29/06/2010
Диңгез тозы кан тамырлардагы тоз белән сагыныштылар сыман. Бер-берсен эзли. Бер тамчы диңгезгә өч тамчы кан бирердәй буласың… Диңгез һавасын ачынып-ачынып сулыйсы, үпкәләрнең иң ерак почмакларына кадәр җилен кертеп уйнатасы. Якын-тирәдәге бар халыкны off төймәсенә басып сүндерәсе.
Ә аннары кисәк кенә дулкыннарга ыргыласың. Йөрәк шартлап ярылмаса яхшы. Димәк, йөзеп китә аласың. Челләдә графиннан салкын су эчкән кебек… Сулыйсы, сулыйсы, сулыйсы килә! Башың белән су астына кереп күзеңне ачып җибәрәсең. Һава юк, һава юк! Бу уй авызны ачтырып, бер йотым һава алырга этәрә. Түзәсең. Түзәсең. Өскә чыгып йотым-йотым, теге графиндагы суны эчкән кебек һаваны эчәсең.
Тынлык. Менә – ул. Менә – син. Диңгез каны белән синең канны тире генә аера. Аркага ятып күкрәккә һава җыясың. On төймәсенә басар вакыт. Дөньяда хәрәкәт башлана.
Яңа фикерләр