Албит » Көндәлек » Туган көнем!
7/02/2017

Туган көнем!

“Сөембикә” журналының сайтында котлау куйганнар… Шундый рәхәт! Рәхмәт!

Сөмбел… Исеме дә, үзе дә, холкы да, иҗаты да бик оригиналь!.. Язучы Әхәт Гаффар белән галимә Фәридә ханымның төпчек кызы, тәрҗемәче Ләйлә апасының яраткан сеңлесе булсын да! Бөтерчек урынына тәгәрәүче, тылсымлы Фея кебек тирә-юньгә ямь бирүче Сөмбелебезнең бәйрәме бүген! (Дөресрәге – кичә, ә котлаулар бүген дә дәвам итә!) Аның турында сөйли башласак, редакция, сайт,  яңа пьеса, фото, сәяхәтләр, фенечкалар, тел йотарлык салатлар, каһвә, экзотика ише сүзләр кулланышка кереп китә… Йөремсәк гыйбарәләре белән көлдерә. Яшьлеге, юморы, шуклыклары безгә дә күчә.

 Ай, Сөмбел, вай, Сөмбел! Синдәге шәп энергетика «Сөембикә»–театр–Дима–Суфия–Зәй маршрутына гына сыеша алмыйча, илләр буйлап йөгерә, юк, оча!!! Әле Кытай, әле Норвегия, Төркия, Италияләр… Һәрчак креатив, позитив, яңача, шәп, көтелмәгәнчә… Супер, кыскасы!

 Котлыйбыз, Сөмбел! Иҗат уңышлары, куанычлы вакыйгалар, чәчәкләр, сюрпризлар гел сөендереп торсын сине!  

 

   

Сәхифә: Көндәлек

Эзләү


Календарь

Сентябрь 2023
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930  

Рәсемнәр

extra-strong-coffe busy3 vystavka terki t6 tp3

Сандык