Мин адекват түгел?!
Берара блогер әни аккаунтын укып барган идем. Үз тормышы турында сөйли. Ирле, өч балалы тормышы турында. Өйләре дә үзләрнеке, икенче катына әкияти баскыч алып менә – ис китәрлек! Җиһазлары, канәфи-түшәкләре пастель тоннарда, бер-берсенә туры килеп тора, дизайнер эше күренеп тора. Бар җирдә тәртип-тәртип-тәртип!.. Соклангыч!
Менә блогер ханым урамга чыга. Үзе, бала-чагасы модага туры китереп, бер ансамбльдә киенгән. Менә алар кафега кереп сыйланалар, бәхетле көлешәләр, официантлар тегеләргә елмаеплар-елмая. Идиллия!
Ай саен диярлек фотосессия. Көзге урман. Җәйге урман, язгы ташу. Фэмилилук – күз явын алырлык! Тагын бер фотосессия – бусы чыршы тирәсендә. Кыскасы, һәр бәйрәмгә фотосессия. Һәм фэмили лук. Ара-тирә ир дә күренеп ала. Ул да бәхетле, чукынчык. Чиста-пөхтә киенгән. Фэмилилуктан инде анысы да.
Блогер әни өйдә бик кирәкле продукт та рекламалап ала. Җиңелчә генә. Әмма ул нәрсә миңа кирәк була башлый. Әйтерсең, аны алуга минем өй дә пастель тоннарга кереп, фатирымда тылсымлы баскыч үсеп чыгачак та, барлык әйберләр үз урыннарына таралышып утырачаклар.
Берникадәр вакыттан соң бу аккаунт косасымны китерә башлады. Әле бит ул еш караган саен, сиңа еш күрсәтелә дә!
Күрче, блогершаның керфеге дә ябыштырылган, ирене дә тутырылган, йөзе вупщим фильтрланган! Гәүдәсе үзенекеме соң? Хәер, үзенекедер, әнә бит йога ясап утыра. Щуртым. Аның янында мин ямьсез, үтүкләнмәгән, зәвыксыз әллә нәрсә шунда булып калдым!
Өй буйлап чабулыйм-җыештырам, әзерлим, юам-эләм. Пөхтәлекнең «П» хәрефе дә юк… Ашарга пешерү, аннан соң җыештыру – инде бер героизмга тиң. Ә шуны матур итеп өстәлгә тезүме?.. Көч җитми, гафуларски. (Анысы шимбә иртән генә тәти өйдәгеләргә, артык иркәләмимJ) Ә бит минем дә матур яшисе килә!
Бу блогер әни минем булмаганлыгым чагылышы сыман… Гаиләбезнең бу матурлыктан башка да бәхетле булуына карамастан…
Мин ул блогер әнине подпискаларымнан чыгарып аттым. Җиңеләйде, беләсезме.
Әмма сорау һавада эленеп калды… Мин үземне адекват кеше дип белә идем. Ә бу нәрсә иде? Кеше тормышыннан КӨНЛӘШҮМЕ?!
Фу! Үз-үземнән оят. Моңарчы көнләшкән юк иде кешедән. Бусы да булмасын. Булмасын-булмасын! Тьфу-тьфу!
Ә сезнең татлы-чиста-гламур әни блогерлардан киткәнегез бармы?..
Яңа фикерләр