Албит » Көндәлек » 18 ел узган
4/06/2013

18 ел узган

Кичә сыйныф укытучыбыз Резеда апа белән очрашып йөреп килдек. Берәр җирә утырып, каһвә эчсәк тә булыр иде дә бит – мин Суфия белән. Эчертә, ди:)

Резеда апа белән рәхәтләнеп сыйныфтагыларны искә алдык  – кем кайда – шуны барладык. Барысының да очына чыгып бетеп булмады…

Кыскасы, социаль челтәрдә төркем оештырып җибәрергә булдым. Фотоларны сканер аша чыгарып урнашытрам эле! Кичә кич альбомнарны тартып чыгарып карап чыктым!.. И-и-и-и!!!! Фото артына язулар калдыру гадәте бар иде бездә – шуларны укыдым. Их! Әзерләнегез!

Кыскасы, гимназия тәмамлавыбызга 18 ел узды. Шаккаттым. “Года идут, а дурь все та же” – бу гыйбарә минем хакта. Күңел һаман унҗидедә!

Сәхифә: Көндәлек
  • Sombel— 04.06.2013 23:34

    Лилия Бариева хатамны тапты – 18 ел түгел икән, җәмәгать! 16 гына! ЯШӘСЕН!!!!

Эзләү


Календарь

Сентябрь 2023
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930  

Рәсемнәр

extra-strong-coffe busy3 vystavka terki t6 tp3

Сандык