миебезнең прокачкасы иде. Драматург эше – психолог эшенә тиң икән…
Евгенийның беренче дәресендә рәхәтләнеп еладык – үзебезнең никадәр кыю икәнлегебезгә сокланам. Берни уйламыйча, кыядан сикерү булды бит бу. Яшен тизлегендә йөрәгебезне актарып уртага салдык. Чистарындык. Пьесаларыбызның укучылары да шушы юлны узарга тиеш…
Яңа фикерләр