20/02/2017
Курчак театры
Суфия белән Курчак театрына бардык. “Малыш и Карлсон” белән “Су анасы” арасыннан соңгысын сайлады. Аңламаган җирләрен сорады, бик кызыксынып, борчылып карады.
Бу юлы озак бармый торганбыз икән. Бала үзе үк сорый башлады – кайчан барабыз инде дип. Үзенең өендә кебек хис итә үзен. Рәхәт аңа. Бу тәхетләрдә утырганнар, шакмак идәннәр буйлап сикергәннәр бәхетле балачакның кечкенә матур мизгелләре булып исендә калсын иде.
Яңа фикерләр