Декабрь китап-журналлары
1. Анна Ахматованың татарчага тәрҗемәсе. Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар, Гөлназ Вәлиева, Илсөяр Иксанова, Рамис Аймәт, Рифә Рахман үз эшен югары профиссионаллек белән башкарып чыкты. Исеп китеп укыдым – татар теле никадәр бай икән ул, җәмәгать!…
2. «Госпожа Бовари» Гюстав Флобер. Геройларның күңелсез тормышы озын-озак бик матур һәм кызык итеп сурәтләнгән. Апам «Скука» дип атады бу китапны – «Ничек укып чыгарсың микән» дигән шиген белдерде. Рәхәтләнеп укыдым. Китаптагы төп мәгънә – бәхетсез хатын-кыз бөтен гаиләсен бәхетсез итә…
3. Рәшит Әхмәтҗан шигырьләре – оялып кына әйтергә мәҗбүрмен – ярты китапны гына укып чыга алдым. Үземә якын шигырь таба алмадым һәм укуымны туктатырга булдым…
4. Равил Фәйзуллинның кыска шигырьләре. Бик кызыксынып, тәм табып укыдым. Бу җыентыкны Равил абый миңа 1998 елда язып бүләк иткән иде.
Тамчылы гөл – нәкъ әнием!
Элегрәк
Танымый да идем гөлләрне.
____
Яшь чак
Кесә тулы елан мөгезе!
____
Арысланнар йөрми көтү белән.
Йолдызлар да
бер уч кебек
күренә генә.
5. «Сөембикә». Яхшы журнал! Укырга тәкъдим итәм! 🙂
6. «Казан утлары». рәттән укып чыктым дип әйтә алмыйм, әмма канәгатьләндем:)
7. Доктор Комаровский – бусын гел укыйм инде.
Яңа фикерләр