14/10/2011
Татар милли беләзеге
Шундыйрак беләзек заказга бирдерәсем килә (үземә бүләккә :)) Интернетта бу беләзекләгә генә тап булдым. Өйдәге китапта (“Ювелирное искусство татар” дип атала бугай) шул ук фоторәсемнәр булып чыкты. Миңа уртадагы беләзек килешер кебек -кулым нечкә, өстәге һәм астагы модельләр ничек кенә матур булмасын, авыр күренер…
Сездә тагын берәр нинди рәсемнәр юкмы, җәмәгать?..
Тагын бер сорау – кызыл таш – сердоликмы ул? Татар милли зәрканчылык эшендә тагын нинди ташлар кулланганнар?..
Гөлүсә— 19.10.2011 22:59
Гафу, сорауга каршы сорау: ә шундый беләзекләргә заказ биреп буламы? Булса, кайда? Мин бит инде арып беттем аларны эзләп))))))
Sombel— 20.10.2011 12:47
Беренчедән “Алмаз холдинг” ясый ала дип әйтте бер танышым, икенчедән, менә бу сайтта http://expo.tatar.ru/rus/09.htm осталар бар. Әмма болары таларлар инде… аның каравы җиренә җиткереп эшлиләрдер…
Гөлүсә— 24.10.2011 17:35
Ай,рәхмәт!!!! Хыяллар чынга аша, димәк!!)))))