10/11/2020
Кире Суфия

Суфия кайчак үзен бик тәртипсез тота башлый. Киреләнә. Телләшкән була. Әйткәнне тыңламый. Сораганны үтәми. Усаллана хәтта. Минем “Әни белән болай сөйләшергә ярамый!” дип әйткәнемә баш иеп, күзен яшерә, әмма тәртибен үзгәртми. Күреп торам, бик тә үзгәртер иде, горурлыгы моңа юл куймый.
Элегрәк мин кызып киткәли идем. “Үзеңне начар тотасың! Мультиклар юк сиңа бүген! Менеп төшүемне көтәсеңме?! Бар чыгып кит бүлмәдән, күземнән югал!” дип дулый идем. Нервым чыдамый иде бу хәлләргә. Нишләргә? Үземне ничек тотарга? Инде бит матур итеп, ягымлы итеп тә сорадым, ачуланып та… Бер нәрсә дә үтми! Уфф!! Мин бик ачулы, ярсу идем шул минутларда.
⠀
Ә бер көнне шушындый фраза укыдым: «Бала назга бөтенләй лаек булмаган вакытында, аның назга иң сусаган мизелләре булыр». Укыдым да, бар нәрсә урынына утырды. Инде бит ул игътибарны колачлап-колачлап бирәсең дә кебек, әмма барыбер җитеп бетми. Димәк, баланы башка бер әйбер борчый да, ул синең игътибарыңны шушылай җәлеп итәргә интегә.
⠀
Элек, үземнең эчемдә тыныч булганда мин моны табигый гына эшли идем – бала мине нервландыра, мин аны кочаклап алам. Бала акылына кайта. Ә шушы фразага юлыккач, үземнең нинди хәлдә булуыма карамастан, баланы назлый башлыйм. Кочаклый, алдыма утыртам, сөйләштерә башлыйм. Кызым хәтта елап та җибәрә. Балакаем. Сөйләшкәнебезне ярата ул. Фикер алышырга, кечкенә чагы турында тыңларга, минем балачагым турында белешергә ярата.
⠀
Хәзер шушыны аңлыйм, әгәр дә балам тәртипсезләнеп кечкенә монстрга әверелә башлый икән, димәк, күптән (бәлки ярты көндер) кочаклашканыбыз, күзгә-күз утырып сөйләшкәнебез юк.
⠀
Мәхәббәт, наз.

Яңа фикерләр