Албит » Көндәлек » Балачак ишеге
28/12/2020

Балачак ишеге

8Yu8OpCrpwE

Балачагыма илтүче ишек яныннан көн дә узам мин. Подъездыбызның беренче катындагы беренче фатир ул. Бу урын – хәтергә чумдыручы “Алиса”дагы Ак куян өне… Без – өч дус – мин, Олеся һәм Альбина яңгырлы көндә өйләргә таралашырга теләмәгәндә Альбина яшәүче фатир алдындагы тамбурда уйнарга ярата идек.

Альбинаның пластмассадан ясалган индеецлар, мультфильм геройлары, җимеш-яшелчәләр фигуркалары бар иде. Бу курчаклар белән без яңгыр батырган чирәмдә, подъезд төбендәге бакча дивары буенда уйнарга яраттык. Ул кечкенә бакчада Альбинаның әбисе белән бабасы чия, карлыган, җиләк, үстерде. Альбинаның өендә зур аквариумнарда төрледән-төрлек балыклар йөзде. Бала-чаганың иң зур бәхете – ике этләре дә аларда иде. Эрдельтерьер Рэсси белән әллә нинди сәер токымлы Кнопка. Әле берсе, әле икенчесе көчекләр алып кайтты әле җитмәсә! Без куанычтан котыра идек!

Альбинаның әкиятләр яздырылган бихисап пластинкаларын без кабат-кабат тыңладык. Тәрәз белән тышланган балконнарын йөзем яфраклары үреп, аны әкияти почмакка әверелдергән иде. Әкият!.. Фатирының ишегенә шакыйсы да, «Альбина чыгамы?» – дип әйтәсе генә.

Берничә елдан, без бераз үсә төшкәч, Альбина бертуктамый үзеннән олы егетләр белән очрашуларга йөри башлады. Ә без Олеся белән калдык. Сагыз кәгазьләре, открыткалар җыярга, әкиятләр иҗат итәргә калдык….

Тагын берничә елдан, Альбина эш дип, чит илгә китте. Аннан соң мин аны бер тапкыр гына күрдем – кайтып килгән иде ул. Аклы-сарылы чәч, күн мини итәк, ирен чите белән елмаю – барысы да ясалма. Аннары ул бөтенләй юкка чыкты – шул эшкә киткән кунакханәдә. Табылмады дип беләм…

Моннан бер ун ел элек әти-әнисе фатирларын сатып киттеләр. Хәзер фатирларында урам яктан ишекле аптека урнашкан. Тамбур ишеге алынып, алсу төскә буялган. Фатир ишекләре урынында дивар хәзер.

Балачагыбызга илтүче ишектә ачкыч йозагы да юк – эчкә карап булмый. Янында әкияти пыяла өстәл дә юк. Әкиятнең үзе дә юк.

Балачагыбызга илтүче ишекне таш каплаган. Альбина да чыкмаячак. Дөбердәтепшакысаң да…

Сәхифә: Көндәлек

Эзләү


Календарь

Сентябрь 2023
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930  

Рәсемнәр

kofe-2 x_3c8facac tort h-maksudi kur7 s1

Сандык