Албит » Көндәлек » Гүзәл белән Әнисә
9/08/2010

Гүзәл белән Әнисә

[singlepic id=53 w=320 float=left]Мин дусларымны сагынам.

Гүзәл белән Әнисәне. Икесе дә гаиләле хәзер. Мәшәкатьле тормыштыр…  Мин алай булмаячакмын. Ике дустыма бер хат язып ташларга арам табылыр. Алар да минем проблемаларым, куанычларым турында белмәгәч, ни кызыгы бар инде?

Бер күрешеп утырасы иде. Әмма гаилә хәлләре турында сөйләшер өчен түгел! Башка әйберләр турында… Ә менә нәрсә турында?.. Хәзер уйлап табу да авырлаша. Кызганыч…

Сәхифә: Көндәлек

Календарь

Февраль 2024
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 1234
567891011
12131415161718
19202122232425
26272829  

Сандык