22/06/2016
Бандура серләре
Әтинең бүлмәсендә без “бандура” дип йөртә торган шкаф бар. (Балачакта мин әлеге шкаф төре – нәкъ “бандура” дип атала дип белгәнмен :))
Ул шкафта – бихисап китап-журналлар бар. Әле шул ук бүлмәдә стена түшәмгә кадәр, дивар киңлегендәге китап шкафы да сузылган. Анда да китаплар. Җыештырам.
Макулатура күп икән. Китапханәгә тапшырасы китаплар – море! Кая гына илтербез. Биш йөзләр китап җыелыр…
Китаплар арасында иске хатлар да табылды… Музейга лаеклы китаплар да.
Хатирәләр бандурасы ул…
Яңа фикерләр