Албит » Көндәлек » Чәк-чәк…
12/01/2011

Чәк-чәк…

chakchak“Бәхетле” чәк-чәген яратам. Кичә аңа хыянәт итеп, башкасын сатып алдым – әллә түбән бәясенә сатылдым, әллә кибетнең якын булуына, әллә саклау срогына игътибар итмәгәнмен… Кыскасы, бүген ул хыянәтнең ачы тәмен татып утырам – туры мәгънәсендә. Чәк-чәк каткан, балсыз… Кимерсәң дә юк, кимермәсәң дә юк…
Яратканнарыгызга хыянәт итмәгез!..

П.С. фото биредән алынды – http://yzekparty.ru/?p=74 .

Сәхифә: Көндәлек
  • Лэйлэ— 27.01.2011 16:14

    и “с любимыми не расставайтесь”? с чакчаками )))

  • Sombel— 27.01.2011 16:16

    Тирән мәгънәне кем ничек аңлый инде 🙂

  • Гэлчэчэк— 28.01.2011 12:20

    кондэлек ваклыкларыннан да мэгънэ чыгара алу – талант ул.
    Кун,еле кин, тирэн булганнарга гына хас. Сэмбел апанын кунеле исэ акыллы да, кызык та, “тэмле”дэ китаплар белэн тулган киштэлэр тезелгэн бик узенчэлекле, тосле китапханэ булып тоела мин,а..

  • Гөлүсә— 21.02.2011 00:06

    Исәнмесез, Сөмбел! Сезгә Мари Илендә пешерелгән хәләл “Вкуснотеевъ” чәк-чәген авыз итеп карарга кирәк! Мммм, телеңне йотарлык! Бер Казанга килгәч, күчтәнәч итеп кертеп чыгармын әле Сезгә!))))))

  • Sombel— 21.02.2011 10:35

    Килештек! 🙂

Эзләү


Календарь

Сентябрь 2023
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930  

Рәсемнәр

_5 taxi varenye_0 _9 z5 IMG_0137

Сандык